Актриса һәм телетапшырулар алып баручы Лариса Гузеева коронавирус белән авыруын раслады. Бу хакта ул «Instagram»да үз битендә хәбәр итте.
"Һәрвакыт, кешенең сәламәтлеге — ул бик интим мәсьәлә, дип санадым. Мин бит бөтен илгә хәлем турында хәбәр итәргә Сталин түгел. Әйе, бу афәт миңа да килеп җитте, бу чир беркемне дә аямый...", — дип яза Гузеева.
Телетапшырулар алып баручы үзен һәм аның гаиләсен шалтырату һәм сораулар белән борчымауларын үтенә. «Үзегезне минем урынга куеп карагыз. Миңа болай да куркыныч», - дигән ул.
Ике көн элек 62 яшьлек актрисаны коронавируска шикләнеп дәваханәгә салганнар иде, шулай ук бөерләрендә чир тапканнар. Хәзер ул Мәскәү клиникаларының берсендә дәвалана.
Фото: versiya.info