

Рәдиф Тимершинны күз алдына китердемме, көндәлек тормышның ыгы-зыгылары бер тын юкка чыккандай тоела, бу көчле талант иясенең һәрчак нурлы йөзе, шаян елмаюы, гадилеге, эчкерсезлеге яшәү көче бирә.
Әйе, Рәдиф Мәхмүт улы күпкырлы талант иясе иде. Ул 1947 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Мәсәгуть авылында әткәсе Мәхмүт Кашап улы белән әнкәсе Зөлкадә Мифтах кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы ветераны, юмор яратучы Мәхмүт абый балта остасы була, улын да шул һөнәргә өйрәтә. Туган авылында 8 классны тәмамлагач, Рәдиф күрше Ямады урта мәктәбендә белем алуын дәвам итеп, тик яхшы билгеләргә генә укый.
Башкорт дәүләт университетын уңышлы тәмамлый һәм “Һәнәк” журналы аны, әдәби сәләтен күреп, эшкә чакыра. Совет Армиясе сафларында Ватан алдындагы бурычын үти. Аннары янә —“Һәнәк”. Биредә 22 ел сатира-юморны әйди ул. Чакыру буенча ел ярым Башкортстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында көч сала. Аның “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләрендә эшләү елларын да хезмәттәшләре җылы итеп искә ала, чөнки, кайда гына эшләсә дә, ул басмага яңалык алып килә: я кызыклы, көтелмәгән рубрикалар ача, я булмаса, көлкеле әсәрләр тудырып, басманың абруен күтәрә, чөнки ул — тумышы белән шагыйрь, булмышы белән коеп куйган сатирик, көлке остасы. Аның турында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов истәлекләрендә менә нәрсә ди: “Күп еллар элек булган хәл бу. Яңавыл районында шаулап әдәбият һәм сәнгать көннәре бара. Ямадыда залдан кемдер язу җибәрде. “Безнең арада да шагыйрь бар, аңа да сүз бирсәгез икән” диелгән иде анда. Менә йөгерә-атлый, дигәндәй, тәбәнәк кенә гәүдәле укучы чыкты. Гадәттә, башлап язучыларның шигырьләрендә ни рифма, ни ритм булмый. Бу юлы да шундый җитлекмәгән тезмә юллар ишетәбез икән, дисәк, алай булып чыкмады. Урындагы шагыйрьнең шигырьләре техник яктан төгәл эшләнгән һәм, алай гына да түгел, үзенә күрә табышлары да бар иде. Минем ул вакытта “Пионер” журналында эшләгән чак иде, ул шигырьләрне соңыннан журналда бастырып чыгардым.
Берничә ел үткәч, Рәдиф Тимершин яңа шигырьләрен күтәреп “Һәнәк” журналына килеп керде. Һәм шул килүеннән журналга “прописка”га керде: номер саен диярлек, аның шигырьләре, хикәяләре дөнья күреп торды.
Армия хезмәтен тутыргач, Рәдиф яңадан безнең арага кайтты. Журнал аның йөзендә үзенә оста фельетончы, ярдәмчел иптәш, тынгысыз хезмәткәр тапты”.
Иҗади гомеренең тәүге өлешендә ул балалар шагыйре буларак танылу ала. “Беренче кар” исемле китабы Башкортстан китап нәшриятында — 1971 елда, ә ике елдан соң урыс теленә тәрҗемә ителеп, 1976 елда 200 мең данә белән басылып чыга. Аннан соң дөнья күргән китаплары да (“Ачы җимеш”, Уфа, 1982), (“Цветы для Гульнары”, Москва, 1989), (“Теле бар, сөйләми”, Уфа, 1992) кечкенә укучыларның күңеленә хуш килде.
Балалар өчен язган китапларына күренекле тәнкыйтьчеләр һәм язучылар Гыйлемдар Рамазанов, Әхмәт Сөләйманов, Хәким Гыйләҗев, Марат Кәримов һәм башкалар тарафыннан матбугат битләрендә югары бәһа бирелде.
Рәдиф Тимершин мәктәп яшендәге үсмерләр өчен берничә радиоспектакль авторы да. “Серле сәяхәт”, “Мәңге торчы, яшел чыршы!” исемле һәм башка сәхнә әсәрләре яшь буын тарафыннан аеруча яратып кабул ителә.
Язучының зур күләмле әкиятләрен туплаган “Җиде әкият” исемле җыентыгы 2001 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрә. Ә “Юмарт керпе” исемле әкият — пьесасы әле дә Яшьләр театрында шаулап-гөрләп бара.
Шулай да Рәдиф Тимершин халык арасында сатирик һәм көлке остасы буларак киң билгеле. Журналист буларак ул 300дән артык фельетон бастыра, ә көчле сатирик буларак, алардан тормышчан әдәби әсәрләр иҗат итә һәм алар авторның 1989 елда “Китап” нәшриятында басылган “Гаепләштән булмасын” дип аталган сатирик хикәяләр җыентыгында дөнья күрә. Хикәя жанры белән беррәттән әдип шигърияттә дә зур уңышлар казана. 1987 елда аның “Тартып-сузып” дип аталган шигырьләр җыентыгы китап сөючеләр арасында тиз таралып, абруй яулады. Шәхсән мин үзем дә дистәләрчә сатира-юмор китаплары иҗат иткән бу соклангыч әдипнең барча китапларын да китап киштәмдә изге ядкарь, әдәби хәзинә итеп саклыйм. Аларда шифалы каләм иясенең миңа атап язган автографлары да бар. 2006 елда басылган “Галәм һәм адәм” шигырьләр җыентыгын мондый сүзләр язып бүләк итте ул:
“Камил дус! Бик зур ул Галәм,
Син — Галәмдәге
Иң әйбәт адәм!
Яратып, хөрмәт итеп, Рәдиф абыең. 26.12.2006”.
Шаян тонда язылган бу сүзләрдә чынбарлык ятмыймыни?! Уйлап караганда, һәрберебез үзен дөньядагы иң әйбәт кеше итеп тоя лабаса... Компьютер тормышыбызга үтеп кермәгән заманнарда редакция белән авторлар хат аша хәбәрләште. Үткән гасырның 80нче елларыннан башлап “Һәнәк” белән еш аралаштым. Әдәбият бүлеген җитәкләүче Рәдиф Тимершиннан килгән хатлар миңа һәрчак илһамланып язарга көч-дәрт бирде. Алай гына да түгел, “Һәнәк” стиленә туры килмәгән язмаларымны үзе үк туры килердәй башка басмаларга тапшырып бастырды.
Менә 1993 елның 29 сентябрендә язган хаты:
“Камил! Әйберләреңне әзерләп бирдем, әйбәтләр.
Чын язучы булуың белән котлыйм.
Мин сине шулай чутлыйм.
Кулыңнан тотмыйм, сүземнән чыкмыйм,
Син әйбәт язгач, мин тыныч йоклыйм.
Пока. Рәдиф абыең”.
Моны нидән чыгып әйтәм. Бүген яшьләр арасында әдәбиятка килүчеләр юк дәрәҗәсендә дибез. Ә сәбәбе компьютер, телевизор, планшетларда гына микән? Миңа калса, остазлар тарафыннан каләм тибрәтүчеләргә нәкъ менә Рәдиф Тимершин күрсәткән җылы караш, акыллы киңәш, матбугат белән бәйләнешне үстерүдә дусларча дөрес юнәлеш бирү, өстә атап үткән ягымлы да, фәһемле дә хатлар, бәлки, җитенкерәмидер.
Күренекле сатирик көлкеле монологлар язу остасы да. Башкорт эстрадасының танылган артистлары, концертны алып баручылар репертуары тулысынча диярлек бу үткен телле һәм бай язучының әсәрләреннән торды. Ул драматургия өлкәсендә дә уңышлы эшләде. Аның тарафыннан дистәләрчә скетчлар, инсценировкалар, репризалар иҗат ителгән. Ул үзе дә үзенчәлекле автор — башкаручы буларак тамашачының мәхәббәтен яулады. 90нчы елларда Уфаның зур концерт залларында үзенең иҗатына багышлап көлке кичәләре оештырды. Кичәләр һәрвакыт зур уңыш белән үтте. Тамашачылар сатирикны чәчәкләргә, алкышларга күмде, заллар тулы, урамда — билет сорап торучы халык...
Рәдиф Тимершин талантлы тәрҗемәче буларак та билгеле. Аның тәрҗемәсендә урыс, украин, казах, үзбәк, белорус сатирикларының әсәрләре татар-башкорт телләрендә дөнья күрде.
Язучының үз әсәрләре дә Русия һәм БДБ халыкларының телләренә тәрҗемә ителде, Мәскәүдә, Киевта чыккан альманахларда, “Молодая эстрада”, “Крокодил”, “Урал”, “Чаян” һәм башка журналларда басылды. Аларда автор тормыштагы гади генә көнкүреш мәсьәләләренә бәйләнгән күренешләрне иҗтимагый әһәмияткә ия булган идея-эстетик дәрәҗәгә күтәргән. Бу осталык дип атала.
Темаларның үткен булуы, нечкә, күңел күтәргеч юмор, гади һәм йөгерек тел, жанрлар төрлелеге (өлкәннәр һәм балалар өчен сатирик, юмористик, публицистик, лирик шигырьләр һәм хикәяләр, пьесалар, фельетоннар, мәкаләләр, очерклар, әкиятләр, мәсәлләр, поэмалар, пародияләр, эпиграммалар), аларның һәркайсы аерым осталык белән, җиренә җиткереп иҗат ителгән. Әдипнең иҗатына хас сыйфатлар менә шулар. Мисал өчен “Әби белән бабай” шигыре:
Бабай әйтә әбиенә:
— Кырынып алсам иртән мин,
Иң кимендә унбиш яшькә
Яшәрәм дә китәм мин.
Әби әйтә бабаена:
— Атак! Каһәр төшкән син,
Алай булгач, нигә бер дә
Кырынмыйсың кичтән син?!
Рәдиф Тимершин — 1982 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аңа 1997 елда “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ул Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты, бик күп гәзит-журналларның ел лауреаты исеменә лаек булды.
Әдипнең шәхси тормышы да соклангыч. Үзенең яраткан тормыш иптәше Филзә Гафур кызы белән алар Илшат һәм Илдар исемле уллар үстерделәр. 47 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, башны башка терәшеп мәхәббәтле яшәгән гомерләрен Филзә Гафур кызы сагынып искә ала: “Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, диләр. Ул оста итеп рәсем төшерә, матур шрифт белән яза, баянда, шахматта оста уйный иде. Балта эшләрен дә оста башкара иде. Малайның бакчасына да, үзебезнең бакчага да йортларны һәм мунчаны үзе салды...”
2017 елның маенда, кызганычка каршы, Рәдиф Мәхмүт улы арабыздан китеп барды. Милли әдәбиятыбыз — күренекле сатиригын, ә тамаша залларыбыз көләч йөзле көлке остасын югалтты.
Әдипнең вафатыннан соң, 2018 елда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филзә Тимершина әдип турында “Көлү — җитди эш” дип аталган истәлекләргә бай китап бастырып чыгарды. Анда Рәдиф Тимершинның биографиясе һәм төрле авторлар тарафыннан төрле елларда иҗат ителгән һәм дөнья күргән мәкаләләр тупланган. Әдипнең иҗатын һәм тормыш юлын шактый тулы яктырткан бу җыентык шагыйрьнең изге рухына күркәм әдәби һәйкәл булып тора.
Бәндә — кызык. Һәр йолдызга
Матур-матур исем тага...
Ә бит йолдыз үз исемен
Белмәсә дә якты яна!
Һәм сүнми ул, “сүнде” дигән
Мәкер таккан исемнән соң.
Кем, йолдызга кара ягып,
Аны бәреп төшергән соң?
(Галәм һәм Адәм).
Әйе, Рәдиф Тимершин әдәбиятыбыз күгендә мәңгелек якты йолдыз булып яна һәм яначак!
Камил Фазлый,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы,
Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты.