-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
22 октябрь 2021, 11:40

Өч сугышны үткән яугир иде...

Уфада коронавирустан Башкортстаннан Дәүләт думасының элекке депутаты Иршат Фәхретдинов вафат булды.

Өч сугышны үткән яугир иде...
Өч сугышны үткән яугир иде...

Дәүләт җыелышы-Корылтайның вице-спикеры, «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров социаль челтәрләрдә шушы фаҗигале хәбәрне җиткерде.«Бүген төнлә безнең иптәшебез, 5нче һәм 6нчы чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутаты, өч сугышны үткән полковник Иршат Фәхретдинов вафат булды. Табиблар аның гомере өчен 37 көн көрәште, әмма ковид көчлерәк булып чыкты... Тыныч йокла, Иршат Юнирович. Якыннарының һәм якыннарының кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашам!» - дип язган ул.Иршат Фәхретдиновка 56 яшь иде.БелешмәИршат Юнир улы Фәхретдинов 1965 елның 1 февралендә Ишембай районының Сәйрән авылында туа. М. Фрунзе исемендәге Омск югары гомум команда училищесын, Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен, Кораллы Көчләр Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый.Әфганстан сугышында катнаша. Абхазиядә тынычлык урнаштыру көчләрендә хезмәт итә (яралана). Чечня сугышында катнаша. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә эшли. 2007 елда - бишенче чакырылыш, 2011 елда алтынчы чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. «Бердәм Русия» фракциясе әгъзасы. Башкортстанның сугыш хәрәкәтләре инвалидлары оешмасын җитәкләгән.Фото:  bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: