+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
29 октябрь 2021, 23:00

“Кызыл таң”ның якын дусты иде...

Республика матбугаты ветераны, Благовар районының элекке “Хезмәт байрагы” гәзите (хәзер - “Благовар хәбәрләре”) хәбәрчесе Хәмит Бәширов көтмәгәндә вафат булды.

“Кызыл таң”ның якын дусты иде...
“Кызыл таң”ның якын дусты иде...

Агымдагы елның 10 гыйнварындә Хәмит Сәгыйть улының 75 яшьлек юбилеен билгеләгән идек. Журналистикада хезмәт юлын Бүздәк районының “Алга” гәзитендә башлап, аннары гомерен туган төбәгендәге матбугат басмасына багышлаган каләмдәшнең иҗади гомере дә шактый озын булды – 50 елга якын редакциядә эшләде, моңа лаеклы ялга чыгып, хезмәтен аннары да дәвам иткән еллар да керә.

Вазыйфа буенча фотохәбәрче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары булды. Бер сүз белән әйткәндә, җаны-тәне, бар булмышы белән район матбугатына хезмәт итеп, тоташ районда олы абруй яулады. Шуңа да Хәмит Бәшировны, чын мәгънәсендә, Благовар районында белмәгән, гәзиттә аның мәкаләләрен укымаган кеше сирәктер. Шул ук вакытта, Благовар районында хәбәрче Бәширов язмаган кешеләр дә калмады, дисәк тә һич арттыру булмас. Бу җәһәттән, район матбугаты аксакалының иҗади гомере җимешле һәм бәхетле булды, дип һич икеләнми әйтергә мөмкин.

Якташлары Хәмит Бәшировны талантлы шагыйрь буларак та белә. Киңкырлы иҗади шәхес буларак, район кысалары белән генә чикләнеп калмыйча, шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән республикада да, Татарстанда да танылу алды. Алар “Йөрәгем – кош” исеме астында тупланып, китап буларак дөнья күрде.

Благовардагы каләмдәш “Кызыл таң” белән дә иҗади бәйләнештә яшәде, аның мәкаләләре, шигырьләре гәзитебез укучыларына яхшы таныш. Әйткәндәй, матбугат ветеранының “Кызыл таң” алдындагы хезмәтләрен исәпкә алып, редакция соңгы берничә ел дәвамында Хәмит Бәшировка гәзитебезне бушлай яздырып килде. Ни аяныч, быелгы соңгы саннарны аңа укырга язмаган икән...

Ә менә Хәмит Бәшировның түбәндәге шигыре бүген дә көнүзәк яңгырый...
.
“Кызыл таң”га мәдхия
(Дөньясы бүген сансыз, яшәсәң “Кызыл таң”сыз)
И, дускаем, тыңла, әле,
Синең өчен сугам чаң:
Яктылыкка барыйм, дисәң,
Алдыр әле “Кызыл таң”.
Мин – мөселман, мин – татар, дип
Сугыйм, дисәңме, күкрәк -
Моның өчен “Кызыл таң”га
Башта язылу кирәк!
Милләт диеп янган чакта
Фикерең булсын аек:
Бу тарафта Коръән кадре
“Кызыл таң”га да лаек.
Азан итеп әйтәсе бар,
Колак салчы, мөселман:
Уң кулыңда - Коръән булсын,
Сул кулыңда – “Кызыл таң”!

“Кызыл таң” гәзите коллективы мәрхүмнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша.

Фото гаилә архивыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: