+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 сентябрь 2021, 13:58

Хәмдүнә апа ярты сүздә туктап калган...

Исән булса, тутырып әйтер иде, әлбәттә.

Хәмдүнә апа ярты сүздә туктап калган...
Хәмдүнә апа ярты сүздә туктап калган...

Алмаз Мирзаянов бу хакта Инстаграмда язган.

«Гадел Хәмзин янына җыр яздырырга килгән идек. Компьютерында Хәмдүнә апаның тавыш яздырган материалларын күреп алдым. Гомеренең соңгы елларында күп җырларын шушында иҗат иткән икән. Яздырып бетерә алмый калган җыры да бар әле, дигәч, тыңлатуын үтендем.

Нинди хисләр кичергәнне аңлатып бетереп булмый. Микрофон бүлмәсендә Хәмдүнә апа җырлаган кебек булды. Бу җырны тамашачылар ишетергә тиеш дип, Гаделдән эшләп бирүен сорадым. Аллаһы боерса, 16 сентябрьдә Уфада (Яшьләр сарае), 18 сентябрьдә Казанда (Уникс) легендар җырчыбыз Хәмдүнә апаны искә алу концертлары булачак. Бик күп танылган җырчылар катнаша, мин алып барам. Бу җырны тулысынча шунда ишеттерәсебез килә», — дип язган ул.

"Тешне кысып түзәр чакларда да сер бирмәдем тормыш юлымда", - дияргә уйлаган Хәмдүнә апа.

Без дә шулай, Хәмдүнә апа, без дә шулай. "Әйбәт димен, хәлне сорасалар, әйбәт димен..."

Фото: 100biografiy.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: