

Башкорт әдәбияты гыйлемендә гаять якты эз калдырган бу шәхеснең хезмәтләре, китаплары кулыма берничәсе берьюлы һәм бик вакытлы килеп кергән иде. Кайсылары — китапханәдән, кайсылары — кибеттән... 1971 елның 16 декабрендә профессиональ журналистлык эшчәнлегемне башлап, икенче елның җәендә БДУның филология факультетына читтән торып укырга кереп, әдәби иҗат белән дә мавыккан чаклар. Башка китаплар белән бергә, Ким Әхмәтҗановның 1965 һәм 1967 елларда нәшер ителгән “Әдәбият гыйлеме сүзлеге”, “Шигърият иленә сәяхәт” җыентыклары да кулдан төшми. Университетка керү белән үк аның 388 битле “Әдәбият теориясе” хезмәте төп уку әсбапларының берсенә әйләнде. Бу китап турында матбугатта күп мактау сүзләре язылды, аның авторына Салават Юлаев исемендәге премия бирелде.
Галим 1974 елда “Наҗар Нәҗми — шигырь остасы” дигән китабын бастырды. Ул елның җәендә республиканың башлап язучы яшьләрен Уфага ике-өч көнлек семинарга җыйганнар иде (мин Авыргазыдан килдем). Галимне шунда беренче тапкыр күрдем — безнең алда чыгыш ясады, яңа китабына автограф яздырып алдым. 1976 елда китап кибетләре киштәсен Башкортстанның ул вакытта булган дүрт халык шагыйре — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Рәшит Нигъмәти, Мостай Кәримнең иҗат үрнәкләрен үз эченә алган, сувенир форматында бик матур итеп чыгарылган “Дүрт моң” дигән китап балкытты. Анда бу шагыйрьләрнең һәрберсе турында Ким Әхмәтҗановның тәфсилле мәкаләләре бар иде.
Университетның татар кафедрасындагы Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин кебек укытучыларым белән бергә, башкорт галиме Ким Әхмәтҗановның фәнни хезмәтләре дә миңа һәм сабакташларыма белем үрләренә күтәрелергә ярдәм итте.
Республика матбугат басмаларының шактый актив һәм тугры авторы да иде ул. Шул исәптән безнең гәзитнең дә. Шулай итеп 1975 елдан мин аны редакциябездә еш күрә башладым. Аз сүзле, оялчанрак кеше булып исемдә калган. Публицистик мәкаләләре өчен ул “Кызыл таң”ның 1979 ел лауреаты булды. Ул елгы җиңүчеләр арасында тагын Наҗар Нәҗми, Гайнан Әмири, Габдулла Байбурин, Мансаф Гыйләҗев та бар иде. (Гәзитебез битләрен шундыйрак исемнәр балкытып торды, иҗади бәйгедә җиңүчеләр алар арасыннан сайлап алынды.
49нчы яше белән барганда бакыйлыкка күчкән мәшһүр затны республикабыз җәмәгатьчелеге 42нче ел инде сагынып искә ала. Менә аның тууына 90 ел тулу уңаеннан мәкалә язып утырам.
Ким Әбүзар улы Әхмәтҗанов 1932 елның 5 февралендә Әбҗәлил районының Әлмөхәммәт авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Шунда ук җидееллык мәктәп тәмамлап, Темәс педагогия училищесына керә. 1951-55 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыгач, шундагы башкорт филологиясе кафедрасына ассистент итеп эшкә калдырыла. Анда ике ел эшләгәч, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы аспирантурасында укый һәм 1960 елда (28 яшендә) кандидатлык диссертациясе яклый. Арытаба 18 ел Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр була, 1978 елда Башкорт дәүләт университетына өлкән укытучы булып эшкә күчә.
Ким Әхмәтҗанов институтның соңгы курсларыннан ук әдәби тәнкыйть һәм әдәбият гыйлеме өлкәсендә актив эшли башлый. Ул, башлыча, әдәбият теориясе һәм поэтика мәсьәләләрен өйрәнә. 1962 елда чыккан “Башкорт поэмасының композиция мәсьәләләре” дигән тәүге китабы ук (ул 258 биттән тора) башкорт поэмаларының теория-сенә багышлана.
Ким Әхмәтҗановның Башкортстан китап нәшриятында 1979 елда басылган “Поэтик образлылык” дигән зур күләмле монографиясендә башкорт поэзиясендәге образлылыкның теоретик нигезләрен, бу мәсьәләне өйрәнүнең яңа якларын ачарга омтылыш ясала. Хезмәт бай фактик материалга һәм теоретик әдәбиятка нигезләнеп язылган, филологларга һәм шигъриятнең үсеше белән кызыксынучыларга ул ничә дистә ел инде ярдәм итеп килә.
Кереш өлешендә автор болай дип яза: “Образлылык — әдәбият гыйлеменең мәңгелек һәм даими темасы. Мәңгелек, чөнки бу проблема бервакытта да искерми. Аның серләре ачылып бетә торганнардан түгел. Заман үзгәрә, заман белән бергә әдәбият үзгәрә, әдәбият белән бергә образлылык үзгәрә. Талантлы шагыйрьләр генә түгел, кайчак берәр шәп әсәр дә образлылыкка булган карашны яңартып җибәрә ала. Әдәби процесс, шулай булгач, образлылыкны өйрәнү өлкәсендә яңадан-яңа бурычлар куя килә. Даими, чөнки художестволы анализ әсәрнең табигатен ачудан башка мөмкин түгел; ә бу эшне, үз чиратында, образлылыкны тикшерүдән башка күз алдына да китереп булмый...
...Образлылык турында фикер каршылыкларын галимнәрнең субъектив карашлары белән генә аңлату — иң ансат юл, әлбәттә. Әдәбият гыйлемендә, хәтта аерым тикшеренүчеләрнең бер үк хезмәтендә каршылыклы фикерләр килеп чыга икән, бер карасаң, моңа әллә ни аптырырга да ярамыйдыр. Чөнки эчтәлек белән форма арасында мөнәсәбәт үзе ифрат катлаулы һәм каршылыклы. Ә образлылык нәкъ әнә шул диалектик катлаулылык аркасында гына мөмкин”.
Ким Әхмәтҗановның “Галимов Сәләм. Тормышы һәм иҗаты” дигән хезмәте дә республиканың әдәбият гыйлемендә әһәмиятле күренешкә әйләнә. Үзенең вафатыннан соң “Матурлык. Батырлык. Шигърият” дигән китабы дөнья күрә (1982 ел), “Әдәбият теориясе” кабат басыла (1985 ел).
“Башкорт әдәбияты тарихы” хезмәтенең 1993 һәм 1996 елларда чыккан 5нче һәм 6нчы томнарында зур теоретик-тәнкыйтьче Ким Әхмәтҗанов хезмәтләренә югары бәя бирелә. Анда шундый юллар бар:
“...Аның башкорт поэмалары композициясенә багышланган тәүге эше үк республиканың фән даирәсендә игътибарны җәлеп иткән күренеш, шигърият жанрының теоретик проблемаларын тикшерүгә саллы өлеш булды.
Ул төзегән “Әдәбият гыйлеме сүзлеге” әдәбиятның һәм әдәби процессның үзенчәлекләрен тикшерүдә, бу өлкәдә теоретик төшенчәләр мәсьәләләрен арытаба үстерүдә мөһим әһәмияткә ия. Яшь галим мондый типтагы хезмәтләрдә очраганча, башкорт һәм дөнья әдәбиятларыннан әдәби процесс һәм әдәбият гыйлеменең гомум кабул ителгән терминнары һәм төшенчәләре белән генә чикләнмәгән, ягъни тапталган сукмактан китмәгән, ә башкорт әдәбияты үзенчәлекләрен ачыклап һәм нигезләп, гыйльми әйләнешкә яңа терминнар һәм төшенчәләр кертеп җибәреп, гаять зур тикшеренү эше башкарган. Мәсәлән, башка төрки телле халыклар шигъриятендә очрамаган, беренче тапкыр Мифтахетдин Акмулла кулланган шигырь строфаларының күптөрлелегенең берсенә “Акмулла шигыре” дигән атама биргән һәм аның үзенчәлеген башкортларның поэтик фикерләве закончалыгы белән аңлата, бу күренешнең тарихи тамырларын ачыклый.
Ким Әхмәтҗанов, үзенә генә хас киң эрудициясе, мәсьәләгә тирәнтен һәм нигезле карау осталыгы белән, поэтик сүз үсешенең төрле этапларын — борынгы заманнардагы билгеле һәм билгесез чәчәннәрдән башлап ХХ гасырның җитмешенче еллары шагыйрьләренә кадәр — күренешнең асылын тикшерә. Галим эзләнүләрендә төп принцип — гаять бай фактик материалны җиренә җиткереп һәм тирән уйланып анализлау, нәтиҗәләрнең активлыгы һәм төгәллеге, башкорт поэзиясе үсешенең төп закончалыкларын ачыклау. Галимнең игътибар үзәгендә — поэтик осталык мәсьәләләре, әсәр композициясе үзенчәлекләре, образлылык һәм тел мәдәнияте. Ким Әхмәтҗанов әсәрләрдәге җитешсезлекләрне, авторга каты бәрелмичә, итагатьле итеп күрсәтә, башкорт поэзиясе үсешенең теге яки бу чорына хас гомум кимчелекләр белән оста бәйли торган иде.
Бу шәхеснең югарыда телгә алынган барлык гыйльми, иҗади эшчәнлеген бәяләгән сыйфатлар төп хезмәте — әдәбият теориясе буенча фундаменталь тикшеренүләренә дә хас. Шуны да билгеләргә кирәк, Ким Әхмәтҗановның “Әдәбият теориясе” барлыкка килүе — аның шәхсән эзләнүләре, фидакарь хезмәте генә түгел, шулай ук утызынчы-алтмышынчы елларның әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләре, язучыларның төрле юнәлешләрдәге күпсанлы хезмәтләре нәтиҗәсе дә. Бу эшләр төп ике юнәлештә барган. Берсе — әдәби процесс белән бәйле тарихны яктырту, икенчесе — гомум теоретик категорияләрне аңлатырга һәм асылына төшенергә тырышу. Ким Әбүзәр улы үз монографиясендә тарихилык принцибы, әдәби осталык, әдәбият үсешенең гомум тенденцияләре нигезендә бу ике юнәлешне берләштерә алган. Галимнең төп хезмәтенең аеруча күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләре — әдәбият теориясе нигезләрен системага салып аңлату, фәһемле күзәтүләрнең нык күп булуы, яңа теоретик карашлар, әдәбият гыйлемендә терминологиянең камиллеге, катлаулы күренешләрне һәм төшенчәләрне оста итеп аңлату...”
Ким Әхмәтҗановка Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, Наҗар Нәҗми һәм Нариман Сабитов белән берлектә, 1972 елның мартында бирелә. Бу вакытта аңа 40 яшь тулган гына була. 1967 елда гамәлгә куелган премияне галимнәрдән беренче булып ул ала. Тагын 8 ел узгач кына ул исемлеккә янә бер галим — Гайса Хөсәенов өстәлә.
Яшьләрнең ихлас остазы, актив җәмәгатьче Ким Әхмәтҗановның “Әдәбият теориясе” ничәмә дистә еллар инде студентлар һәм эш башлап кына торучы тикшеренүчеләр генә түгел, ә тәҗрибәле галимнәр, язучылар өчен дә төп әсбап булып тора. Ул башкорт әдәбияты буенча урта мәктәпләр өчен программалар төзүдә, 5-8нче сыйныфлар өчен туган әдәбият дәреслекләрен язуда да катнашты. Бу шәхеснең фундаменталь хезмәтләренең әһәмияте кимеми, тәнкыйть һәм әдәбият гыйлеме өлкәсендә яңадан-яңа буыннарның фәндәге ачыш-казанышларына күп очракта нигез булып тора.
1980 елның 9 ноябрендә кинәт вафат булган Ким Әбүзар улына 50 яшен тутырырга бер ел да өч ай калган иде...
1993 елда Әбҗәлил районы хакимияте Ким Әхмәтҗанов исемендәге премия булдырды, ул иң талантлы якташларга бирелеп килә.
Фәрит Фаткуллин.