+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
29 октябрь 2021, 16:40

"Югалту ачысы уңалмый..."

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Югалту ачысы уңалмый..."
"Югалту ачысы уңалмый..."
"Бүген Өлфәт Мансур улының арабыздан киткәненә бер ел...

Бу бик авыр югалту булды. Дөресен генә әйткәндә, югалту ачысы әле дә уңалмый... Бик күп кешеләр өчен шулай. Шуңа күрә кечкенә генә авыл зиратында Өлфәт Мансур улы каберенә ел әйләнәсе чәчәкләр куелды...

Бер ел узды. Бүген мин һәм туганнарым Өлфәт Мансур улының җанын җибәрү турында карар кабул иттем. Еламаска, кайгырмаска тырышырбыз... Әгәр аны якты һәм җылы итеп, күз яшьләрсез һәм кайгысыз искә алабыз икән, күкләрдә аның күңеле тыныч булачак. Ә бит безнең алда Өлфәт Мансур улы уйлаган эшләрне төгәлләү һәм Уфаны 450 еллыкка әзерләү бурычы тора.

Узган ел күп башкортстанлылар өчен югалтулар елы булды, барыгызның да кайгысын уртаклашам. Тик без барыбер күпләрне алып киткән чирне җиңәчәкбез һәм нормаль тормышка һәм иҗатка әйләнеп кайтачакбыз. Үзегезне саклагыз!" - дип язган ул.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: