Ул Күмертауның ковид госпиталендә дәваланган.
Пенсионер ике атна элек медицина учреждениесенә кызы белән керә. Икесендә дә коронавирус расланган. Анисия Камышлова чирне авыр кичерә. Башка авырулары булу хәлне тагын да катлауландыра.
Табиблар билгеләп үткәнчә, күпсанлы хроник авырулары булу сәбәпле, өлкән пациентларны дәвалау җиңел түгел. Сәламәтләнүдә авыручыларның кәефе дә зур роль уйный. Әгәр алар авыруны җиңәргә ниятли икән, дәвалау җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк уза.
Анисия Камышлова 1871нче зенит-артиллерия полкы составында Бөек Ватан сугышын уза, телефон элемтәсен тәэмин итә. Җиңү көнен ул Кенигсбергта хәрби постта каршы алган. Аннан соң күп еллар почта хезмәтендә эшли һәм Башкортстанның иң өлкән почта хезмәткәре була.
Анисия Камышлова коронавируслы инфекцияне дә җиңәргә омтыла. Зур түземлек һәм яшәү теләге булган пенсионер, чыннан да, авыруны җиңеп чыкты. Сугыш ветераны Җиңү көнен сәламәт һәм яхшы кәеф белән каршыларга ниятли.
Фото: bash.news