+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 ноябрь 2021, 13:30

Хуш, Владимир Иванович...

Бүген Стәрлетамакта шәһәрнең элекке башлыгы Владимир Куликов белән хушлаштылар.

Хуш, Владимир Иванович...
Хуш, Владимир Иванович...

Чараны Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты.

"Стәрлетамак шәһәре, Башкортстан Республикасы авыр югалту кичерде. 4 ноябрьдә 56нчы яшендә авырудан соң искиткеч кеше, күренекле дәүләт эшлеклесе Владимир Куликов вафат булды. Владимир Ивановичның бөтен тормыш һәм хезмәт юлы — хезмәт сөючәнлек, үз эшенә бирелгәнлек һәм чын патриотизм үрнәге», — диде ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Куликов гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

«Без иптәшебезне, көрәштәшебезне, команда әгъзасын, яхшы, игелекле кешене озатабыз. Ул бик намуслы кеше иде. Стәрлетамаклыларны яраткан өчен без барыбыз да аңа рәхмәтле. Мин Стәрлетамак шәһәр Советыннан Владимир Куликов истәлеген мәңгеләштерү буенча чараларны карауны һәм кабул итүне сорыйм.
Өченче башлыкны озатабыз: алар бу чиргә каршы көрәшнең алгы сызыгында булды. Асылда, вирусны хәрби постта йоктырды дип саныйм. Владимир Куликовка - якты истәлек», - диде Радий Хәбиров.

«Мин язмышыма рәхмәт әйтә алам, соңгы өч атнада без госпитальдә бергә булдык. Дәваландык, көрәштек, өметләндек. Тик Ходайның үз планнары булган. Дәвалаучыларга, дәртләндереп, ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бу аның өчен бик мөһим иде: ул телефонын алып карый, күңеленнән шатлана иде. Ул барысына да рәхмәт белдерде. Гаиләбезгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт, моның чын йөрәктән булуын тоям. Владимирның иң яраткан шәһәре Стәрлетамак аның образын саклар дип ышанам", - диде Владимир Куликовның хатыны Татьяна.

Куликов Владимир Иванович 1966 елның 28 мартында Стәрлетамакта туган һәм бөтен тормышын шушы шәһәргә багышлаган иде. Хезмәт юлын ул «Авангард» оборона заводында башлаган, 24 яшендә комсомолда әйдәүче постларны биләгән.

Ике елдан соң Владимир Куликов муниципалитетка яшьләр бүлегенә эшкә күчә, соңрак аңа җитәкчелек итә. Владимир Иванович эшләгәндә Стәрлетамакта патриотик хәрәкәт яңа биеклеккә күтәрелә. 2010 елда аны «Ватан» хәрби-патриотик берләшмәсе директоры итеп билгелиләр.

2012 елда Владимир Иванович хакимият башлыгының кадрлар, муниципаль хезмәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча урынбасары була, 2016 елда Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнә, әлеге вазыйфасында ул биш ел хезмәт итә.

Ватанпәрвәр Владмир Куликовның якты истәлеге озак елларга саклансын.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: