

Чишмә районы әдәбиятка байтак каләм осталары биргән. Келәштә Сәйфи Кудаш белән Мостай Кәрим, Сафарда Габдулла Байбурин, Иске Мусада Муса Гали (ягъни Габдрахман Галиев), Яңа Мусада Динис Исламов туып-үскән.
1921 елның 15 декабрендә Фәтхи исемле ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән Динис үзләрендә — башлангыч, Иске Мусада җидееллык мәктәп тәмамлагач, 1936 елда Уфага килә, металлургларның “Востокметалл” рабфагына керә, аннары тарих укытучылары әзерләүче кыска вакытлы курсларда белем ала. Хезмәт юлын егет 1940 елда Күмертау районының Таймас урта мәктәбендә тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Ләкин шул ук елның көзендә хәрби хезмәткә алына. Архангельскида хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Хәрби инженерлар училищесындагы курсларда һөнәр үзләштергәч, 1942 елның маенда фронтка җибәрелә.
Динис Исламовның хәрби эшчәнлеген күрсәткән документта болай дип язылган: “Гвардия капитаны Динис Исламов 1942 елның маеннан 1945 елның 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышының иң җаваплы булган Сталинград, Дон, Көньяк-Көнбатыш, 3нче Украина, 1нче Белоруссия фронтларында сугышты, тәүдә — саперлар взводы командиры, арытаба саперлар ротасы командиры һәм укчылар полкы инженеры вазыйфаларын башкарды”.
Шушы күрсәтелгән 36 ай вакытның 31 ае буена ул сапер булып, алгы сызыкның да иң алдында (тәмугында) миналар куеп, чәнечкеле тимерчыбыктан киртә сузучы взводка җитәкчелек итә. Донбасс өчен сугышларда, Днепрны кичүдә, Днепр плацдармын алуда, Одессаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша, сугышны Берлинда тәмамлый. Берничә тапкыр яралана, контузия ала. Алгы сызыкка кече лейтенант булып килүенең тәүге көннәрендә үк “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Арытаба инде аның яу кырындагы каһарманлыклары ике тапкыр Кызыл Байрак, беренче һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары белән билгеләнә.
Милләттәшебез сугыштан соң да әле ике елдан артык армия сафында була, яшьләрне өйрәтә. Әдәби иҗат һәм журналистика белән фронтта ук шөгыльләнә башлаган (матбугатта тәүдә шигырьләре
дөнья күрә) кыю яугир демобилизацияләнеп туган республикабызга кайткач, 1947 елда “Кызыл таң” гәзитенең партия тормышы бүлеге әдәби хезмәткәре булып эшкә урнаша.
“Батырлык өчен” медаленең дәрәҗәсе сугыш чорында орденныкы белән тигез булганлыгын искә алсак, 26 яшьлек бу егет — алты орден кавалеры. Өстәвенә, әле аның тагын берничә медале булган. Бергә эшләгән каләмдәшләре хәтерләвенчә, ул бервакытта да орден-медаль тагып йөрмәгән.
Редакциядә бу вакытта Муса Җәлилнең яшьлек дусты, Башкорт кавалерия дивизиясе каһарманы Кәлимулла Габитов та эшли. Мәкаләләрдән тыш, шигырьләр дә яза. Утлы яу елларында ул ике тапкыр беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, берәр тапкыр икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” һәм “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнгән.
Сүз уңаенда, әйдәгез әле, кырыгынчы еллар ахыры — илленче еллар башындагы “Кызыл таң” журналистларын барлыйк. Югарыда телгә алынган бу икәүдән тыш, бер ел эчендә тагын дүрт фронтовик эшкә кабул ителә: Нәҗип Асанбаев, Әхнәф Бәйрәмов (икесе дә өчәр орден кавалеры), педагогия институтының булачак ректоры Рөстәм Кузеев, легендар фотожурналист Әгъләм Зараев. Сугышта катнашмаган Үзбәк Гыймадиев монда эшли. Яшьрәкләрдән Әнгам Атнабаев белән Абдулхак Игебаев бер үк вакытта — 1950 елда эшкә керә. Әз генә соңрак тагын дүрт ир-егет — булачак профессорлар Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Марсель Бакиров, Илдар Низамов коллективны тулыландыра.
Уйлап карасаң, Мәскәүдәге Югары әдәби курслар филиалы һәм аспирантура, докторантура диярсең ул чактагы “Кызыл таң”ны! Безнең бүгенге коллективтан да халык шагыйрьләре һәм язучылары, фән докторлары, профессорлар, кафедра мөдирләре, хәтта институт ректоры үсеп чыкканын күрәсем килә.
Әдәбиятка шигырьләр белән килеп кергән Динис Исламов 1950 елдан тулысынча прозага күчә. Аны билгеле әдипләр сафына бастырган “Урак өсте” хикәясе Бөтенсоюз “Огонек” журналында дөнья күрә. Арытаба инде колхозчылар тормышын, авыл яшьләренең фидакарь хезмәтен, аларның үзара мөнәсәбәтен, дуслык һәм мәхәббәт тойгыларын җиңелчә юмор белән мавыктыргыч итеп сурәтләгән хикәя-повестьлары гәзит-журналларда еш басылып тора. Хикәя һәм повесть җыентыклары да чират көтеп тормый: башкорт телендә “Беренче көн” китабы — 1953, “Кызлар” — 1955, “Еллар һәм юллар” — 1960, “Өч очрашу” — 1964, “Чын күңелдән сөйләшү” 1967 елда укучылар кулына килеп керә. “Кызлар” һәм “Өч очрашу”, урысчага тәрҗемә ителеп, шул ук елларда Мәскәүдә дә басыла.
Китапларын нәшер итү хәстәрлеге белән автор үзе йөргәндер дип уйлау, аеруча Динис Исламов турында сүз барганда, ахмаклык булыр иде. Яхшы әсәрләр үзләренә үзләре юл ярган, аларга гадел бәя биргән, ярдәм итәргә әзер торган белгечләр булган, тиешле оешмаларда андый әсәрләргә (җыентыкларга) “яшел ут” кабызылган заман иде ул...
Динис Исламовның мәкалә башында телгә алынган беренче романы “Юмарт җир” башкорт әдәбиятында зур вакыйга буларак кабул ителде. 406 битле романны автор 1957-58 елларда яза, әйткәнемчә, 1959 елда китап булып укучылар кулына барып керә. Прозаиклар Әкрам Вәли, Әхияр Хәкимов, галимнәр Суфиян Сафуанов, Әнүр Вахитов, Зөфәр Габсәләмов һәм башкалар аның турында саллы рецензияләр язып, башкорт, татар, урыс телләрендә матбугатта, шул исәптән Мәскәүдә бастыралар.
Милләттәшебезнең 1968 елда дөнья күргән “Мәскәү юлы” романында халкыбызның, илебезнең 1941 елдагы кичерешләре, Мәскәүгә кадәр чигенүләр, тәүге җиңү шатлыклары тасвирлана. Гади солдаттан алып югары дәрәҗә командирларга кадәр бер уй, хәстәр белән яшәве — Мәскәүне дошманга бирмәскә, илне сакларга, җиңәргә! — дигән максат төп идея булып алга сөрелә. Бу роман да заманында башкорт әдәбиятында сугыш темасына язылган иң яхшы әсәр санала. Биредә дә, шулай ук “Зеелов таулары” повестендә дә (1970 ел) сугыш каһарманы Динис Исламовның үз образы ярылып ята.
Шул ук тема дәвам иткән “Көньяк кояшы” романын әдип тәмамлый алмый, 52нче яше белән барганда 1973 елның 14 апрелендә дөнья куя.
“Кызыл таң” журналисты чагында әдәби иҗат дәрьясына киң колач салып кереп киткән Динис Исламовның гәзит чыгарудагы вазыйфаларына җитди, намуслы каравы турында да сөйлиләр иде бергә эшләгән хезмәттәшләре. Нәҗип Асанбаев, Әнгам Атнабаев белән аеруча дус булган.
Ә менә кайбер язмаларда бу шәхесне җитдилек җитешмәгән, беркатлырак, уңайсыз хәлләрдә калучан кеше итеп күз алдына бастырулар да очрады. Имеш, сугыш турында сөйләшергә яратмаган, сүзне шаяруга борган...
Язучының шушы үзенчәлекләренә басым ясап, бер гәзиттә 2003 елда бер каләмдәше “истәлек” бастырган иде. Нәҗип абыйның моңа бик нәфрәтләнеп йөргәнен, шул ук гәзиттә усал һәм нигезле итеп кире кагу мәкаләсе чыгарганын хәтерлим. Анда шундый сүзләр бар: “Динис үзе белән әңгәмәләшкән кешенең кемнең кем булуына карап, әллә ничә кыяфәткә керә иде. Юк, бу һич тә икейөзлелек түгел иде. Ә беренче очракта шаянлык, икенче очракта юри беркатлы булып кылану яки әңгәмәдәшенең кәефе булсын өчен аны күтәреп, үзен түбәнсетү кебек метаморфозаларга бара торган гаҗәеп катлаулы шәхес иде... Аның дәһшәтле яуда бик каты контузия алып, сугыштан кайтканда авырлык белән генә сөйләшүе, гомер буена тотлыгуы турында язса, истәлек авторы отар гына иде”.
Фәрит Фаткуллин.