+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
13 декабрь 2021, 09:15

Җәлил Киекбаевка багышланган тантаналы чаралар узды

Гафури районында галим Җәлил Киекбаевның 110 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте.

Җәлил Киекбаевка багышланган тантаналы чаралар уздыҖәлил Киекбаевка багышланган тантаналы чаралар узды
Җәлил Киекбаевка багышланган тантаналы чаралар узды
Билгеләнгән вакытка Каран-Елга авылында урнашкан Җәлил Киекбаев йорт-музее янында бөтен республикадан мәртәбәле кунаклар, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Алар арасында филология фәннәре докторы, БДУ профессоры, Халыкара Төрки фәннәр академиясе академигы Гыйниятулла Кунафин, журналист, язучы, шагыйрь, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ниязбай Сәлимов, тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор Юлай Псәнчин, тележурналист, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Шәүрә Гыйльманова һәм башка кунаклар бар иде.

Чараның тантаналы өлешен ачып, Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов җыелучыларның игътибарын шундый күренекле шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү Башкортстан өчен дә, аның кече Ватаны өчен дә зур вакыйга булуына юнәлтте.

- Һәйкәлләр, обелисклар, мемориаллар ачу бик мөһим. Кешеләр, бигрәк тә яшь буын, теге яки бу юнәлешкә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне белергә һәм истә тотарга тиеш. Үзенең үткәнен белмәгән халык киләчәк турында күзаллауларга ия була алмый. Шуңа күрә без геройларыбызның һәм танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өстендә җитди эш алып барабыз, - диде ул.

Якын киләчәктә безнең танылган ватандашыбызның музей-йорты бинасын реконструкцияләү дә планлаштырыла.

Юбилей алдыннан Җәлил Киекбаев йорт-музей янындагы территория сизелерлек үзгәрде – заманча евроштакетниктан коймалар, тротуар плиткасы белән түшәлгән аллея барлыкка килде. Бу эш дәвам итәчәк.

Катнашучыларның алкышлары астында Фәнзил Чыңгызов һәм Гафури районы башкортлары корылтае рәисе Фаил Зәйнетдинов бюст ачтылар. Сүз профессор, филология фәннәре докторы Гыйниятулла Кунафинга бирелде. Үзенең чыгышында ул бу чараның тантаналы һәм шатлыклы гына түгел, ә социаль, тәрбияви, этик һәм эстетик мәгънәгә ия булуын ассызыклады.

Аннары трибунага рәссам, җәмәгать эшлеклесе Илдар Шәяхмәтов һәм музей-йорт директоры Римма Ишмурзина чакырылды. Аларга Җәлил Киекбаевның исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткәннәре өчен премия лауреатлары дипломнары тапшырылды.

Яңа бюстка чәчәкләр салганнан соң, кунаклар музейда булды, зур кызыксыну белән экспозицияләрне карады, Җәлил Гыйният улы кулъязмалары һәм башка экспонатлар белән танышты.

Киләсе зур чара күрше Сәетбаба авылында узды, анда башкорт теле көненә багышланган «Дан юллар үткән узаманнар» дигән "түгәрәк өстәл" оештырылды.

Фото:  bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас