

Галим һәм әдип Роберт Баимовның тууына — 85 ел.
Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегендә белем алган берничә буын милләттәшләрем, үзебезнең татар кафедрасы галимнәре белән бер үк вакытта һәм бер үк дәрәҗәдә, башкорт халкының күренекле улы, профессор һәм әдип Роберт Баимов үткәргән дәресләрне, гомумән, аның якты образын күңелләрендә саклыйлар. Ул безгә СССР халыклары әдәбияты буенча лекцияләр укыды, зачет һәм имтиханнар алды. Тирән белемле, кешелекле, ярдәмчел, сөйкемле һәм тыйнак бу талант иясенең фәнни хезмәтләрен кызыксынып өйрәндек, хикәяләрен, повестьларын, романнарын яратып укыдык һәм әле дә шулай. Гәзит-журнал редакцияләре дә аның язмаларын көтеп ала иде. “Кызыл таң”ның да ул 1972 елда — публицистик мәкаләләре өчен, 1981 елда хикәяләре өчен лауреаты булды.
Роберт Нурмөхәммәт улы 1937 елның 10 гыйнварында Кырмыскалы районының Үтәгән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе райондагы тәүге тракторчыларның берсе булган һәм җәмәгать эшләрендә дә күп көч салган. Аның бу сыйфаты улына да бирелгән.
Роберт урта мәктәптән соң районның Иске Кыешкы һәм Биштәкә җидееллык мәктәпләрендә физика һәм математика укыта, бер үк вакытта Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Әмма тел-әдәбият гыйлеменә тартылуы көчлерәк булып чыга һәм ул, армиядә хезмәт итеп кайткач, 1959 елдан Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем алуын дәвам итә. Диплом алгач, перспективалы яшь белгечне шушында ук башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасында ассистент итеп эшкә калдыралар.
Роберт Баимов әдәби иҗат белән студент елларыннан актив шөгыльләнә башлый, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр яза. 1965-68 елларда Мәскәү дәүләт университетының совет әдәбияты тарихы кафедрасы аспирантурасында укып чыгып, “1920-30 еллардагы башкорт әдәбиятында тарихилык принциплары формалашуы” темасына кандидатлык диссертациясе яклый һәм БДУга эшкә кайта: өлкән укытучы, кафедра мөдире була. Тиз вакыт эчендә ул республиканың актив тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләренең берсе булып таныла. Башкорт әдәбияты торышы турындагы аналитик мәкаләләре һәм китапларга рецензияләре үзәк матбугатта да еш күренә. 1974 елда басылган “Яңа офыкларга” дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгының автордашы һәм төзүчесе Р. Баимов була. Шәхсән үзенең “Өлгергәнлеккә адым” китабында (1975 ел) автор башкорт прозасында тарихилыкның реалистик принциплары формалашуына анализ ясый. 1977 елда дөнья күргән “Иҗади бизәкләр” дигән китабында Зәйнәп Биишева, Фәрит Исәнгулов, Ярулла Вәлиев, Ибраһим Гыйззәтуллин һәм башка язучыларның иҗатын тикшерә.
1980 ел Роберт Баимовның гыйльми эшчәнлегендә аеруча җимешле була — Мәскәүдә һәм Уфада урыс телендә ике монографиясе басыла. “Башкирский историко-революционный роман” дигәнендә шушы жанрдагы әсәрләрнең барлыкка килүе җентекле анализланса, “Поискам нет конца” китабы агымдагы әдәби процесска багышлана. Бу темаларның тәүгесе арытаба “Судьба жанра: взаимодействие и развитие жанровых форм башкирской прозы” (1984), “Проблемы башкирской прозы” (1985), “Истоки и устья: заметки о башкирской литературе” (1993) монографияләрендә тагын да тирәнрәк һәм киңрәк карала.
Роберт Нурмөхәммәт улының гыйльми эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше — Көнчыгыш классик әдәбияты. Бу юнәлештә ул озак еллар шөгыльләнде: “Урта Азия һәм Казахстан (үзбәк, таҗик, төрекмән, кыргыз, казах) халыклары әдәбияты” һәм “Көнчыгыш (иран, гарәп, һинд) әдәбияты” дигән фундаменталь вуз лекция курслары эшләде һәм укыды. Бу курсларда әдәбиятара элемтәләр, башкорт әдәбиятын үстерүгә һәм баетуга Көнчыгыш традицияләре йогынтысы проблемалары тикшерелде.
Галим башкорт әдәбияты буенча урта мәктәпнең IХ сыйныф дәреслеге һәм хрестоматиясен төзеде. Ике гасыр арасында зур тырышлык салып эшләгән “Көнчыгыш әдәбияты” (1999 ел) һәм “Борынгы заманнардан алып ХVIII гасыр уртасына кадәр һинд, иран, гарәп әдәбиятлары тарихы буенча материаллар” (2001 ел) дигән уку әсбаплары югары белем алучыларга тәгаенләнгән.
Роберт Баимов 1982 елда Мәскәү дәүләт университетында “Башкорт прозасының эпик формалары системасында роман жанры” дигән темага докторлык диссертациясе яклый, бер елдан аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. 1991 елда Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. Галимнең хезмәтләре шулай ук “СССРның югары белем бирү отличнигы”, “БАССР-ның атказанган фән эшлеклесе”, “Русиянең атказанган фән эшлеклесе” исемнәре белән дә билгеләнә. Фәннәр академиясенең “Ядкарь” (хәзер ул “Көнчыгышны өйрәнү проблемалары” дип атала) журналының баш мөхәррире, РСФСР Китап сөючеләр ирекле җәмгыятенең Башкортстан оешмасы рәисе вазыйфаларын башкара. 1973 елда СССР Язучылар берлегенең тәнкыйть, проза секцияләренә җитәкчелек итә, озак еллар “Ағиҙел” журналы мөхәрририяте әгъзасы булып тора.
Роберт Баимов проза жанрында да гомер буе җитди һәм уңышлы шөгыльләнде. Сиксәненче еллар башында нәшер ителгән “Сусау” һәм “Бикле хәзинә” җыентыкларына кергән повесть һәм хикәяләре актуаль мәсьәләләргә багышланулары, проблемалы булуы, аның үзенә генә хас иҗади үзенчәлекләре белән укучылар игътибарын җәлеп итте. Арытабангы елларда дөнья күргән “Кайтырбыз солдат булып” китабы, “Ышаныч” дигән романы белән ул көчле прозаиклар сафына басты. Аның “Җавап бирер көн” романы әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Башкортстан “Китап” нәшриятында 1996 елда басылган “Чуар шоңкар” романы өчен Роберт Баимовка 1997 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Иң соңгы күләмле әсәре — “Кәрван килә Багдадтан” романы да югары бәя алды.
Күренекле галим, педагог һәм әдип 2010 елның 29 сентябрендә кинәт вафат булды.
Фәрит Фаткуллин.