-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 сентябрь 2021, 18:42

Шигырьләре – тормыш көзгесе

Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә берничә китап авторы Клара Сәфәрованың иҗат кичәсе узды.Кичәгә авторның иҗат­таш дуслары, шигърият сөючеләр җыелды. Алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, мәктәп укучылары да бар иде, чөнки Клара Мисбах кызының иҗат сандыгында бу ике аудитория өчен дә әсәрләр тупланган.

Шигырьләре – тормыш көзгесе
Шигырьләре – тормыш көзгесе
Озак еллар Дүртөйле шәһәрендә уңышлы эшләп килүче “Дулкын” әдәби иҗат клубының иң актив әгъзаларының берсе Клара Сәфәрова гомер буе җанында туган кичерешләрен, күңел кылларын тибрәткән уй-хисләрен шигъри юлларга сала. Рифма-ритм дөньясы аны үз эченә мәктәптә укыган чагында ук бөтереп ала. Беренче шигырьләре балалар гәзит-журналларында дөнья күрә.
– 1953 елның 7 декабрендә Новосибирск шәһәрендә туганмын. Балалык һәм үсмер елларым Дүртөйле районының Урманасты авылында үтте. Бишенче сыйныфта укыганда ук әдәбият түгәрәгенә йөри башладым. Шигырьләрне дә шул вакыттан язам, — дип әйтеп үтте Клара ханым кичәдә.
Аның үзнәшер юлы белән балалар өчен “Шаян кыз”, өлкәннәр өчен “Сөйлим серләремне”, “Тәүге очрашу”, “Яшәү яме” җыентыклары басылган, аерым әсәрләре “Акчарлак” электрон китабында дөнья күргән.
Дүртөйленең 1нче урта мәктәбендә укыган елларда Клара Сәфәрованың “Обь елгасы”, “Поездда уйланулар”, “Икмәк” һәм башка шигырьләре район гәзите битләрендә басылып чыга. Бу, әлбәттә, аңа зур сөенеч була, киләчәктә иҗат итәр өчен күңеленә тагын да илһам өсти. “Яшь ленинсе” гәзитендә дә шигырьләре дөнья күрүе исә үз сәләтенә ышанычын арттыра.
— Минем хыялым Башкорт дәүләт университетына укырга кереп, журналист һөнәрен сайлау иде. Тик бу югары уку йортында конкурс бер урынга 13 кеше булгач, мин әнием сүзен тыңлап, икътисад-хисап өлкәсен сайларга карар иттем. Әнием үзе дә гомер буе шушы тармакта хезмәт салган кеше иде. Үткәннәргә үкенмим, әмма ничек кенә булмасын, иҗатка сөюем һәрчак күңел түремдә яшәде, шигырь язудан беркайчан да туктамадым, — диде Клара Мисбах кызы. — 1988 елның көзендә “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары: шагыйрь Рафаил Хафизов, журналист Әнисә Фәттахова (Ягъфәрова), балалар язучысы Илдус Тимерханов һәм башкалар мине үз сафларына алды – дулкынчыга әверелдем. Әлеге әдәби иҗат клубы әгъзасы булу миңа зур җаваплылык өстәде, арытаба үсеш өчен җитди этәргеч булды.
Бүген дә Клара Сәфәрова иҗат ялкынында кайнап яши. Аның шигырьләре һәм хикәяләре республика басмаларында (“Кызыл таң”, “Тулпар”, “Әллүки”, “Йәшлек”, “Өмет”, “Башкортостан укытыусыһы”, “Сөенче”, “Диләфрүз”), район гәзите “Юлдаш” битләрендә даими рәвештә басылып килә.
Язучылар берлеге әгъзалары Илдус Тимерханов, Светлана Васикова Клара Сәфәрованың иҗатына югары бәя биреп, шигырьләренең ихласлыгын, рифма-ритмнарының төзек булуын билгеләде. Ә отставкадагы майор Фәнис Галләмов аның шигырьләренә язган җырларын башкарды. “Дулкын” клубы әгъзалары Флүрә Газизова, Тәслия Әхмәтова, Тәнзилә Фәтхетдинова, Әнисә Ягъфәрова, нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин юбилярга киң иҗат офыклары теләде.
— Клара ханым Бәләбәй шәһәрендә үткәрелүче “Илһам чишмәләре” фестивалендә даими катнаша, шигырьләре иҗатчылар әсәрләрен туплаган “Салават күпере” төбәкара җыентыгында урын алган. Халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә багышланган “Җырның булмый соңлаганы” дип аталган җыентыкта да үз иҗат җимеше булуы белән горурлана. Былтыр Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Туймазыдагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге “Илһам” берләшмәсе “Без сезнең белән горурланабыз, ветераннар” шигъри проектын игълан иткән иде. Онлайн бәйгедә Клара Мисбах кызы беренче урын яулады, – дип сөйләп үттеләр кичәне әзерләп алып баручы китапханә хезмәткәрләре Зәлфия Сәетова һәм Зөлфә Хисмәтуллина.
Чараны үзләренең җырлары белән Светлана Васикова, Марсель Булатов, Зөһрә Әхмәдуллина, баян моңнары белән Нәгыйм Шәйхетдинов бизәде. “Раушан” клубы һәм “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары юбилярның иҗат җимешләрен сәнгатьле укып ишеттерде.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
 
Фото: М.Латыйпова


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: