«Мин спортның яңа төрләрен дә үзләштерәм, - диде республика җитәкчесе. - Сез беләсезме, без хоккей уйный гына башладык һәм, яңа гына уйный башлавыбызны искә алсаң, яхшы килеп чыга. Быел Максим Чудов белән ул миңа берничә дәрес бирәчәге хакында килештек һәм мин биатлон белән шөгыльләнеп карарга телим. Миңа ату ошый, чаңгыда йөрү техникасына өйрәнәсем килә».
Элегрәк төбәк Башлыгының Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән бергә хоккей уйнавы хакында хәбәр иткән идек.
Фото: bashinform.ru