

«Бүген без Башкортстан Югары суды Рәисе Земфира Латыйпова белән хушлаштык. Рәиснең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Земфира Үзбәк кызы коронавирустан вафат булды. Безнең барыбыз өчен дә бу - бик зур югалту», - дип язган Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә.
Земфира Үзбәк кызы 40 елга якын гомерен Законга хезмәт итүгә багышлаган. Суд системасына 30 елдан артык хезмәт иткән. 2019 елдан ул республиканың Югары суд органын җитәкләде.
«Аны югары эшлекле һәм әхлакый сыйфатлар, профессиональлек һәм фидакарьлек аерып торды. Алып барган эшләрнең вак детальләренә кадәр белде, бөтен нечкәлекләренә төшенде. Шуңа күрә аның карарлары һәрвакыт гадел һәм кешелекле булды. Аның хезмәте бик югары бәяләнгән. Алар арасында «Русия Федерациясе суд системасындагы казанышлары өчен» медале, «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының II дәрәҗә медале бар. Земфира Латыйповага хаклы рәвештә «Башкортстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелде. Земфира Үзбәк кызы - югары квалификацияле юрист, искиткеч ярдәмчел кеше һәм тәҗрибәле җитәкче турында якты истәлек безнең хәтердә мәңге сакланачак», - дигән Премьер-министр.
Земфира Үзбәк кызы 24 ноябрьдә төнлә коронавирус фонында өзлегүләрдән үлгән. Авыру белән ул бер айга якын көрәшкән.
Фото: pravitelstvorb.ru