

Зөһрә Әбүдәр кызы Кашапова - Октябрьский 1нче шәһәр дәваханәсенең участок табиб-терапевты.
Медицина институтын тәмамлаганнан соң, 1991 елда участок табиб-терапевты булып эшли башлый. Табиб һөнәре — бурыч, ә рәхмәтле һәм сәламәт пациентлар — иң яхшы бүләк, дип саный ул.
Пандемия шартларында фидакарь хезмәте өчен Зөһрә Кашапова Русия Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.
Башкортстан өчен горурланырлык сәбәп бу!