Туры эфирда барган интервьюда Радий Хәбировка тарихи гаделлекне тергезү һәм онытылган исемнәргә багышланган музей булдыру турында сорау бирелде. Журналистлар генерал Миңнегали Шәйморатовка "Русия Герое" исеме бирелү, Валериан Альбанов исемендәге Арктика музее ачылу турында искә төшерде.
Радий Хәбиров мондый музейны булдыруның максатлары турында җентекләп сөйләде һәм аны булдыру вакытын билгеләде.
“Безнең тарихчыларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Күп кенә исемнәр чынлыкта ачылып бетмәгән. Мәсәлән, Кәрим Хәкимовның исемен күпләр сәхнә әсәрләре аркасында белә, әмма аның чын ролен белми иде. Нәкъ менә шушы исемнән башкаларның исемнәрен кайтару башланды да инде. Яки Николай Киселев, ул бик күп яһүдне фашистлардан коткарган. Ул - белорус, ә чыгышы белән Благовещен районыннан.
Без бу шәхесләрнең исемнәрен киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерергә телибез, алар - барысы да бик лаеклы шәхесләр. Менә, мәсәлән, штурман Альбановны алыйк: аның музееннан чыккач, Арктиканы өйрәнү белән шөгыльләнәсең килә башлый. Без әле күп эзләнергә тиеш. Без билгеле шәхесләребезгә багышланган музейны 2023 елга ачачакбыз", — дип сөйләде Радий Хәбиров.