Академик Гайса Хөсәенов әйткәнчә, Башкортстанның мәшһүр “көләссиге” Марсель Сәлимов – “Кызыл таң”ның актив авторы һәм якын дусты да. Ул 12 яшендә инде авыл хәбәрчесе булган. Баш мөхәррир Таһир Ахунҗанов аңа биремнәр юллап хат та язган. Соңыннан сатирик актив авторыбызга әверелә, гәзитнең лауреаты да була.
2021 ел ахырында юморист Марсель Сәлимовның иҗади тормышында берничә якты вакыйга булды. Аның Дөнья шигърияте антологиясендә (Кытай) кытай һәм инглиз телләрендә шигырьләре басылды. Аңа Чарльз Диккенс исемендәге халыкара әдәби премия (Бөекбритания), “Тынычлык генераллары – тынычлык өчен” халыкара иҗтимагый берләшмәсе премиясе тапшырылды, халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга багышланган иң яхшы әсәре өчен ул “Тынычлык күгәрчене” медале белән бүләкләнде (Кыргызстан).
Ләкин сатирик Мар. Сәлим өчен иң зур вакыйга шул: моннан төгәл 60 ел элек аның исеме матбугатта күренә башлады. Яшь хәбәрченең беренче язмалары 1961 елның 20 декабрендә Борай районының “Ленин байрагы” гәзитендә басылып чыкты.
Яңа ел алдыннан Мәскәүдә Башкортстанның халык язучысы, танылган шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимовның “Сәламәтләндерүче көлү” дигән иҗат кичәсе узды. Чараны оештыручылар — Русиянең язучылар һәм нәшрият берлекләре ассоциациясе (АСПИ).
Лев Толстойның “Сугыш һәм солых” романындагы Ростовлар йорты үрнәгенә әверелгән, XVIII гасыр азагы-XIX гасыр башындагы Мәскәү классицизмы архитектурасы һәйкәле булган йортта Русия сатирасы һәм юморы аксакалы белән җанлы очрашу көлке һәм елмаю бәйрәме, катлаулы әдәби жанр тантанасы буларак үтте.
Кичәне Русиянең язучылар һәм нәшрият берлекләре ассоциациясе рәисе, Дәүләт думасының Мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Шаргунов ачты. “Марсель Сәлимовны һич икеләнүсез остазым димен, аның белән Башкортстанда очрашу бәхете тиде, бөтен яктан танылган кеше ул. Без Уфада зур кичә үткәрдек. Сез, Марсель Шәйнурович, гаҗәп һәм якты кеше, сездән яшьлек энергиясе, шатлык бөркелә. Нәкъ сәламәтләндерүче көлүнең сезнең иҗатның эчтәлеген тәшкил итүе очраклы түгел”, – диде ул.
Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән сәламләү сүзе белән вәкаләтле вәкил киңәшчесе Ришат Халиков чыгыш ясады. Ул билгеләп үтүенчә, Марсель Сәлимов – Тулы вәкаләтле вәкиллек белән күптән һәм актив хезмәттәшлек итүче язучыларның берсе, ул ил башкаласында яшәүче күренекле якташлар белән ныклы иҗади элемтәләр урнаштырган. “Мәскәү башкортлары аның сатирик иҗатын белә һәм ярата, аның уңышларына шатлана һәм алар белән горурлана”, – диде Русия дипломатиясе ветераны, Башкортстан вәкиле Ришат Нурахман улы.
Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов һәм аның директоры Әлфия Кәримова Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовка һәм аның иҗат кичәсендә катнашучыларга сәлам юллаган: “Милли әдәбият язучыларының һәм Мәскәү укучыларының иҗади очрашулары традицияләре яңартылуга шатбыз. Бүгенге мәгълүмат гасырында мондый очрашулар аеруча мөһим. Сез сатира кебек катлаулы жанрда эшлисез һәм уңышка ирештегез. Хәзер язучы-сатирик Мар. Сәлимне бөтен дөньяда беләләр. Бүген бу очрашуда көлүләрегез күп булсын, үткен каләм һәм чын юмор сөючеләрегез барлыкка килсен. Совет һәм башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим юмор хисе булган кешеләрне югары бәяләде...”
Мар. Сәлим иҗаты турында зур җылылык белән аның “Сайланма әсәрләр – укырга һәм көләргә сәләтле сайланма кешеләр өчен” бертомлыгының мөхәррире, Халыкара язучылар берлеге рәисе, Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Русьнең алтын каләме” милли әдәби премиясе һәм Г. Р. Державин исемендәге Бөтенрусия әдәби премиясе лауреаты Юрий Коноплянников сөйләде: “Марсель Сәлимов үзенең үткен сатирик сүзе белән оста “бәрә”. Прозада да, шигърияттә дә, драматургиядә дә ул искиткеч. Аның үткәнебез, бүгенгебез, хәтта киләчәгебез югары дәрәҗәдә чагылган китапларына битараф калып булмый. Мар. Сәлим – Русия милли әдәбиятының алтын вәкиле, үз республикасының халык язучысы. Ул Сергей Михалковның яраткан язучысы булды, һәм күп кенә совет классиклары аның күренекле талантын билгеләп үтте. Мин башкорт дустым, Русиянең зур язучысы Марсель Сәлимов кебек үк сәнгать принципларын тотуым белән горурланам”.
Башкорт сатиригының иҗади казанышларын Урыс фәннәр һәм сәнгать академиясе президенты, “Кем кем була: Бөтендөнья басмасы” биографик инновацион белешмәлек мөхәррире, физика-математика фәннәре докторы, публицист Виктор Никеров, Русия халыклары ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары Нәзирҗан Абдуганиев, шулай ук танылган Русия язучылары һәм журналистлары Ольга Карагодина, Иван Белогорохов, Нелли Копейкина, Родион Рәхимов, Данила Дубшин югары бәяләделәр.
Күптәнге дусларының берсе, күренекле урыс язучысы һәм публицист Николай Стародымов үзенең шәхси сайтында болай язган: “...Без Марсель белән егерме еллап танышбыз. Кайчагында очрашуларыбыз алдан планлаштырыла иде, тик ешрак уйламаганда булды. Тирә-юньдә һәрвакыт танышлар булып чыкты: сирәк кенә минеке, ә Марсельнеке – һәрчак. Ул гаҗәп дуслык сәләтенә ия! Аны бөтен Русия, бөтен Советлар Союзы, бөтен социалистик берләшмә һәм хәтта аннан читтә дә беләләр һәм яраталар. Ул даими рәвештә әдәби конкурсларда катнаша, кая да булса бара, һәр җирдә ашыга. Шуңа күрә аның барысына да өлгерүе, призлар алуы гаҗәп тә түгел. Марсель – бүген бик кирәкле язучы. Ул шаярта, кәефне күтәрә белә, мәзәкне тиз арада эләктереп ала һәм шунда ук экспромт белән аңа үткен җавап бирә белә. Сирәк сәләт. Бигрәк тә бүген...”
Кичә Мәскәү башкортларының иҗат коллективлары чыгышы белән тәмамланды. Алар “халык көлдерүчесе”нең әдәби эшчәнлегенә багышланган кызыклы программа әзерләгән. Композитор Әлфия Агееваның Марсель Сәлимов шигырьләренә язылган “Идел белән Урал арасында” җыры “Уралконцерт” проектының әйдәп баручы солистлары, халыкара һәм төбәк конкурслары лауреатлары Луиза һәм Арсен Кәримовлар башкаруында урыс һәм башкорт телләрендә яңгырады. Җырчылар билгеләп үтүенчә, Русия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән бу җыр Мәскәүнең Милләтләр йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Мин яратам сине, Русия!” дигән чарада яңгыраган, “Чәчән” автономияле коммерция карамагындагы оешманың (директоры Әлфия Агеева) гимнына әверелгән. Мәскәүнең “Илһам” башкорт халык театры (җитәкчесе Мәдинә Илһамова) – Марсель Сәлимовның скетчларын сәхнәләштергән өчен де Ришель исемендәге “Бриллиант Дюк” халыкара конкурсы лауреаты – тамашачыларга сатирикның яңа скетчын тәкъдим итте.
Ростовлар йортында узган иҗади кичә Марсель Сәлимовның иҗаты сатираның тәнкыйтьләүче генә түгел, сәламәтләндерүче дә булуы, юморның көлке генә түгел, ә күңелләребезгә катарга мөмкинлек бирмәүче көчкә ия булуын тагын бер кат исбат итте. Нәкъ менә шуның өчен башкорт сатиригы “ЛИффТ” V Бөтенрусия әдәби фестиваленең алтын медале белән бүләкләнде (Мәскәү, 2021), ә Башкортстан чираттагы фестивальне үзендә – конкурста җиңүченең туган ягында үткәрү хокукын алды. Шуңа да 2022 елда республика Русиянең, хәтта бөтен Евразиянең милли әдәбият үзәгенә әйләнергә мөмкин.
Очрашу ахырында юморист, Ростов йортының хуҗаларына һәм кунакларына рәхмәт белдереп, ярымшаяртып болай диде: “Рәхмәт, дуслар, мине мактаганыгыз өчен рәхмәт, хәер, бу юбилей кичәсе түгел, ә чираттагы тере сатирик белән очрашу гына. Юкка гына артыгын тырыштыгыз! Ярар, инде, булачак юбилеем алдыннан репетиция ясадык, дип санарбыз. Ә бит бер генә начар кеше дә: карак, жулик, бюрократ, коррупционер — минем хакта бернинди яхшы сүз дә әйтми...”
Кайчандыр Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәр оешмасы рәисе Владимир Бояринов шулай язган иде: “Дөнья күләмендә танылган юморист Мар. Сәлимнең зарлануы гаҗәп: сатирик геройлар исеменнән бер генә начар кеше дә язучы турында бернинди яхшы сүз дә әйтмәгән, имеш. Аның каравы, Марсель турында күпме яхшы кешеләр яхшы сүзләр сөйли!”
Шәрифҗан Солтанов.