+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
10 сентябрь 2021, 17:16

Иҗаты - фотосурәтләрдә, ә сыны күз алдында булачак

Уфада Халык рәссамы Рамил Килмәмәтов истәлегенә мемориаль такта куелды. Бүген Рамил Исмәгыйль улына 72 яшь тулган булыр иде.

Уфада Халык рәссамы Рамил Килмәмәтов истәлегенә мемориаль такта куелды. Бүген Рамил Исмәгыйль улына 72 яшь тулган булыр иде.

Рамил Исмәгыйль улы Килмәмәтов - Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның иң якты фоторәссамнарының берсе. Аның иҗаты - Башкортстан фоторәсем сәнгатендә тулы бер чор.

Ул Русия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша, илнең Рәссамнар берлеген оештыручылар арасында, Башкортстан Фоторәссамнар берлегенең оештыручысы һәм җитәкчесе, 2019 елның апреленә кадәр Русия Рәссамнар берлеге секретаре була. Республика «Агыйдел» кинофотоклубының оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе буларак та (1976-2019 еллар) аның иҗади казанышлары күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелде.

 

Башкаланың Ибраһимов бульвары, 46 йорт адресы буенча урнашкан йорт алдына аның иҗатташлары, замандашлары, туганнары, якыннары җыелды һәм оста турында фикерләре белән уртаклашты. 

 

Фото:Рамил Нәфыйков.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: