Мемориаль комплекс Чакмагыш районының Иске Ихсан авылы зиратында урнаштырылган, анда Башкортстан башкаласының элекке мэры җирләнгән. Ул коронавирустан нәкъ бер ел элек, 2020 елның 29 октябрендә, вафат булды.
Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ул өлкән иптәшен һәм дустын югалткан: "Ул вакыттагы вакыйгалар кичәгедәй күз алдына килеп баса. Һәм мин яңадан табибларга Өлфәт Мансур улы безнең белән булсын өчен барысын да эшләгәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Тик кызганыч. Бездән чын абзый китте. Без аны һәрвакыт искә төшердек һәм төшерәчәкбез. Әмма иң яхшы хәтер — Өлфәт Мансурович планлаштырганның барысын да тормышка ашыру. Бу якшы кеше турында якты истәлек булачак".
Үз чиратында, Александр Сидякин, Өлфәт Мостафин башлаган эшләр дәвам итәчәк һәм ахырына җиткереләчәк, дип вәгъдә итте: «Безнең командада Өлфәт Мостафин кебек кеше җитми. Әмма аның эшләре дәвам итәчәк. "Кашкадан" да, "Первомайский" да, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү дә - барысы да югары дәрәҗәдә эшләнәчәк. Без Сезне онытмаячакбыз".
Чарада Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков та чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Өлфәт Мостафин башлаган эшләр — зур һәм мөһим. "Өлфәт Мансурович кебек зур төзелешне Уфа әле белми иде. Алда - башкаланың 450 еллыгын бәйрәм итү. Һәм без бу юбилейны зур җаваплылык белән үткәрәчәкбез», — диде ул.
Чарада катнашучыларның күбесе Өлфәт Мостафинның кешелеклелеген, рухи җылысын һәм һөнәри осталыгын билгеләп үтте.
Фото: bashinform.ru