Җомга, 26 ноябрьдә, инсультта шикләнеп, аны ашыгыч рәвештә башкала дәваханәләренең берсенә салганнар иде.
Соңгы көннәрдә Градский реанимациядә булган. Музыкантның сәламәтлеге сентябрьдә коронавирус инфекциясен кичергәннән соң начарлана: артист аягына баса алмый һәм кан басымына бәйле проблемалардан зарлана.
«Известия» мәгълүматлары буенча, җырчы, шагыйрь һәм композитор һәм урыс рок музыкасына нигез салучыларның берсе төнге икедә вафат булган.
Градскийның дүрт баласы бар. Кече улына бу көздә өч яшь тулган.
Без аны "Голос" телеконкурсында җиңеп чыккан милләттәшебез Динә Гарипованың остазы буларак та хөрмәт иттек. Авыр туфрагы җиңел булсын!
Фото: starhit.ru