Татар язучысы, күпсанлы китаплар авторы Марат Кәбиров авырып киткән. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.
«Аерым-аерым җавап биреп арыдым, шуңа монда куям. Бөтен эшләр, очрашулар, концертлар, чыгышлар һәм башкалар билгесез вакытка кичектерелә. Мессенджерлар эндәшмәскә, телефоннар җавап бирмәскә мөмкин. Ләкин мин исән. Барлык нәтиҗәләре белән…» — дигән Марат Кәбиров.
Якташыбызга, гәзитебезнең даими авторына исәнлек-саулык теләп калабыз.
Фото: социаль челтәрләрдән