+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
5 октябрь 2021, 09:25

Данлы ояның лаеклы вәкиле

Күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе Мидхәт Шакировның тууына — 105 ел.

Данлы ояның лаеклы вәкиле
Данлы ояның лаеклы вәкиле

Республикабызга 18 ел җитәкчелек иткән, гади халыкның да, хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулаган, ил күләмендә дә танылу алган шәхес иде ул. Аның бу югары вазыйфага куелуы да, аннан китүе дә истә калырлык вакыйгалар белән бәйле булды. Беренчесе — сөенечле, икенчесе — көенечле. Чөнки аңарчы 12 ел Башкортстанның җитәкчесе булып эшләгән Зыя Нуриевның СССР хәзерләүләр министры итеп үрләтелүе, бераздан аның тагын 12 ел СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләве якташларыбыз өчен горурлык иде. Мидхәт Шакировның 1987 елның июнендә зур шау-шу белән эшеннән алынуын күпчелек халык көенечле хәл дип исәпләде.

Данлыклы тел белгече, педагог Закир Шакиров гаиләсендә 1916 елның 5 октябрендә туган ул. Әтисе улының да үз һөнәрен сайлавын теләсә дә, Мидхәт фабрика-завод училищесын (ФЗУ) тәмамлап, хезмәт биографиясен Уфа паровозлар ремонтлау заводында слесарь буларак башлап җибәрә. Шуннан бераз эшләгәч, Бежицк машиналар төзү институтына укырга керә. Аның диплом алуы Бөек Ватан сугышы башланган көннәргә туры килә. Яшь инженер туган шәһәре Уфага кайтып, бирегә Харьковтан эвакуацияләнгән геофизик приборлар заводына урнаша: инженер, баш механик урынбасары, цех начальнигы булып эшли. Коллективтагы тәүге көннәреннән үк үзен оста белгеч һәм оештыручы, көчле ихтыярлы, һәр урында төгәллек һәм тәртип яратучы, үз-үзенә һәм янәшәсендә эшләүчеләргә карата таләпчән шәхес итеп күрсәтә. Бераз вакыт партиянең Уфа шәһәре Ленин район комитеты секретаре, БАССРның Җирле сәнәгать министрлыгы баш инженеры булып эшләп ала.
1948 елда 32 яшьлек Мидхәт Шакиров Уфа геофизик приборлар һәм аппаратуралар заводы директоры итеп тәгаенләнә. Арытабангы җитәкчелек эшчәнлеге 74нче төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы, Бөтенсоюз “Нефтепроводмонтаж” тресты­ның баш инженеры вазыйфаларында дәвам итә. Бу чорда ул Туймазы — Уфа, Шкапово — Магнитогорск, Туймазы — Омск, Туймазы — Иркутск, Бохара — Урал газүткәргечләре, Уфа — Новосибирск нефтьүткәргече кебек дистәләрчә җир асты магистральләрендә фидакарь хезмәт сала.
1963-69 елларда КПССның Уфа шәһәр комитетының беренче секретаре булып эшли. 1969 елның июнендә КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Бу еллар эчендә республикабызда сәнәгать предприятиеләрен, социаль-мәдәни тәгаенләнештәге объектларны, торак төзү һәм реконструкцияләү буенча киң күләмле программа тормышка ашырыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өзлексез арта, фән, мәгариф һәм мәдәният югары темплар белән үсә. Республикабызның уңышлары турында үзәк гәзит-журналлар еш язып тора.
Мидхәт Шакиров партиянең ХХIV-ХХVI съездларында КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлана, СССРның 7-11нче чакырылыш (1970-87) Югары Советы әгъзасы, шулай ук озак еллар БАССР Югары Советы әгъзасы булып тора. Аның фидакарь һәм намуслы хезмәте ил күләмендә лаеклы бәяләнә: 1964, 1971, 1976, 1981, 1986 елларда (биш тапкыр!) — Ленин ордены, 1958, 1961 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1981 елның 23 февралендә аңа “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Пенсиягә чыгып байтак еллар үткәч тә әле аңа, тармактагы уңышлары искә алынып, “Русиянең транспорт төзелеше мактаулы хезмәткәре”, “Русиянең мактаулы төзүчесе” исемнәре бирелү турында таныклыклар тапшырыла.
Мидхәт Закир улының абруе югары исемнәр һәм бүләкләр белән түгел, ә кешелек сыйфатлары, эшендәге казанышлары нәтиҗәсендә үсә барды. Хезмәттәшләре дә аны шулай искә ала. Мәсәлән, Туймазы шәһәренә җитәкчелек итеп, 1986-92 елларда БАССР Министрлар Советы Рәисе булган Марат Миргазәмов хәтерләүләреннән:
“Шакировның ул замандагы ил һәм төбәкләрнең зур җитәкчеләренә хас булган үз эш стиле бар иде. Мидхәт Закир улы алга куелган бурычларны хәл иткәндә компетентлылыгы, югары активлыгы һәм оешканлыгы, эзмә-эзлеклелеге һәм тәвәккәллеге белән аерылып торды. Уңыш җыюда, мөһим халык хуҗалыгы объектлары төзелешендә яисә ниндидер бәла-казалар нәтиҗәсен бетерүдә, гомумән, стратегик максатлар мәнфәгать­ләрендә теләсә нинди хәл-шартларда да ул бөтен көчне, кешеләрне туплый алды. Һәм, әлбәттә, үз-үзенә һәм башкаларга булган югары таләпчәнлек, тапшырылган эш өчен җаваплылык аның өчен иң мөһиме иде. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм актив, гади халык Шакировны хөрмәт иттеләр, дисәм, хакыйкатькә хилафлык килмәс. Башкортстан өчен ул күп кадрлар тәрбияләде, кешеләрнең киемендәге җыйнаксызлыкны, үз-үзләрен тотышындагы таркаулыкны, эшкә җиңел-җилпе карауны яратмады. Беркайчан да тавышын күтәрмәде, тавышы әкренрәк бул­ган саен сүзләре җитдирәк кабул ителде. Азсүзле һәм конкрет булды. Мин аңардан бервакытта да сай мәгънәле шаярту һәм кәгазьгә язарга ярамаган сүзләр ишетмәдем. Ә бит ул урман һәм тайга юлларында пычрак таптап күп йөргән, магистраль торбаүткәргечләр төзелешендә озак еллар төрле холыклы кешеләр белән эшләгән. Шулай итеп, Шакировның стиле, кем әйтмешли, зур хәрефтән языла торган иде”.
Техник фәннәр докторы, профессор Рифхәт Мидхәт улы Шакировның әтисе турындагы истәлекләреннән:
“Әти гомере буе илебез, республикабыз өчен эшләде. Башкортстанны ул бервакытта да шәхси баю, үзенең һәм гаиләсенең мәнфәгатьләрен хәл итү объекты итеп карамады. Эшче биографияле кеше, чын профессионал иде. Тәкәбберлек, масаю аңа ят иде, бөтен яклап та намуслы, Башкортстанга һәм аның халкына тугры булды. Кайчандыр ул сузган трассаларда еллар үткәннән соң миңа да эшләү насыйп булды һәм шунда төзелеш-монтаж оешмалары җитәкчеләренең, бригадирларының, прорабларының, гади эшчеләренең әтине олы ихтирам белән телгә алуларының шаһиты булдым.
Урта Азиядә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себердә газ-нефтьүткәргечләр төзергә китүемә каршы килмәгәненә дә мин аңа рәхмәтлемен. Өйдә бервакытта да өстәлгә исерткеч куелмады, бервакытта да әтинең эчкәнен күрмәдем. Өйдә шулай ук беркайчан да тиргәшү, ямьсез сүз ишетелмәде. Әти һәркөнне иртүк торып, чәйгә кадәр 6-7 чакрым, кичен эштән соң да шундый ук араны йөреп керә, кышын чаңгыда бик еш йөрде. Ялгызы, ягъни тән сакчысыннан башка йөрде, яшәгән йортына да сакчы куелмады. Өч бүлмәле фатирыбыз (ә без анда өч бала үстек) йөз квадрат метрдан әз генә зуррак иде.
Хезмәт вазыйфасы буенча бирелгән дача Булгаково янында, гамәлдә, сигез гаилә өчен төзелгән йорт иде. Һәр гаиләнең фатиры ике катта да булып, астагысында — кунак бүлмәсе һәм кухня, өстәгесендә кабинет һәм йоклау өчен ике бүлмә иде. Янәшәдә — һәр гаиләгә дүртәр сутый бакча җире. Әни дә, өлкә комитетының башка секретарьлары хатыннары да шунда яшелчә-җимеш үстерү белән мәшгуль булдылар. Мул уңыш үстереп, кышкылыкка кайнатма, тозланган яшелчә хәзерләп куйдылар. Дача капкасы төбендә дүрткә биш метр зурлыгында агач йорт булып, анда азык-төлек кибете һәм бер милиционер сыешлы бүлмәчек урнашкан иде. Көн дә кирәк була торган, үзебездә җитештерелгән азык-төлек иде анда. Бернинди коралсыз бер милиционер дежурда тора иде.
Күпфатирлы дача янәшәсендә әллә ни зур булмаган, бурап эшләгән гадәти авыл мунчасы бар һәм аны шимбә, якшәмбе кичләрендә ягалар иде. Дачада чакта да әти якын-тирәдәге урман һәм басулар буйлап бик күп йөрде (һәрвакытта диярлек сакчысыз). Дачада бул­ган хезмәттәшләре дә, әтидән үрнәк алып йөрергә тырышсалар да, түземлекләре җитмәде.
Әти партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли генә башлаган чактагы бер вакыйга. Шәһәрдәге фатир ишегендә шалтырау. Ачса — районнарның берсенең җитәкчесе. Әтигә ике катыргы тартма бирергә маташа. “Анда нәрсә?” — ди әти. “Безнең районнан күчтәнәч: эремчек, каймак, сөт. Рәхим итеп алыгыз!” — ди теге. Әти аңа болай ди: “Мин сезне хәзер үк партиядән чыгармыйм, беренче партия йомышы кушам. Бу әйберне алып китегез һәм партия райкомнарының барлык беренче секретарьларына шалтыратып чыгыгыз: әгәр кем дә булса сезнең хатаны кабатласа, ул партия сафыннан чыгарылачак һәм эшеннән бушатылачак”.
Мин әти белән очрашкан вакытларда, аеруча аның белән шәһәр урамнарында йөргәндә, үземне җитди тоттым, теге яки бу вакыйгаларга карата җиңел-җилпе фикер әйтүдән сакландым. Телдән әдәби булмаган сүз ычкыну, исерткеч һәм тәмәке исе, киемнең пөхтә булмавы юл куелгысыз нәрсәләр иде. Ул замандагы югары җитәкчеләрнең күпчелегенә хас ниндидер әдәп-әхлак үзәге, ныклылык сизелеп тора иде аңардан.
Әти ауга бик сирәк йөрде, анда да — Илеш, Дүртөйле һәм Чишмә районнарына гына. Пошига сунарчылык иттеләр, республикада алар утыз мең баш булып, һәр елны ике мең ярымны атарга лицензия язып бирелә иде. Ауга ул Мәскәүдән яки ГДРдан югары дәрәҗәдәге кунаклар килгәндә генә чыкты. Бервакыт КПСС Үзәк Комитетының эшләр идарәчесе Николай Кручина килгән, алар белән мин дә сунарга Илеш районына киттем. Ике “УАЗ-469” машинасында урманга барып кердек, акланда берничә поши күрдек. Алар ул заманда күп һәм кешедән дә курыкмыйлар иде. Кулга мылтыкларны ала башлагач, Кручинаның бөтенләй ата белмәве ачыкланды. Коралны ничек тотарга, ничек төзәргә аны күмәкләшеп өйрәтә башладык. Бергәләшеп бер поши аттык. Төшкелеккә киттек. Өстәл тыйнак кына, гап-гади авылча. Николай Кручинаның бер тамчы да аракы капмавына һәм аз ашавына да игътибар иттек. Гомумән, әти дә, Илешнең беренче секретаре Тәлгать Рахманов та эчмәделәр. Райондагы эшләр хакында тыныч кына сөйләшеп утырдылар.
Хезмәт вазыйфасы буенча ул чакларда миңа һәртөрле төзелешләрдә, илнең ягулык-энергетика комплексы министрлыклары коллегияләрендә министрлыклар җитәкче­ләре, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, өлкә комитетлары хезмәткәрләре белән очрашырга туры килде. Анда төшке һәм кичке ашлар тыйнак һәм тиз оештырылды, гадәттә, җитәкчеләр өстәлдә өч-биш сум акча калдырып китә иде.
Туган көннәрен әти һәр елны республикадан читтә үткәрде. Гадәттә, отпуск ала да Карловы Варыга яисә башка санаторийга китә. Нәрсәнедер бәйрәм итүгә, ниндидер бүләкләр алуга һәрчак каршы булды.
Ул отставкага киткән 1987 елда мин Мәскәүдә яши һәм бер гыйльми-тикшеренү институтының генеральный директоры булып эшли идем. “Октябрь” кунакханәсендә берничә тапкыр очраштык. Шунда әти “Правда” гәзите һәм төрле тикшерү оешмалары аша аны илнең ул вакыттагы төп идеологы, КПСС Үзәк Комитеты секретаре Егор Лигачев эзәрлекләве турында әйтте. Михаил Горбачев белән Егор Лигачев игълан иткән “коры закон”га, алар гамәлгә кертергә теләгән байтак башлангыч­ларга әти каршы чыккан булган. Ул көннең кичендә дә кунакханәгә КПСС Үзәк Комитетыннан килде дә әйтте: “Шулай итеп, Рифхәт, мин пенсиягә чыгам”. Лигачев аңа лаеклы ялга китәргә тәкъдим ясаган, бу карарга каршы килеп маташу үзенә дә, гаиләсенә дә начар булып бетү ихтималлыгын аңлаткан. Әти дә Башкортстанда башка төбәкләр җитәкчеләре өчен күргәзмә кампания оештырмагайлары дип тә шикләнде”.
Күренекле галим, берничә буын татар һәм башкорт педагогларының остазы (үсмер Габдулла Тукай да аның дәресләренә кереп утырырга яраткан, диләр) Закир Шакиров улының да үз һөнәрен сайламавы белән тора-бара килешкәндер. Чөнки аңа Мидхәтенең зур уңышларга ирешүен, халык ихтирамын яулавын, күкрәгенә өч орден такканнарын, туган республикабызга җитәкчелек итә башлавын күрү бәхете тиде. Ә менә мәгърифәтче галимнең 1921 елда туган Лия исемле кызы тел гыйлеме өлкәсендә гаять зур казанышларга иреште. Ул педагогия фәннәре докторы, профессор Педагогик һәм социаль фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе иде. Әтисе һәм Мидхәт абыйсы кебек, ул да Ленин ордены белән бүләкләнде.
Мидхәт Шакиров хәләл җефете Ләлә Гыймран кызы (1921-2000) белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Югарыда телгә алынган уллары Рифхәт, Уфа нефть институтын һәм СССР Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлап, техник фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсендә Мәскәүдә югары җитәкче вазыйфалар башкара. Мидхәт Закир улының кызлары Луиза белән Нэля да тормышта үз урыннарын таптылар.
Башкалабыз Уфага — 6, республикабызга 18 ел җитәкчелек иткән дәвердә адәм баласы хаталардан да азат була алмыйдыр. “Правда” гәзитенең 1987 елгы 6 май санында КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакировның эш стилен пыран-заран китергән “Эзәрлекләүне туктатырга...” дигән зур мәкалә басылды. Анда тәнкыйтьләнгән күп фактлар дөрес булып та, “күпертелгән” урыннар да аз түгел, дигән фикерләр дә ишетелде. СССРның яңа җитәкчелеге элекке кадрлардан ничек тә котылу максатын тормышка ашыра барган заман иде шул...
Мидхәт Шакиров әллә ни күзгә чалынмыйча, тавыш-тынын чыгармыйча гына картлык гомерен кичерде һәм 2004 елның 1 маенда 88нче яшендә дөнья куйды. Уфаның Энгельс урамындагы ул соңгы елларын яшәгән 1нче йорт диварына мемориаль тактаташ урнаштырылды. Октябрь районындагы Нагаево бистәсендәге урамга Мидхәт Шакиров исеме бирелде. Күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесенең 100 еллыгы Уфада киң билгеләнде. “Башкортстан тарихы: үткән заман, бүгенге көн һәм киләчәк” дигән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция, “Мидхәт Закир улы Шакиров һәм аның чоры” дигән күргәзмә эшләде, “Өлкә комитетының беренче секретаре М. З. Шакиров” дигән китапның исем туе үткәрелде.

Фәрит Фаткуллин.

 

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: