+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
12 гыйнвар 2022, 04:25

Тележурналист Михаил Зеленский вафат

Аңа 46 яшь булган.

Тележурналист Михаил Зеленский вафатТележурналист Михаил Зеленский вафат
Тележурналист Михаил Зеленский вафат
Русия журналисты, радио һәм телевидение алып баручысы Михаил Зеленский 46 яшендә вафат булды, дип хәбәр итте «Эхо Москвы» радиостанциясе күзәтүчесе Ксения Ларина. Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе матбугат хезмәтендә бу мәгълүматны раслаганнар. Анда үлем сәбәбен аныкламаганнар.

"Россия-Культура" телеканалы җитәкчесе урынбасары Александр Ефимович сүзләренә караганда, Зеленский кинәт вафат булган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, ул Доминиканада ял иткән вакытта үлгән. Соңрак моны Венесуэладагы Русия илчелегендә (Гаити Республикасында һәм Доминикан Республикасында хезмәттәшлек буенча) расладылар.

«Дипмиссия хезмәткәрләре Доминикана хакимияте һәм мәрхүмнең туганнары белән элемтәдә тора", - дип хәбәр итәләр.

Фото: ria.new

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас