+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
22 сентябрь 2021, 10:15

Ковидны җиңгән иде...

Тик язмыштан узмыш юк икән.

Ковидны җиңгән иде...
Ковидны җиңгән иде...
Уфаның Дим районында 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышы герое Татьяна Колесникова вафат булды. Сентябрь башында өлкән яшьтәге ханымның Дим районындагы ковид-госпитальдән чыгарулары хакында хәбәр иткән идек.

Дәваханәгә ул 38,4 температура белән «ашыгыч ярдәм» машинасында китерелә. Үпкәләрен тикшергәннән соң, коронавирус инфекциясенең 32 процентка зыян салуы ачыклана. Өлкән пациентка оператив рәвештә диагностика үткәрәләр, медикаментоз һәм кислород терапиясен билгелиләр. Ул бер атна дәвам итә һәм ханым бер генә тапкыр да реанимациядә булмый. Ул савыгып чыккан, аннары реабилитация уткән иде.

21 сентябрьдә Дим районы хакимияте төркемендә социаль челтәрләрдә Татьяна Константиновнаның вафат булуы турында фаҗигале хәбәр пәйда булды.

Татьяна Колесникованың бөтен сугышны алгы сызыкта үткәрүе мәгълүм. Элемтәчеләрнең тизләтелгән курсларын тәмамлап, 1942 елның көзендә ул Сталинград трактор заводын саклаган частька эләгә. Шәһәр өчен көрәш тарихка Сталинград сугышының иң канлы һәм героик битләренең берсе буларак кереп калды. Сталинградтан соң 1945 елда аны немец снайперы яралый һәм аны комиссиялиләр.

Сугыштан соң ул 40 елга якын, 1989 елга кадәр, тимер юлда эшли.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: