+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
14 декабрь 2021, 08:25

"Башкортстан - яшәү өчен менә дигән урын"

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев "Башстат"ның хезмәт миграциясе буенча соңгы мәгълүматларын шәрехләде.

"Башкортстан - яшәү өчен менә дигән урын""Башкортстан - яшәү өчен менә дигән урын"
"Башкортстан - яшәү өчен менә дигән урын"
Гыйнвар-сентябрь айларында сигез ел эчендә беренче тапкыр миграциянең уңай сальдосы теркәлгән: республикадан киткәнгә караганда безгә 4,3 меңгә күбрәк кеше килгән.

"Башкортстанга миграция агымы куандыра: бу - җитештерү активлыгы һәм хезмәт ресурсларына ихтыяҗ арту билгесе. Аңлашыла ки, Башкортстан курорт түгел, ә үз-үзеңне иҗади, эшлекле итеп күрсәтү өчен менә дигән урын.

Анык саннарда исәпкә алу кыен булган тагын бер мөһим фактор — хезмәт мигрантларының чын демографик һәм икътисади йогынтысы. Аларның саны йөз меңнәрчә исәпләнә, әмма әлегә салым һәм пенсия законнары үзенчәлекләре аркасында төгәл исәпкә бирелми.

Хәтта вахтачы-пенсионерларга да, эшкә яраклы һәм уңай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләргә дә өстәмәләрне югалтмас өчен кәгазьдә Себердә калу, ә чынлыкта "туган як"ка күченү отышлырак. Вахтачыларга карата эшләрне һәм хәрәкәт итү мөмкинлеген киметкән пандемия факторы да үз эшен эшләгән, күрәсең.

Шунысы бәхәссез: илдәге барлык мөмкинлекләргә карамастан, Башкортстан хезмәт мигрантларының күбесе өчен тарихи ватанында икенче тапкыр үз-үзеңне реализацияләү, мегаполисларда һәм курорт зоналарында эзсез югалу перспективасына караганда, җәлеп итүчәнрәк. Мин ышанам, узган халык санын алу һәм кеше ресурсын үлчәүнең яңа, объектив системалары безгә чын картинага якынаерга ярдәм итәр. Аеруча шуны билгеләп үтәсе килә: Башкортстан тарихи яктан хезмәт миграциясе үзәге булып тора, плюс билгесе белән дә, минус билгесе белән дә, аның 5-7 процент халкы "маятниклар" миграциясендә катнаша икән, гаҗәпләнмим.

Бу тарихи фактор - кеше ресурслары өчен көрәшүче хакимиятләргә йомшарыр өчен сәбәп түгел. Бу тенденцияне ныгыту өчен яхшы хезмәт хакы булган яңа производстволар да, университет үзәге дә, бюджетлы белем бирү урыннары да, җәмәгать урыннары да, уңайлы торак та, уникаль мәдәни вакыйгалар да, иҗади атмосфера да, бюрократик машинаның дустанә эше дә, коррупцияне һәм әшнәлекне киметү дә кирәк», — ди публицист Шамил Вәлиев.

"Башстат" мәгълүматлары буенча, гыйнвар-сентябрь айларында халыкның гомум миграция үсеше 4302 кеше тәшкил иткән. Бу чорда республикадан читкә китүчеләр саны – 31 мең кеше. Республикага 35,3 мең кеше килгән. Төбәк эчендә 69,1 мең кеше миграцияләгән.

Миграцион үсеш тугыз районда һәм Уфа, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә күзәтелә. Еш кына кешеләр Уфа, Иглин, Краснокама районнары һәм башкаланы сайлый.

Фото:  bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас