

“Иманым камил: русиялеләрнең аерым бер үзенчәлеге шунда — алар хәл-вакыйга таләп иткәндә алда торган бурычны үз-үзләрен аямыйча үти. Фидакарьлек, патриотизм, үз йортыңа, гаиләгә һәм Ватанга мәхәббәт кебек кыйммәтләр бүгенге көндә дә аерылгысыз һәм Русия җәмгыятенең таянычы. Бу кыйммәтләр — илебез мөстәкыйльлегенең нигезе”, — диде Русия Президенты Владимир Путин. Мин, Бөек Ватан сугышы ветераны, әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсен бик яхшы аңлыйм.
Кыскача үзем турында. 1927 елда урта хәлле гаиләдә туганмын. 1941 елдан, буыннар да ныгып бетмәстән, колхозда ирләр башкарырдай барча эштә булырга туры килде. Ат белән җир тырмалау, сөрү, җәен эскерткә көлтә ташу, кышын аны суктырыр өчен ындырга китерү, соңрак алачыкта тимерче булу һ.б. Тылда бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар җиңү өчен иде. 1944 елда фронтка киттем, 1951 елга кадәр хезмәт иттем.
Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, кыюлык, Туган илгә карата тугрылык таләп итте. Илеш районының Иләкшиде авылыннан бу коточкыч сугышка 155 ир-егет китеп, шуларның 67се яу кырында ятып калды. Бүгенге кояшлы көнебез, тыныч тормышыбыз хакына корбан булган яугирләребезнең һәркайсының исемен мәңгеләштерү, аларның рухы алдында баш ию һәм хөрмәтләү – безнең изге бурычыбыз.
Үз халкының тарихи үткәнен белмәгәннәрнең киләчәге юк. Ягъни һәркем үз гаиләсенең, туган төбәгенең тарихын белергә, Туган илнең лаеклы улларын һәм кызларын хөрмәтләргә, аларның батырлыгын истә тотарга тиеш. Шулай булганда гына яшь кеше үз халкының, Туган иленең лаеклы вәкиле булып җитлегә ала, анда патриотик аң ышанычлы формалаша.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар шәхес, очучы Муса Гайса улы Гәрәев — минем авылдашым. Мин соңгы вакытта аны еш искә төшерәм. Ул 1922 елның 9 июлендә туган. 1929 елда аларның гаиләсе Таш-Чишмә авылына күченә. Бишкурай мәктәбендә белем ала булачак Герой. 1937 елда Уфа тимер юл техникумына укырга керә. Техникумда уку белән беррәттән, Уфа аэроклубында шөгыльләнә (бу аэроклубта шөгыльләнгән 14 курсант “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек була, шулар арасыннан Муса Гәрәев – ике тапкыр).
1940 елда Мусаны Энгельс хәрби авиация мәктәбенә кабул итәләр. 1942 елның сентябреннән сугышчан очышларын башлый. 225 һәм 505нче штурмлаучы авиация полклары составында Сталинград, Донбасс, Кырым, Белоруссия шәһәрләре — Борисов, Витебск, Орша, Могилев, Минск, Гродноны, Польшаны, Германияне азат итүдә катнаша. Ленин, Кызыл Байрак (өч тапкыр), 3нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы (ике тапкыр), Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары (өч тапкыр), медальләр белән бүләкләнә.
Дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен очучы-штурмовик Муса Гәрәевка СССР Югары Советының 1945 елның 23 февралендәге указы белән “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. 1945 елның 19 апрелендә аңа икенче тапкыр Герой исеме бирү турында указ чыга. 1 Май бәйрәме көнне беренче һава армиясе командующие, авиация генерал-полковнигы Тимофей Хрюкин Муса Гәрәевка берьюлы ике “Алтын Йолдыз” медален тапшыра. (Бөек Ватан сугышы тарихында бу — бердәнбер очрак).
Сугыштан соң легендар якташыбыз авиация полкы белән командалык итте. Ул самолетларның иң яңа төрләрен сынау-үзләштерүдә катнаша. 1951 елда — М. В. Фрунзе исемендәге Хәр-би академияне, 1959 елда Генераль штабның хәрби академиясен тәмамлый. Полковник Муса Гәрәев 1965-77 елларда Уфада ДОСААФның республика комитеты рәисе булып эшләде. 2-4нче чакырылыш СССР Югары Советы, 7-9нчы чакырылыш Башкорт АССР Югары Советы депутаты итеп сайланды. Муса Гайса улы мемуарларда: “...мин вакыйгаларга бай, вакыты белән авыр да, әмма шул ук вакытта бәхетле дә тормыш кичердем. 30нчы елларда Ватанымның моңарчы күрелмәгән күтәрелеш чорының шаһиты булдым һәм шуның белән бәхетлемен. Авыр сугыш елларында халкым белән бергә булдым һәм Ватан алдындагы бурычымны үтәдем. Монысы да бәхет иде. Сугыштан соң Туган ил күге сагында торырга, аны саклаучыларны тәрбияләргә туры килде — бу бәхет түгелмени?!” дип язды. Әйе, ул үз Ватанының чын патриоты, туган халкының, туган җиренең сөекле улы иде.
Муса Гәрәев туган туфрагыннан беркайчан да аерылмады. Райондашлары, авылдашлары, туган-тумачалары белән даими аралашып яшәде. Якташлары аны ихтирам итте. Муса Гайса улында “мин — Герой”, дип һавалану, борын чөерү кебек нәрсәнең әсәре дә булмады, ул тыйнаклылык һәм намуслылык үрнәге иде. Муса Гәрәев — Илешнең, Иләкшиденең, Ташчишмәнең генә түгел, ә бөтен Башкортстанның горурлыгы!
Туган халкының Муса Гайса улына мәхәббәтенең асылы аның нинди генә югарылыкка күтәрелсә дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзен тудырган туган җиренә, туган халкына тугрылыгында, үз кешеләреннән, ата-баба гореф-гадәтләреннән аерылмавында. Муса Гайса улы башкарган изге эшләр игенчегә дә, академикка да, солдат һәм маршалга да, үсмер һәм аксакалга да бердәй аңлаешлы, бердәй якын иде.
Аның хакында бик дөрес язалар: гаиләдә төпле тәрбия алып, халкыбызның гасырлар төпкеленнән килгән игенче һөнәренең яшәткеч әһәмиятенә төшенгән, аяусыз сугышны үткән геройның тыныч тормыштагы тыйнаклыгы, чын зыялы булып калуы, югары исеменә тап төшерердәй бернинди дә гамәл кылмавы аерым игътибарга лаек. Ул тормыштагы катлаулы хәлләрдә дә, республика партия җитәкчелеге белән каршылыклы мөнәсәбәткә керергә туры килсә дә, үзе булып кала белде.
Аңа авылдашлары, туган-тумачалары белән аралашу, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту дәрт-кодрәт бирә иде. Сабан туйларын калдырмады, Илеш халкы аны 1954 елда СССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәч, ышанычны аклау өчен бөтен көчен салачагына ышандырды. Һәм сүзендә торды. Шул вакытта аның сайлаучылар белән очрашуларын туган ягыннан башлаганын яхшы хәтерлим. Ул чорда техникасы да, юлы да чамалы иде. Муса Гәрәев сайланачак округ, Илештән тыш, тагын берничә районны үз эченә ала иде. Иләкшидегә очрашуга кайткач, аны кышкы салкын көнне авылдашыбыз Габдулла Гәрәев, яхшы ат җигеп, кошёвкага утыртып, толып ябындырып, Борайга озата китте...
Муса Гәрәевның Уфада бюст-һәйкәлләре бар. Данлыклы яугирнең истәлеген мәңгеләштерү максатында 1992 елда Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә музей ачылды. Шул ук елда Герой үскән Ташчишмәдә дә йорт-музей барлыкка килде. Югары Яркәйдәге музейның ике залында 4000нән артык экспонат исәпләнә. Алар Муса-батыр үскән еллардан алып, Бөек Ватан сугышы чорын да кертеп, бүгенге көнгәчә чорны күз алдына бастыра. Күпчелек экспонат — Муса Гәрәевның шәхси әйберләре. Биредә аның сугыш вакытында кигән очучылар костюмы да, парадка чыга торган кительләре дә, хәтта Уфадагы фатирыннан кайтарылган эш өстәле дә бар.
2012 елда Югары Яркәйдә Муса Гәрәев скверында “АН-2” очкычы урнаштырылды. Хәрби-патриотик тәрбия үзәге буларак, музейдан кеше өзелеп тормый. Уфа шәһәре, Илеш, Дүртөйле, Баймак, Бакалы, Туймазы, Шаран һәм башка районнар мәктәпләре укучылары биредә еш була. Музейда даими рәвештә төрле күргәзмәләр оештырыла. Ветераннар советы рәисе булып торганда Иләкшидедә Муса Гәрәевка истәлек ташы куйдыру нияте бар иде миндә. Шөкер, башлангычымны бүгенге район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин күтәреп алды һәм, сүзендә торып, күркәм һәйкәл эшләтүдә миңа зур ярдәм күрсәтте.
Хәзер килеп, легендар якташыбызның 100 еллыгын билгеләр алдыннан кайбер кичектергесез эшләрне башкарырга кирәк. Бишкурай авыл Советы активының бу уңайдан билгеләнгән эш планы да бар. Әйтик, Иләкшиде, Ташчишмә, Бишкурай авылларында берничә чакрымда юлларны тәртипкә китерергә кирәк. Муса Гәрәев музее, Герой исемен йөртүче мәктәп, мәдәният йорты ремонт таләп итә. Социаль юнәлештәге башка мәшәкатьләр дә бар. Әмма авыл биләмәсенең акчасы чикле. Шуңа күрә илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарман, Башкортстан бөркете, Илешнең асыл улы Муса Гәрәевның юбилее уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указын тормышка ашыруга юнәлтелгән Хөкүмәт күрсәтмәсендә билгеләнгән күләмле чаралар һәм эшләрне тиешенчә башкарып чыгу өчен республика казнасыннан да ярдәм булыр, дигән теләктә калам.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллык юбилее — республикабыз тормышындагы истәлекле һәм халкыбызда патриотик рухны көчәйтә торган зур вакыйга ул. Аны тиешенчә оештыру, югары дәрәҗәдә үткәрү — барыбызның да җаваплы һәм изге бурычы.
Риза ХӘКИМОВ,
Бөек Ватан сугышы ветераны.
Илеш районы.