+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 гыйнвар 2022, 10:25

Леонид Куравлев вафат

РСФСРның халык артисты 85 яшендә вафат булды.

Леонид Куравлев вафатЛеонид Куравлев вафат
Леонид Куравлев вафат
Гыйнвар башында аны пневмония белән дәваханәгә салалар, ә аннары хосписка күчерәләр

Актерның үлемен «РИА Новости»га аның улы Василий раслаган.

Гыйнвар башында РСФСРның халык артисты Коммунаркадагы дәваханәгә озатыла. Аның улы хәбәр иткәнчә, актерга коронавируска тест ясаганнар, ул тискәре нәтиҗә күрсәткән, ул чакта табиблар аны пневмониядән дәвалый башлаган.

Ике атнадан соң артистта пневмонияне дәвалаганнар, тик нәтиҗәдә, паллиатив статус биреп, хосписка күчерергә булганнар...

Леонид Куравлев 1936 елда Мәскәүдә туган. Ул 200дән артык фильмда һәм сериалда уйнаган.

фото:  ria.new

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас