+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
19 декабрь 2021, 12:35

Гомерлек остазыбыз булып калды!

Күренекле язучы һәм галим Тимергали Килмөхәммәтовның тууына 80 ел.

Гомерлек остазыбыз булып калды!Гомерлек остазыбыз булып калды!
Гомерлек остазыбыз булып калды!



Бик авыр узды бу ел. Горурлык хисе тудырган вакыйгаларга бай булып, яңадан-яңа уңышларга ирешелсә дә, пандемиягә бәйле бик күп абруйлы һәм якын кешеләребезне югалттык. Борынгылар зур белем иясен югалтуны китапханәнең януына тиңләсә, дөнья йөген тартып картайган һәр кеше бу фани дөньядан киткәндә гасырлардан-гасырларга күчеп килгән иң зур байлык — белем һәм тормыш тәҗрибә­сенең бер өлешен үзе белән алып китә, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, Башкорт дәүләт университеты профессоры Тимергали Килмөхәммәтовка да бу сүзләр, минемчә, турыдан-туры кагыла. Күренекле галимгә 19 декабрьдә 80 яшь тулган булыр иде. Тик бу көнгә җиде ай кала ул башына кан саву сәбәпле мәңгелеккә китеп барды.

Тимергали Абдулгалим улын мин ул Башкорт дәүләт универ­ситетының журналистика кафедрасына җитәк­челек иткән еллардан беләм. Үзем дә шушы һөнәр иясе булгач, әледән-әле кафедра тормышында бул­ган вакыйгалар белән кызыксынып мәка­ләләр язгалый идем. Тимергали Абдулгалим улы үзе дә, төбәк матбугат басмаларын күзәтеп бару белән генә чикләнмичә, һәрбер редакциянең сулышын күреп-тоеп, аларның көн итмешен белеп яшәде. Чөнки ул журналистлар белән тыгыз аралашып, кирәк чакта үзенең урынлы киңәшләрен биреп, гәзит һәм журналларда үтемле һәм фәһемле мәкаләләр бастыра иде. Күренекле галим белән аралашуны һәркем, үз чиратында, зур мәртәбәгә санады. Ә ул исә, олысы-кечесенә карамыйча, һәркем белән уртак тел таба белде, кулдан килгәнчә ярдәмен дә кызганмады.
Әйе, язучы, галимнәр шактый, ә менә матбугат басмалары белән дистә еллар тыгыз иҗади хезмәттәшлектә яшәгән, актуаль темаларны колачлаган язмалары белән гәзит һәм журналлар битләрендә әледән-әле чыгыш ясаган фән докторлары бармак белән генә санарлык. Тимергали Абдулгалим улы нәкъ менә шундыйлардан — галим дә, мөгаллим дә булып калган олы зат иде.
Галим белән аралашулар минем өчен дә эзсез үтмәде, фән дөньясы белән кызыксынуымны бермә-бер арттырды. Фән әһеленең йогынтысында төрле дәрәҗәдәге академик бас­маларда ике дистәгә якын мәка­ләләрем дөнья күрде. Менә шундый ниндидер үзенә хас бер тылсым көче белән яшьләрнең иҗади эшчәлегенә канат куя белде ул.
Тимергали Абдулгалим улы чыгышы белән Кырмыскалы районыннан. Минем туган төягем – Дәүләкән районына Өршәк елгасы аша гына булган бу районда минем дә бер әбием ягыннан кан-кардәшләрем күп булу да ике арада уртак тел тиз табылуга сәбәп булгандыр.
“Бала чагым — бал чагым,” — диләр. Бу балачакның рәхәтлектә үтүенә ишарәли. Ә менә Тимергали Килмөхәммәтовның бала чагы авыр шартларда Ибраһим авылында үтә. Ул ике айлык чагында әтисен сугышка алганнар һәм ул аннан әйләнеп кайтмаган. Әтисенең ике энесе дә сугышта һәлак булган. Әтисез үскән балачак, алты чакрым йөреп уку, бәләкәй чана сөйрәп салам, утын ташу, колхозда төрле эш башкару бала күңелендә тирән эз калдыра. “Авыл тирәсендәге басуларны аркылы-буй үткәннең исәбе-саны юктыр,” — ди торган иде ул колхозда эшләгән чоры турында. Анда үсмергә кем күпме басу җирен сөргәнен теркәп бару бурычы йөкләтелгән була. Туган як басуларына, ялан-кырларына карата күңеле белән үтә дә самими булып кала белгән шәхес иде ул. Чөнки анда аның бабалары рухы белән сугарылган һәм аларның исеме белән йөртелгән Килмекәй тавы, күз күреме җитмәс җирләрдә җәйрәп яткан Йомран тугае, авылдашы Мөхәммәтсәлим Өметбаев белән бәйле бай тарихи ядкәрләр аны гомер буе туган авылына тарта.
1962 елда Тимергали Килмө­хәммәтов Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Укуының тәүге айларында ук “Шоңкар” түгәрәгендә бик актив катнаша башлый. Шушы чорда “Буденовка” дигән тәүге хикәясенең дөнья күрүе үзе бер вакыйга була. Ә инде 1968 елда “Йолдыз төсе” дигән тәүге китабы дөнья күрә. Җитмешенче-сиксәненче елларда бер-бер артлы тагын өч повесть һәм хикәяләр җыентыклары басылып чыга. Нәкъ шушы чорда Тимергали Килмөхәммәтов, прозаик буларак, үзенең иҗади йөзен, язучылык стилен формалаштыруга ирешә. Туксанынчы елларда исә идея-тематик даирәсе буенча да, тел-стиль, сурәтләү чаралары, хикәяләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре җәһәтеннән дә художество көче бөркелеп торган “Гомер берәү, дөнья мәңгелек” исемле повес­те һәм “Җанкисәк” хикәясе дөньяга чыга.
Тимергали Кил­мө­хәммәтовның икенче канаты — әдәбият гыйлеме һәм әдәби тәнкыйть. Бу юнәлештә иң тәүдә аның бөек башкорт мәгъ­рифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаев­ның әдәби һәм фәнни мирасын өйрәнүдә, туплауда һәм киң җәмәгать­челеккә җиткерүдәге эшчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тууына 125 ел (1966 ел) тулуны рәсми билгеләүгә башлангыч бирүче дә ул була. “Совет Башкортостаны” гәзи­тендә шушы уңайдан әдәби бит оештыра. Иб­раһимда тантаналы кичә үткәрә, йорт-музеен булдыру турында сүз кузгата. 25 ел үткәч болар барысы да тормышка аша.
Университетны тәмамлаганда
Т. Килмөхәммәтов “Мөхәммәтсәлим Өметбаев. Тормыш юлы. Әдәби, фәнни, иҗтимагый эшчәнлеге” дигән диплом эше яклый. Дәүләт имтиханы комиссиясе рәисе, киң билгеле галим Ким Әхмәтҗанов бу эшне, кандидатлык диссертациясенә якын хезмәт, дип бәяли.
Арытаба аның хезмәтләре фән дөньясында да югары бәя ала. Ул — филология фәннәре кандидаты (1973) һәм докторы (1991), профессор. Аны фән дөньясына китергән мөһим юнәлеш — башкорт драматургиясенең поэтикасы. Моңа кадәр бу өлкә бер яклырак каралган була. Тимергали Килмө­хәммәтовның “Мостай Кәрим драматургиясе”, “Башкорт траге­диясенең поэтикасы”, “Башкорт трагедиясенең поэтик мәсьә­ләләре”, “Драматургия һәм драматурглар” дигән китаплары галим тикшеренүләренең башкорт әдәби гыйлемендәге өр-яңа юнәлеше булып тора. Аеруча Мостай Кәримнең киң колачлы иҗаты галимнең гыйльми нигезле күзәтүләре аша үткәрелә. Мостай Кәрим үзе дә сүз чыкканда: “Минем драматургияне Тимергалидән дә ныграк белгән кеше юк”, — дип әйтә торган була.
Туксанынчы елларда Т. Килмөхәм­мәтовның фәнни эшчәнлегенә, Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнүенә бәйле, журналистика гыйлеме дә килеп керә. Шушы өлкә буенча аспирантура да булдырыла. Шулай да аның университетта ирешкән иң зур казанышы — язучылар һәм югары квалификацияле журналистлар әзерләүгә керткән хезмәтедер. Башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасында укыткан дәвердә ул 15 ел “Шоңкар” әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә. Шул чакта күпме шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче иҗат канатларын ныгыта түгәрәктә. Алар башкорт әдәбияты һәм милли журналистика тарафларына төркем-төркем булып барып кушыла. Шул исәптән “Кызыл таң” гәзитендә эшләп, югары уңышларга ирешәләр.
Тимергали Абдулгалим улының төп вазыйфасы вуз укытучысы булса, җәмәгать эшенең дә уртасында кайнады ул. Берничә ел рәттән Башкортстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы һәм Кабул итү комиссиясе рәисе булды. Берлекне яшь көчләр белән тулыландыру буенча җитди эш алып барды, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты. Ул “Башкортостан” энциклопедиясе һәм “Башкорт әдәбияты тарихы” күптом­лыгының актив авторы да. Соңгы елларда Тимергали Килмөхәммәтов Башкортстанның матбугат һәм журналистика проблемаларын фәнни нигездә өйрәнде, М. Өметбаев исе­мендәге премия булдыру, мәгъ­рифәтчегә һәйкәл кую, туган авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә обелиск урнаштыру юнәлешендә күп көч салды.
Ул – Мөхәммәтсәлим Өметбаев һәм Зәйнәп Биишева исемендәге пре­мияләр лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Русия Федерациясе югары мәгарифенең почетлы хезмәткәре”, “Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. Аның колачлы хезмәте Башкортстанның тормышын баетуга саллы өлеш кертте. Хөрмәтле остазыбыз, күренекле язучы, галим һәм мөгаллим арабыздан китсә дә, аның эшен якташлары һәм укучылары һәрвакыттагыча күтәреп алып дәвам итә.

Рәзилә НИЗАМОВА,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас