+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
20 декабрь 2021, 11:22

Хәния Тәтешлесенә "кайтты"...

Хәзер ул биредә оештырылган музеенда "яшәячәк".

Хәния Тәтешлесенә "кайтты"...
Хәния Тәтешлесенә "кайтты"...

Татарстанның халык артисты, якташыбыз, бик иртә мәрхүмә булып, миллионлаган тамашачы күңелендә үлемсез булып калган Хәния Фәрхине кем сагынмас?! Безнең арадан шулай кинәт китүен әле һаман кабул итеп булмый. Шуңа да аның курчагы яраларны кузгатса да, бераз гына үзен күргәндәй булып каласың.

Бу хакта җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итә.

«Кояшым кайтты. Рәхмәт, Алсуым, куз нурым! Алып кайтарып җиткердегез. Бу көннән башлап йөрәк парәм белән без икәүләп каршылыйбыз кунакларны аның музеенда. Бүген кунаклар бик күп булды. Курчак шул кадәр охшаган. Кемнәргә ошамый...

Курчакны Чаллының «Алина» курчак театры Хәния Фәрхинең 55 яшьлек юбилеена бүләк иткән булган.

«Бик сөенеп кабул иткән иде бу курчакны. Әллә ярамаган эш булды микән? Исән кешегә шундый курчак ясап бүләк итү ярадымы икән?» — дип язганнар.

Фирүзә Ибәтуллина теләсә-нәрсә язмаска кушса да, кайберәүләр курчакның һич кенә дә Хәниягә охшамавын әйтми түзә алмаган.
«Гел дә Хәния түгел, бигрәк ямьсез курчак. Безнең Хәния бик матур иде, рухын рәнҗетмәгез бу нәрсә белән»;
«Ниләр генә уйлап тапмыйлар, бу нәрсә инде? Хәниянең рухын тынычлыкта калдырыгыз»;
«Бер генә көн дә тынычлыкта ятмый инде. Аңа хәзер догадан башка бернәрсә дә кирәк түгел», — дигәннәр истаграмдагы язылучылар.

Безгә калса, курчак хуҗасына охшап тора. Күз карашын да чагылдыра алганнар бит әнә, күрегез...

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: