Хәзер Мәскәүдә яшәүче фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кече ватаны Ижауга әби-бабасы янына кунакка кайткан.
Алинә үзенең Instagramында токмачлы аш ашавын төшергән, ә аннары ул туганнары белән баянга кушылып "Сарманай"ны җырлады. "Бабыкамның гармунда уйнаганын, әбиемнең кушылып җырлаганын үлеп яратам", - дип язган ул.
Әбисе Наҗия Фаат кызы 2015 елда Алинә белән Мәскәүгә күчеп килә һәм аны Этери Тутберидзе төркеменә шугалакка йөртә. Тренер сүзләренә караганда, ул Алинәнең бер генә тренировкасын да калдырмаган. Шуңа да тренеры да, Алинә дә Наҗия апага бик рәхмәтлеләр.
Кече Ватаннан фотографияләр һәм видео инстадусларын бик сөендергән.
Фото: tatpressa.ru