+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 гыйнвар 2022, 19:40

“Сез гел гүзәл булдыгыз. Һәр яклап та!”

Үзенчәлекле рәссам Гүзәл Латыйпованың укучылары аңа шундый бәһа бирә.

“Сез гел гүзәл булдыгыз. Һәр яклап та!”
“Сез гел гүзәл булдыгыз. Һәр яклап та!”
Гомер уртасында кинәт кулына каләм алып, рәсем ясый башлаган кешене күргәнегез бармы сезнең? Булмаса, танышыгыз: Туймазы районының Ярмөхәммәт авылы сылуы Гүзәл Латыйпова.

Гүзәл — районның Түбән Сәрдек авылы кызы. Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, Ярмөхәммәт мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Утыз елга якын гомерен шушы һөнәргә багышлаган. Кызганычка каршы, гөрләп торган ике катлы мәктәп ябылып, укучылар якындагы Кандрага йөреп укый башлагач, Гүзәл эштән туктарга мәҗбүр була. Әлбәттә, сүз дәүләт эше турында бара. Өйдә исә аның бер генә буш вакыты да юк. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы Себергә йөреп эшли, шуңа күрә малайларны тәрбияләүгә күпчелек Гүзәл җаваплы. Шөкер, алар тәртипле, акыллы егетләр булып үсеп җиткән. Латыйповларның инде өч оныгы бар.
Тормыш юлы җиңел булмаган Гүзәлнең. Көтмәгәндә-уйламаганда гомерлек чиргә тарый ул. Киләчәккә якты планнар корып, йөгереп, биеп йөргән җиреннән аяклары сызлый башлый. 35 яшьтә аңа “ревматоидный артрит” диагнозы куела. Нинди генә табибларга күренсә дә, шифаханәләрдә дәваланса да, авыру чигенми, бер аягы аксый башлый. Бу хәлләргә егерме елдан артык вакыт узган, Гүзәл язмышына күнгән. Һәр нәрсәдән яхшылык кына эзли торган изге күңелле ханымның гаиләсе, туганнары, дуслары аңа һәрвакыт ярдәмгә әзер.
Ул үзе дә язмышына буйсынып, уфтанып, зарланып утыра торган кеше түгел. Сигез ел элек мәктәп ябылгач, үзенә менә дигән шөгыль тапкан: рәсем ясый башлаган. Юк, чәчәкле болыннар да, көнбагыш басулары да, төрле натюрмортлар да түгел, ә кеше портретлары.
— Рәсем төшерергә бәләкәйдән һәвәсләгем бар иде анысы. “Әкияттә кунакта” тапшыруын караганнан соң, төрле әкиятләргә иллюстрацияләр ясап, Мәскәүгә җибәрә идем. Әтием бик матур төшергән, сәләт шуннан бирелгәндер, мөгаен. Бәләбәй педучилищесында да рәсем төшерүгә игътибар зур булды. Ләкин портретларны чагыштырмача күптән түгел генә ясый башладым. Башта балаларымны каршыга утыртып төшереп карадым. Ләкин бу озак вакыт таләп итә, бала түгел, олы кеше дә арый. Шуннан фотоларга карап төшерә башладым. Ошаталар. Белеп алгач, заказлар да килә башлады, — ди Гүзәл.
Чирдән зәгыйфьләнгән бармаклар белән сәгатьләр буе каләм тотып рәсем ясау бер дә җиңел түгелдер. Ләкин Гүзәл — сызлануларны эш белән җиңәргә өйрәнгән көчле рухлы ханым. Ул әле Ярмөхәммәтнең сәхнә йолдызы да. “Гүзәл, гомумән, бик иҗади кеше. Матур җырлый. Бер генә концертыбыз да аның катнашлыгыннан башка үтми”, — дип сүзгә кушыла авыл мәдәният йорты җитәкчесе Вәкилә Әхмәтҗанова. Әйе, талантлы кеше һәр нәрсәдә дә талантлы була шул.
Гүзәл белән очрашканнан соң социаль челтәрләрдә аның рәсемнәрен урнаштырган идек. Аларны күреп бик күп кешеләр сокланды. Гүзәлне белүчеләр дә, таныш булмаган кешеләр дә матур сүзләр язып калдырды. Ә иң җылы комментарийлар аның укучыларыннан булгандыр, мөгаен. “Афәрин, Гүзәл апа! Сез гел гүзәл булдыгыз! Һәр яклап та!” дигән сүзләр аның өчен иң югары бәһадыр дип уйлыйм.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Туймазы районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: