Иптәш полковник, чыннан да, тиздән татарча мәкаләләр язып китерә башлады. Бер үк вакытта башкортчага да өйрәнде. Чөнки ул заманда Уфада китапларны башкортча һәм урысча гына чыгарырга мөмкин иде. Без аны редакциядә беренче тапкыр күргән шушы 1975 елдан башлап 13 ел дәвамында Азат Магазовның 10 китабы басылды. Башкортча — “Шоңкар юлы” (Хәсән Назар тәрҗемәсе), “Һаваларда йолдыз”, “Очу”, “Кыраудан соң миләш тәмләнә”, “Туган җир хакына”, “Хыял күккә чакыра”, урысча — “У тружеников неба”, “Мирные крылья Башкирии”, “И в небе много дорог”, “Взлет”. Соңгы икесе — Мәскәүдә, күләмнәре дә 303 һәм 400 бит.
Азат Магазов — илгә, милләтебезгә күп күренекле шәхесләр биргән Баязит авылыннан, тирән тамырлы затлы нәселдән. Әнисе Әминә — хәрби фельдшерлыктан отставкага чыгып, мәчеттә имам-хатыйб булган Муллаәхмәт кызы. Әтисе Шәехҗан — урта хәлле крестьян Сәббәхетдин улы. Империалистик сугышта контузия алган. 1918 елда бу төбәктә крестьян депутатлары съезды үткәрелеп, беренче волость советы оештырыла һәм аның рәисе итеп Шәехҗан Магазов сайлана. Арытаба укытучылык эшенә күчә, Миякәнең төрле авылларында мәктәп директоры була. 8 балага гомер бүләк итәләр. Гаилә төрле урынга күчеп йөргәнлектән, балалар да төрле авылда туа. Мәсәлән, Риза — Яңа Ишледә. Әле 90 яшен тутырып килүче Риза Магазов — ил күләмендә билгеле медицина академигы, Русия Хөкүмәте премиясе лауреаты, озак еллар “Иммунопрепарат” берләшмәсенә җитәкчелек итте.
Азатны башта әдәби иҗат үзенә тарта. Моңа, әлбәттә, өйдә китапларның күп булуы, балаларның аеруча Тукай һәм Акмулла шигырьләрен ятлап йөрүе йогынты ясый. Мәктәптә укыганда Азат дәфтәр-дәфтәр шигырьләр яза. Шул ук вакытта зәңгәр күктә очып йөрү турында да хыяллана. Ул унбер яшьтә чакта совет авиаторлары Водопьянов, Алексеев, Мазурук самолетта Төньяк полюс бозлары өстенә барып төшәләр. Чкалов, Байдуков, Беляков составындагы экипаж “АНТ-20” самолетында котып аша очып үтеп, беркайда да тукталмыйча, АКШның Портленд шәһәренә очып барып җитә. Громов, Юмашев, Данилин экипажы, ерак очу буенча дөнья рекордын узып, Калифорниягә барып төшә.
Бөтен дөньяны таң калдырган бу вакыйгалар кайсы гына малайның күңелен җилкендермәс! Аннары бит әле Магазовларның якын кардәше Марс Рәфыйков та кыю очучы, хәтта космонавтлар отрядында ерак галәмнәргә очарга да әзерләнгән булган.
1943 елда Җилдәр урта мәктәбен тәмамлау белән Азатны армиягә алалар. 17 яше дә тулмаган егетне шунда ук Ырынбур өлкәсе Орск шәһәрендәге кече авиабелгечләр мәктәбенә җибәрәләр. Ул анда самолетларның радиоҗиһазлары механигы һөнәрен үзләштерә. 1944 елдан башлап штурм авиациясе полкы составында Балтыйк буе республикаларын азат итүдә катнаша. Фронттан Уфага шигырьләрен дә җибәреп тора. “Егет” дигән әсәре “Кызыл Башкортостан” гәзитендә басылгач, күренекле әдип Баязит Бикбай аны үзенең бер мәкаләсендә хуплап телгә ала. Хәрби гәзитләрдә мәкаләләре, хикәяләре дә күренгәли.
1948-51 елларда Харьковтагы авиаштурманнар училищесында укый, бер үк вакытта шул ук шәһәрдәге педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Киев хәрби округында, ГДРдагы совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Курсантларның штурман-инструкторы, звено штурманы, полк партбюросы секретаре, сәяси бүлек инструкторы һәм партия комиссиясе секретаре була.
Полковник дәрәҗәсендә 1972 елда отставкага чыгып Уфага кайткач, Азат Шәехҗан улын Башкортстанның Тынычлыкны яклау комитеты рәисе итеп тәгаенлиләр. Чирек гасыр чамасы шул комитетны җитәкләп, Русиядә иң яхшылар сафына чыгара.
Япь-яшь кенә килеш
сугышта йөргәндә:
Илгә лаек, халкым өчен якын
Шигырь язу иде теләгем.
Тик күңелдә тәүге җыр туганда
Озак йөреремне белмәдем, — дип куен дәфтәренә юкка гына язып куймаган бит ул. Чәмләнеп, ялкынланып иҗат эшенә керешә. “Шоңкар юлы” повестен армиядә чагында ук язып, 1970 елда ялга кайтканда Язучылар берлегенә тапшырып китә. Булачак каләмдәшләренә әсәр бик ошый. Мәсәлән, аксакал әдип Гариф Гомәр авторга болай дип хат яза: “Повестегызны, приз алырга йөгергән спортчыдай, тизрәк ахырына барып чыгарга омтылып укыдым. Сез белемле, дөньяга карашыгыз киң, тормыштан бай тәҗрибә алган кешесез. Каләмегез матур, шома, язу алымнарыгыз бай, уңышлы. Килер бер көн, эзләнүләрегез романнар, трилогияләр тудырыр. Мин моңа ышанам...”
Миякәдә туган Гариф бабаебыз әдәбиятка килеп кенә керүче райондашының киләчәген дөрес чамалаган.
Бу уңайдан тагын ике белгечнең фикеренә игътибар итик.
Филология фәннәре кандидаты Әнүр Вахитов: “Хәрби-патриотик теманың соңгы елларда башкорт әдәбиятында ныклап гражданлык хокукы алуында Азат Магазовның әсәрләре, һичшиксез, зур урын тота... Аның сюжетлары да безнең әдәбият өчен яңа, көтелмәгәнчә чишелә торган хәл-вакыйгадан тукыла. Әмма бу көтелмәгәнлек очраклылыкка кайтып калмый. Автор үзе сурәтләгән дөньяны яхшы белә. Андагы хәл-вакыйгаларның асылын психологик планда дәлилле анализлау осталыгына ия. (1978 ел).
Филология фәннәре докторы Зиннур Нургалин: “Язучының иң әйбәт әсәрләре ишетеп белгән “икенче кул” тормыш материалларыннан азат булуы белән отышлы. Азат Магазов бары үзе катнашканны, үз зиһене, йөрәге аша үткәреп, күреп белгән хәл-вакыйгалар турында гына яза. Автор әсәрләрен күздән үткәргәндә без тоташ бер буын язмышына шаһит булабыз. Ул — сугыш буыны. Сугыш авазы, сугыш шәүләсе язучының тыныч тормыш елларына багышланган әсәрләренә дә көтмәгәндә үтеп керә”. (1986 ел).
Туксанынчы еллар башында Азат Магазов күк лачыннарына тиң геройларны җирнең үзеннән дә таба башлый. 1994 елда “Тәүбә” романын китап итеп бастыра. Шул ук дәвердә язган “Кошлар иртә китә” драмасы театрларда сәхнәләштерелә. “Без кемнәр?” Кайдан? Кая китеп барабыз?” дигән мәңгелек сорауларга җавап эзләүче трилогия иҗат итәргә җиң сызганып тотына. Аңа инде материалларны дистәләрчә еллар буе туплаган була. Трилогиянең “Әйләнә тегермән ташы” дигән беренче романы “Китап” нәшриятында татар телендә 1996 елда басылып чыга. Кереш сүзендә автор: “Бу романны күптән иҗат итәргә ниятләгән идем. Кирәкле материаллар байтактан тупланган булса да, алар төрле сәбәпләр белән өстәл тартмасында хәрәкәтсез ятты. Әмма элегрәк язылган очракта ул бөтенләй башка төрле әсәр булыр иде, мөгаен. “Әйләнә тегермән ташы” — өч китаптан торачак әсәрнең беренче өлеше. Аллаһы боерса, калган икесен миңа язарга, сезгә укырга насыйп итсен. Аның эчтәлеген тәшкил иткән вакыйгалар Дим елгасы үрендә, аңа коя торган Өязе буйларында яшәгән аксакалларның әлегә кадәр хәтерләрендә саклана, ләкин безнең гасыр башындагы тетрәткеч сугышларның афәтләрен, инкыйлаб сынауларын тасвирлап, ата-бабаларыбыз башыннан узган хәл-вакыйгаларга нигезләнеп язылуга карамастан, бу документаль роман түгел. Шуңа күрә ул төбәктәге исем-атамалар үзгәрешсез алынса да, китап геройларына әверелгән, күбесе хакында ишетеп, байтагын үзем күреп белгән якташларымны үз исемнәре белән алмауны кирәк таптым...” — дип яза.
Трилогия языла тора, “Китап”та дүртәр мең данә тираж белән басыла тора. 2001 елда — “Ага сулар”, 2006 елда — “И бу дөнья”. Шуны да әйтергә кирәк: бу язучының повесть һәм романнарыннан өзекләр, китапларына рецензияләр “Кызыл таң”да даими басылып барды. Автор берничә тапкыр гәзитебезнең лауреаты да булды.
Яугир әдип, актив җәмәгать эшлеклесе, ватанпәрвәр, милләтпәрвәр Азат Магазов икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары һәм бихисап медальләр кавалеры, Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Акмулла исемендәге премия лауреаты иде. Ул 89 яшен тутырырга 4 көн калганда — 2015 елның 13 декабрендә арабыздан китте.
Фәрит Фаткуллин.