+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
23 ноябрь 2021, 05:30

Гәзитебезнең гомерлек лауреаты иде

Язучы һәм журналист Мансаф Гыйләҗевның вафатына 40 көн.

Гәзитебезнең гомерлек лауреаты идеГәзитебезнең гомерлек лауреаты иде
Гәзитебезнең гомерлек лауреаты иде

Язучы һәм журналист Мансаф Гыйләҗевның вафатына 40 көн.

Әдәбиятта, матбугатта, телевидениедә гаять зур эшләр башкарып, саллы иҗади мирас, бергә эшләгән, аралашкан кешеләр күңелендә якты эз калдырып китте Мансаф абыебыз. Безгә, бу мәкалә авторларына, аның тормыш һәм хезмәт юлы, әсәрләре яхшы таныш дип ныклап әйтә алабыз. Беребезгә телевидениедә аның кул астында эшләргә, юл яручы, яңадан-яңа цикллар уйлап табучы һәм яшь хезмәткәрләрнең хәстәрлекле остазы булганын күрергә, гомеренең ахыргы көннәренә кадәр хәлен белешеп йөрергә туры килде. Икенчебез аның “Кызыл таң”ның актив авторы, күп тапкырлар ел лауреаты булганын, шулай ук Язучылар берлегенең татар секциясендә кулъязмалар тикшергәндәге төпле, фәһемле чыгышларын һәрчак хәтердә тота. Һәм икебез өчен дә өлкән каләмдәш, фикердәш, эчкерсез дус иде ул.

Бу мәкаләне яза башлаганчы Мансаф Гыйләҗевның кайбер китапларына кабат күз төшердек. “Язучының биографиясе — аның әсәрләрендә, китапларында”, — диләр бит. Мансаф абыебызның үзнәшер ысулы белән 2000 елда бастырган “Өч елга буйларында” дигән тарихи очеркы-китабына бу сүзләр аеруча туры килә. Чакмагыш районында Чәрмә­сән, Калмаш, Сәвәде елгалары буенда урнашкан сигез авыл — Яңа Йомран, Яңа Калмаш, Тау Бәшир, Яңа Бәшир, Иске Бәшир, Ис­ке Ихсан, Яңа Ихсан, Ташкалмаш тарихы, аларны берләштергән колхозның үткән юлы, шунда яшәүче кешеләр язмышы мавыктыргыч итеп тасвирланган анда. Һәм, әлбәттә, автор­ның бала чагы да.
Картәтисе Гыйләҗетдиннең исеме кыскартылып фамилия булып киткән. Гыйләҗет­диннең улы Таҗетдин белән Фәтхиянең Бәһия, Мәрьям исемле кызлары, Мансаф, Фәрит, Фәнил исемле уллары булган. Алар барысы да Яңа Йомранда туып-үскән.
“Чәрмәсән” колхозы хисапчысы Таҗетдин 1941 елның 16 февралендә район үзәгенә еллык отчет белән килә, эшләрен бетереп, колхоз фатирында кунарга кала. Пималарын җылыга куеп, йокларга ята... Һәм 42 яшьлек ир башкача уянмый. Әни кешегә 40 яшь була.
1933 елның 17 маенда дөньяга килгән Мансаф бу вакытта туган авылы мәктәбендә беренче сыйныфта укый. “Әтиебезне авылыбыз тарихында беренче буларак табутка салып, капкачын кадаклап җирләделәр, — дип яза китабында автор. — Бу хәлләрнең барысы да әле булса күз алдында тора. Җирләгәндә миңа таныш кешеләр күп иде. Табутны кабергә төшерергә генә торганда Чәрмәсәннең түбән ягыннан бер кеше кычкыра-кычкыра чаңгыда килә. Аптырап калдылар. Кемдер: “Күчте бит. Көтик”, — диде. Әйе, бу кеше безнең авылда тимерлектә эшләп киткән урыс иде. (Бездән алты-җиде чакрым ераклыктагы Илья яки Матвей авылыннан булырга тиеш). Килеп туктады. Сулышын көчкә-көчкә ала. Бүреген салды, башыннан пар күтәрелә. Табутны яңадан каерып ачтылар. Ул, карга тезләнеп әтиемнең башыннан сыйпый-сыйпый елады. Күчтенең (Костя, Константин, әлбәттә) ул чакта чын исемен кем белсен инде. “Каян ишеткән? Чит район бит”, — дип аптырадылар. Димәк, әти белән якын дус булганнар. Безнең колхозда эшләгәндә Чәрмәсәндә җылым белән чуртан, эре-эре кушбаш, алабуга тотканнары, без, бала-чагалар, су читеннән аларга ияреп йөргәнебез хәтердә”.
Таҗетдин Гыйләҗев үлү белән 16 яшьлек кызы Мәрьямне хисапчы эшенә өйрәтәләр һәм ул күп еллар колхозда бу вазыйфаны башкара.
Булачак язучы 8 яшьтә чагында үз авылларында Башкорт академия драма театры артистлары “Таңчулпан” спектаклен куйганнарын күрә. Гыймалетдин Минһаҗев, Әмин Зөбәеров, Арслан Мөбәрәков... Аларга якын гына булган Бакай авылында (Кушнаренко районы) туган Рәгыйдә Янбулатова... Берничә артист Гыйләҗевларга да фатирга керә. Мансаф ул абыйларны Чәрмәсән елгасына су коенырга алып төшә. Ыштан (ягъни трусик) белән суга кергәннәрен беренче тапкыр күреп таң кала. Спектакльдән кайткач, әни кеше дә артистлардан: “Ә нигә сез сәхнәдә күренмә­дегез?” — дип аптырап сорый. Тегеләр исә грим, парик кебек нәрсәләр белән танымаслык итеп үзгәреп булуны аңлата.
10 яшьлек Мансафка әнисе гармун сатып алып бирә. Язучы бу вакыйганы болай дип тасвирлый: “Беркөнне басудан кайтуыма (утауга йөри идек) әни кулыма гармун тоттырды. “Гармун да гармун дип тешең төшкән иде, мә, тик өйрән!” — диде. Мин, әлбәттә, бу гармунның кемнеке булуын, кайдан алынуын сорамый түзмәдем. “Бер әбиең сатты, — диде, күңелсез генә итеп. — И-и, бу сугышны... “Бердәнбер улымның әтисеннән калган истәлеге иде. Берүк малаең вата күрмәсен инде”, — дигән була бахыркаем...”
Әни: “Нәселебездә гармунчы булмаган, син генә өйрәнә алмассың инде”, — дип юкка гына хафаланган икән, мин шундый оста итеп өйрәндем, авылда беренче гармунчы булдым. Гармунның төсе матур булмаса да, тавышы бик моңлы, көчле иде. Уйнап караучылар хәтта: “Көмеш телле”, — ди торганнар иде.
Сугыш туктаган елны кич болдырда гармун уйнап утыра идем, капкабыздан солдат киеме кигән таныш булмаган кеше килеп керде дә ашыгып килеп мине гармуным белән күтәреп алды. “Та-аптым!” — дип кычкырды ул бөтен көченә. Аның күзләреннән атылып чыккан яшьләре яңагындагы яра эзләре буйлап тәгәрәде.
Өйгә кердек. Ул чәй эчкәндә мине дә үз янына утыртты. Бертуктаусыз рәхмәт әйтте һәм бик ялварулы гына итеп гармунны үзенә бирүне сорады. Миңа сугыштан алып кайткан зур гармун — аккордеон китерәчәген әйтте. Шул абыйның әтисен кулаклар үтергән икән. Әтисе оста гармунчы булган. Гражданнар сугышы вакытында шушы гармунны аңа командиры бүләк иткән. Бу абыйның әтисе, сукыр карт кыяфәтенә кереп, аклар тылында гармун уйнап “хәер сорашкан” һәм дошманның серен белгән.
Әни дә, мин дә гармунны элекке хуҗасына бирүгә каршы килмәдек. Ул гармунны айга якын эзләгән. Ә әнисе кайсы авылда сатканын оныткан. Әлеге абый аш пешкәнне дә көтәргә теләмәде, гармунда уйный-уйный урам буйлап китте. Җәйге кичтә аның моңы колакка озак ишетелде. Без, аны тыңлап, урамда бик озак басып тордык. Әнинең дә, күрше хатыннарның да күзләре яшьләнде. “Эзләгән бит әле. Кем белә инде, бәлки бөтен шатлыгы шушы гармундадыр...” — дип сөйләнеп алды әни шул бер аягына сакланыбрак басып атлаган абый хакында...”
Бик күп еллар үткәч, Мансаф Гыйләҗев Уфага пароходта кайтканда шул гармунның тавышын ишетеп таный. Палубада 10 яшьләр тирәсендәге малай уйный, ә артында әтисе — яңагы яралы абзый, канәгать елмаеп, сыңар аягында басып тора.
Яңа Калмаш җидееллык мәктәбен тәмамлаган Мансаф арытаба укырга Борай районының Чалкак урта мәктәбенә юл тота. Үз авылларында беренче булып педагогия институтын тәмамлаган һәм шунда эшкә җибәрелгән иң өлкән апасы Бәһия аны үз янына чакыра. Урта белем алгач, бер ел китапханәче булып эшли. 1951 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына керә, әмма 3 айдан авырып китеп, авылга кайта. 1952 елда армиягә алынып, хәрби очучылар училищесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан якларында самолетта оча.
1955-60 елларда Мансаф Гыйләҗев — Башкорт дәүләт университеты студенты. Әдәби түгәрәкләр эшендә, кулъязма альманахлар чыгаруда актив катнаша. Очерклары, хикәяләре матбугатта дөнья күрә башлый, алар төрле конкурсларда премияләр ала.
Шул рәвешле үзенең киләчәк хезмәт юлын билгели. Диплом алгач, эшкә кая барырга, кайда урнашырга дигән сорау тормый алдында. Гәзит һәм журнал редакцияләре өметле яшь каләмне тыннары белән тартып алырдай торалар. Ләкин Мансафка нәкъ әнә шул заманда күмәк мәгълүмат чараларының яңа төре булган телевидениегә эшкә керергә туры килә. Ягъни БАССРның Радио һәм телевидение комитетына. “Анда барып юлыгуым көтелмәгән хәл булды, — дип хәтерли торган иде Мансаф Таҗетдин улы. — Чөнки анда язышу түгел, хәтта телевизион тапшыруларны да күргәнем юк иде. Урамда телестудиянең тәүге директоры Гали Харис улы Гомәровны очраттым. Ул мине култыклап алды да Те­леүзәккә әйдәде”.
Тәүге вакытларда авыл хуҗалыгы һәм яшьләр тормышы редакцияләрендә чыныгу үтә. Яшь һәм талантлы журналист зәңгәр экранга чакырылган кунакларны кызыксынучанлыгы белән генә түгел, сирәк кешедә була торган сөйкемлелеге, елмаюы белән дә үзенә җәлеп итә.
Мансаф Таҗетдин улының телевиде­ниедәге 24 ел эшчәнлегенең яртысыннан күбрәге иҗтимагый-сәяси редакциянең баш мөхәррире вазыйфасында үтә. Студиядә кемнәр белән генә тапшыру оештырмый ул! Мәсәлән, 1964 елда СССРның 7нче очучы-космонавты Владимир Комаров белән туры эфирда әңгәмәләшүе аның биографиясендә аерым сәхифә булып исәпләнә. Телевидение коллективы дәрәҗәле кунак белән соңыннан күмәк фотога төшә. Анда Мансаф Гыйләҗев Владимир Комаров белән янәшә тора. Башкортстан телевидениесе архивында Мансаф Таҗетдин улының бу истәлекле көн турында сөйләүче телесюжет та саклана.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, легендар полководец, генерал-лейтенант Якуп Чанышев һәм башка якташларыбыз белән оештырган тапшырулары да тарих сәхифәләренә теркәп калдырылган. Өлкән буын телевизор караучыларның да исендә әле алар.
Бу мәкалә авторларының берсенең (Равил Карамовның) хәтерендә дә аңа бәйле төрле вакыйгалар саклана. Менә шуларның берсе:
“Мансаф аганың “Язмышка үзең хуҗа” дигән документаль повестеның (1982 елда нәшер ителгән өченче китабы да шулай атала) язылу тарихы миңа да бик таныш. Шулай бервакыт командировкадан кайтып, тапшыру текстын баш мөхәррир Мансаф Гыйләҗевка бирәм. Үзем шулай дип сөйләнәм: “Менә биредә зоотехник Риф Сөләйманов турында мин кыскача гына сөйләдем. Әмма аның язмышы үтә дә ачы һәм гыйбрәтле”. Мин тагын да ачыклабрак аңлаттым, аның тулы адресын да әйттем шикелле. Ун-унбиш көн үткәндерме, юкмы, Мансаф ага үзе дә бер районга киткән командировкасыннан йөреп кайтты. Минем бүлмәгә керде дә:
— Риф Сөләймановтан сәлам алып кайттым сиңа! — ди бу.
Мин аптырашта калдым: Мансаф ага икенче районга киткән иде, ә Риф бит бөтенләй башка районда яши. Мин сөйләгән язмыш аңа тынгы бирмәгән, җаен табып, ул яңа героена юл төшерә. Күп тә үтмәде, ул миңа “Язмышка үзең хуҗа” дигән кырык биттән торган әсәрен карап чыгарга бирде. Бәхетем — мин беренче укучы булдым. Бу әсәр радио аша кат-кат яңгырады, кыскартылган варианты “Кызыл таң”да бер бит булып басылып чыкты”.
Тагын бер вакыйганы искә төшерәсе килә. Телевидениедә ун еллап эшләгән бер журналист эштән җибәрүләрен сорап гариза яз­ган. Зур җитәкчеләр баш мөхәррир Гыйлә­җевны чакыра да бу хезмәткәргә, аның гаризасына мөнәсәбәтен белергә тели. Ул яклармы, якламасмы? Ризамы, түгелме?
— Бик дөрес эшли. Күптән уйлап йөри иде инде. Гәзит редакциясе чакыра. Каләме бар бит аның, матур-матур очерклар яза белә, — дип җаваплый баш мөхәррир. — Ә телевидениегә әзерләгән тапшыруын җилгә очыру дип карый ул хәзер. Ташка бастырасы килә.
— Ә кадрлар агымчылыгы турында уйламыйсыңмы?
— Юк, киресенчә, яңа көчләр, яшь журналистлар килеп торсын.
Бу мисал үзе генә дә Мансаф Гыйлә­җев­ның иҗат кешеләрен саклау һәм үстерү хәстәре белән янып яшәвен раслый.
Башкортстан телевидениесенә нигез салучыларның берсе булган бу шәхеснең үзен дә бер-ике елдан бу урыннан кузгаталар. КПСС өлкә комитеты карары белән 1984 елда Башкортстан китап нәшриятының баш мөхәр­рире итеп тәгаенлиләр. Үзе дә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче, 1974-82 еллар аралыгында хикәяләре, очерклары тупланган “Очрашу кичәсе”, Бәхетле кеше”, “Язмышка үзең хуҗа” дигән китаплар бастырып чыгарган Мансаф Таҗетдин улы бу тәгаенләүгә артык сөенеп бармый. Әгәр “Һәнәк” журналына гади әдәби хезмәткәр итеп җибәрсәләр, кем әйтмешли, партия һәм хөкүмәткә чиксез рәхмәтле булыр иде дә бит. Заманында олуг язучыбыз Ибраһим Абдуллин аны “аяклы юморчы” дип юкка гына атап йөртми иде.
Телевидениедә зур тәҗрибә туплаган, 1967-69 елларда Ленинградта югары партия мәктәбендә белемен камилләштергән, бер үк вакытта аннан да тапшырулар әзерләп җибәргән һәм җәйге каникулларны телевиде­ниедә эшләп үткәргән каләм остасы яңа урында да гөрләтеп эшли. Барлык күркәм сыйфат­лары белән бу коллективтагылар күңе­лендә дә дүрт ел эчендә якты эз калдыра. Биредә ул башкортча стена календаре чыгаруны оештыра.
1988 елда, ниһаять, Мансаф Гыйләҗевның “Һәнәк”тә эшләү хыялы тормышка аша: аны бу журналның баш мөхәррир урынбасары итеп билгелиләр. Мондагы хезмәт юлы ун елга сузыла. Әлбәттә, төп шөгыле — иҗади коллективтагы эшне оештыру, планлаштыру, тәнкыйть мәкаләләре, фельетоннар, сатирик һәм юмористик әсәрләр язу. Бер үк вакытта тарихи һәм документаль очерк, повесть һәм романнары төрле гәзит-журналларда басыла, радио дулкыннарында яңгырый, соңрак китаплар булып нәшер ителә. Һәр язмасы югары художестволылыгы белән аерылып тора.
Аеруча Бөек Ватан сугышы батырларының үзәк өзгеч образларын тудырды. Авылда һәм шәһәрдә яшәгән, башкаларга әллә ни күренеп бармаган искиткеч югары интеллектуаль кешеләргә аның күзе аеруча төшүчән булды. Аксак-туксак, чулак, физик яктан гарип абыйлар һәм апаларга бигрәк тә игътибарлы булды, аларның көчле рухын зур осталык белән күрсәтүгә иреште. “Алтын йолдыз кавалеры”, “Җиңү көне”, “Шәгали чишмәсе”, “Рәхмәт, доктор!”, “Яшәү дәвам итә” һәм башка бик күп язмалар олы йөрәкле, батыр табигатьле, Туган ил, гаилә һәм коллектив җанлы кешеләргә багышланган.
Менә аның 2005 елның апрель саннарында — Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршылаганда! — “Кызыл таң” гәзитендә басылган һәм шул ук елда аерым китап булып чыккан “Йолдызлар астында сигез ай” повесте. Һич арттыру түгел, чех язучысы Юлиус Фучикның “Муен элмәктә килеш репортаж” дигән атамасыннан чыгып, “Йолдызлар астында сигез ай репортажы” дип билгеләргә мөмкин. Повесть документаль дип әйтелмәсә дә, ул йөз проценты белән ачы һәм героик чынбарлыкны чагылдыра. Хәл-вакыйгалар 1944 елга карый. Илебез фашистлардан азат ителеп бара. СССРның көнбатыш республикаларында җимереклекне төзәтеп, тыныч тормыш кору көн тәртибенә баса. Ләкин юклык, фәкыйрьлек хөкем сөрә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тиз генә мантып китәрлек түгел. Сугыш афәте үтмәгән яклар янә ярдәмгә килә. Шуның бер мисалы — Учалы районыннан Украинага сыер маллары озату. Дөрес, артык мал юк, әмма бөтенләй бернәрсәсез калган халыкларга өлеш чыгармый буламы? Ярый, 450 баш мал туплана, ләкин аларны Украинага ничек озатырга? Меңнәрчә чакрым юлны ничек үтәргә? Поезд вагоннары әле сугыш кирәк-яраклары ташудан бушамаган, баржа яки автотранспорт турында да уйлап булмый. Көтүне куарга кала. Ә кемнәр куар? Район, колхоз һәм совхоз җитәкчеләре өчен моннан да четереклесе булмагандыр. Ир-егетләрнең асыллары — фронтта, тылда — карт-коры, хатын-кыз да бала-чага. Олы юлга бик тә ышанычлы кешеләрне җибәрергә кирәк. Ниһаять, 21 кеше сайлап алына.
Мансаф Гыйләҗев Бөек Ватан сугышы чорының бу гаҗәеп искиткеч сәфәре турында ишеткәч тә Учалыга юллана һәм ул вакытта әле исән-имин яшәп ятучы батыр кешеләрне таба һәм 21 кешенең йолдызлар астындагы сигез айлык юлы турында тетрәндергеч репортаж-повесть иҗат итә. Әсәр Ватан алдындагы изге бурычны үтәү, кеше язмышы дигән олы сюжетны эченә ала. Автор аннан соң да байтак вакыт Учалы геройлары белән аралашып торды. Алар бит орден-медальләр белән бүләкләнмәгән, әмма җаваплы бурычны намуслы үтәп чыгуларына карт көннәрендә дә горурланып яшәделәр һәм язучыга рәхмәтләрен яудырдылар.
Мансаф Гыйләҗевның “Заман корбаны”, “Каһәрле язмыш”, “Азаккы төн” повестьлары, “Җирдәге тәмуг” һәм “Мәхшәр” романнарының язылу тарихы безгә ярыйсы ук таныш. Аларның геройлары да — күктән төшмәгән, шушы җирдә, безнең арада яшәп, кешеләр күңелендә якты эз калдырган затлар. “Азаккы төн”дә күренекле революционер, халык азатлыгы өчен җанын фида кылган якташыбыз (Кырмыскалы районыннан) Мирсәет Солтангалиев, “Мәхшәр”дә халык дошманнары тарафыннан ерткычларча үтерелгән Барый Башмаков (Кушнаренко районыннан) образлары киң планда яктыртыла. “Соңгы алыш” әсәрен язу өчен автор данлыклы 112нче Башкорт атлы дивизиясенең яу юлыннан үтә. Менә шуңа күрә дә аның әсәрләре мавыктыргыч, ышандырырлык һәм истә калырлык. Әдип тормыш дөреслеген, гаделлекне, азатлыкны яклап чыгыш ясады, хәзерге буын кешеләрен үткәннәргә ваемсыз булмаска, үз тарихыбызга игътибарлы булырга өндәде. Аның әдәби геройлары — кагыйдә буларак, кыю тормыш позициясенә, югары омтылышка ия затлар, гадел булмаган шартлар белән көрәш юлына да басарга мөмкиннәр, үз максатларына омтылып яшиләр. Барлык төр әсәрләрендә дә автор җәмгыятьтә тамыр җәйгән иҗтимагый җитешсезлекләрне фаш итте, шәхес һәм җәмгыять бәрелешен күрсәтте.
Журналист һәм язучы буларак, Мансаф Гыйләҗев — республикабызны аркылы-буй йөреп чыккан кеше, һәр районда аның танышлары, дуслары һәм, әйтеп үтүебезчә, язган әсәрләренең геройлары булды. Ләкин ул барыбер туган районы Чакмагышның олы йөрәкле патриоты булып калды. Анда аның иҗат тамырлары, язарына азык һәм илһам ала торган тормыш чишмәләре, аңа гына якын булган кешеләрнең холык-фигыльләре. Мәкалә башында телгә алынган “Өч елга буйларында” гына түгел, “Заман корбаны” повесте дә Чакмагыш җирлегендә бөреләнгән һәм яфрак ярган.
Ул шушы районда туып-үсеп, әдәбият мәйданында үзенә кадәр “ат уйнаткан” Галимҗан Латыйп, Нур Гайсин, Әкрам Вәли, Гыйлемдар Рамазанов, Вазих Исхаковның юлын лаеклы дәвам итте һәм яшьрәк якташларына үрнәк күрсәтте. Райондашлары да аны хөрмәт итте: ул Чакмагыш районының шәрәфле шәхесе, районның Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премиясе лауреаты иде.
Ә республика күләмендә алганда, татар һәм башкорт телләрендә 13 китап авторы булган Мансаф Гыйләҗевка 1990 елда — “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме, 1994 елда “Һәнәк”тә басылган фельетоннары өчен Шаһит Ходайбирдин исе­мендәге премия бирелде.
Мансаф Таҗетдин улы университетны бергә тәмамлаган, 1961-84 елларда “Кызыл таң”да корректор, тәрҗемәче булган Фәсәхәт Сәгадулла кызы белән алты дистә ел тату гомер кичерделәр. Гүзәл исемле кыз, Марат исемле ул үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Дүрт оныклары бар, алар да башлы-күзле була башлады.
2013 елның 13 мартында каты авырып урын өстенә калган Мансаф абыебыз 13 октябрьдә 89нчы яшендә җир куенына керде. Әйткәндәй, аның әнисе йөзгә җитә язды. Моннан биш ел элек дөнья куйган Бәһия апа да шул чамага тартты. 98 яшьлек Мәрьям апа, шөкер, туган авылларында исән-имин яшәп ята.

Равил Карамов,
Фәрит Фаткуллин,
матбугат ветераннары.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас