

Уфада Вәсилә Фәттахова истәлегенә багышланган кичә башлануга санаулы минутлар кала. "Яшьләр сарае"нда очрашып, без Вәсилә тормышындагы соңгы мизгелләрне барлыйбыз.
Без көн дәвамында аралашкан гаилә дуслары Айдар Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева һәм башкалар күз яшьләрен тыя алмый.
Вәсиләбезне мәңгелеккә югалтачак чорда, моны күз алдына да китерә алмас халәттә, аның белән еш кына аралашып тордык.
Октябрьдә, Республика көне алдыннан, аны Нефтекамага чакырганнар иде. Нәкъ шул көнне без интервью планлаштырдык. Илгиз белән килеп, эфирда бик матур чыгыш ясадылар, чакырган җиргә соңламыйча барып җиткәч, хәбәр иттеләр.
Ә Яңа ел бәйрәмендә чыгыш ясарга чакыргач, Вәсилә: "Мин дәваханәдә, кызым туачак, хәбәр итәрмен!" - дип язды.
Соңрак куркыныч хәбәрләр килә башлады. Барыбыз да ярдәм итәргә тырыштык...
Бер төндә Вәсиләнең телефон саннарыннан "...я умерла" дигән хәбәр килде. Баксаң, хәләле Илгиз аны бар дусларга да юллаган. Ә миңа "Васил..." дигән өлеше килеп җитмәгән.
Өздең, телгәләдең үзәкне, Вәсиләкәй. Яшәсәң иде дә бит...
Фото: "ВКонтакте"