

Күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулланың тууына — 80 ел.
Булачак шагыйрь 1942 елның 1 февралендә Авыргазы районының Солтанморат авылында алтын куллы механизатор Ибраһим белән уңган колхозчы Мөхсинә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Барлыгы өч малай, өч кыз үскәннәр.
Салават бәләкәйдән гармунда уйнарга өйрәнә, югары сыйныфларда инде кулларында баян “сайрата” башлый. Укытучы булырга хыял итә. Стәрлетамак педагогия институтына тәүге елны укырга керә алмый, шәһәрдәге төзелеш оешмасында бер ел балта остасы булып эшләп ала. Ниһаять, югары уку йорты студенты булу бәхетенә ирешкәч, тырышып белем алу белән бергә, биредәге әдәби-иҗат түгәрәгенә дә йөри. Аны “Яшь көчләр” дигән стена гәзитенең рәссам-бизәүчесе итеп куялар. Тәүге иҗат җимеше хикәя була. Әмма укытучылары һәм тәҗрибәлерәк сабакташлары аның каләме шигърияткә ныграк тартылуын аңлап, акыллы киңәш бирәләр.
Студент Салават Рәхмәтуллин туган йортының урамга караган бакчаларында үскән акация (сәрби) куакларын шигърияттә сынландыра. Шактый уңышлы килеп чыккан “Акация үсә бакчада” дип аталган беренче шигыренең “кул арты” бик җиңел була. Авыргазы һәм Стәрлетамак район гәзитләрендә, республика матбугатында, “Йәш көстәр” альманахының 1963 һәм 1964 еллардагы чыгарылышларында егетнең шәлкем-шәлкем шигырьләре дөнья күрә.
1965 елда институт тәмамлаган яшь белгеч туган районының Төрембәт урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрелә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Ишембай районының Петровский балалар йорты директоры урынбасары була, Солтанморатта озак еллар урыс теле һәм әдәбияты укыта. Бу елларда Рәмзилә исемле райондашы белән гаилә корып, дүрт кыз үстерәләр. Мәктәп һәм йорт-ихата мәшәкатьләренә чумып, бераз вакытка әдәби иҗатка кул тими тора.
Утыз яшен тутырып килүче Салаватны Татарстан Язучылар берлеге яшь иҗатчылар семинарына чакыра, анда аның шигырьләре югары бәя ала, берничәсе фоторәсеме һәм баш сүз белән “Казан утлары” журналында басыла. 1974 елда җыентык туплап, Әнгам Атнабаевка алып килеп укыта. Өлкән остазының фатихасын алган һәм ул “Әйтелмәгән әйтер сүзләрем” дип исем куйган китап башкорт телендә 1978 елда нәшер ителә.
1984 елда Стәрлетамакта язучылар оешмасы ачылгач, Язучылар берлеге тәкъдиме белән Салават Рәхмәтуллин бу шәһәргә күченеп килә, биредәге мәгариф, мәдәният, матбугат органнарында эшли. Өлкәннәр өчен — тагын бер, балалар өчен ике китап авторы булган шагыйрьне Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләренә 1993 елда кабул итәләр. Арытаба аның шигъри җыентыклары Уфада башкорт һәм татар телләрендә бер-бер артлы басылып тора. 2011 елда Татарстан Язучылар берлегенә кергәч, якташыбызның китаплары анда да дөнья күрә башлый.
Салават Рәхмәтулла каты авырып, былтыр 15 июльдә вафат булды. Дистәләрчә еллар дәвамында ул “Кызыл таң”ның иң актив авторларыннан берсе иде. Әсәрләре, шулай ук тормышы һәм иҗаты турында язмалар даими басылып торды. Вафатына 40 көн тулу уңаеннан 24 августта гәзитебездә тоташ бер бит материал урнаштырылды.
Шагыйрьне искә алып, бүген без берничә каләмдәшенең аның турындагы язмаларыннан өзекләр һәм шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Әнгам Атнабаев,
Башкортстанның халык шагыйре:
“Салават Рәхмәтуллинны мин күптән — тәүге шигырьләре күренә башлаган чактан ук беләм. Бу — утыз елдан артык дигән сүз. Ул минем күз алдында бөреләнде, шаулап чәчәк атты һәм мул уңыш бирә. Аның иҗат җимешләре башка беркемнекенә дә охшамаган: төсе дә, исе дә, тәме дә — үзенчә, нәкъ Салаватча. Аны башка беркем белән дә бутап булмый. Бу — шагыйрь өчен иң мөһим сыйфат. Аның бу сыйфатына аеруча басым ясап әйтүемнең бер сәбәбе бар, чөнки кайберәүләр аны миңа иярүдә, ягъни мәсәлән, “Атнабайча язуда” гаепләргә маташып карадылар. Дөрес, без барыбыз да үзебез яраткан кемнеңдер итәгенә тотынып тәпи басабыз. Монысы — борын-борыннан килгән табигый хәл. Ә тәпи баскач инде, Салават, үз аяклары белән эре атлап, үз юлыннан үзе китте, үзенең шигъри дөньясын тудырды. Ул дөнья бай: анда якты шатлык белән янәшә кара кайгы да бар, анда ташларны эретерлек мәхәббәт белән җанны ташка әйләндерерлек нәфрәт тә янәшә. Һәм бу хис-тойгылар барысы да Салаватның үзе күреп, үзе кичергәннәре. Шуның өчен алар бик табигый һәм ышандыра.
Салават Рәхмәтуллин шигырьдән шигырьгә үсә бара. Соңгы вакытта басылып чыккан әсәрләрен укып ифрат куандым. Аларда тормышчан фәлсәфә дә, бүгенге көн һәм аның киләчәге өчен тирән борчылу-хәвефләнү дә, үткәннәргә карап үкенү-сагышлану да бар. Матур һәм авыр юлыннан үзенчә атлап бара ул.
Юлыңда уңышлар гына юлдаш булса икән дә, юлың озын булса икән — изге теләкләрем шул сиңа, Салават”.
1993 ел.
Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре:
“Җитмеш яшен тутыручы Салават Рәхмәтулланың авылдашы Галимҗан Ибраһимов алдында да, башка якташлары алдында да, укучылары алдында да йөзе якты. Ул үзенең олы юбилеен зур шагыйрь булып каршылый. Ул бүгенге көндә әдәбиятыбызның күренекле бер вәкиле, укучыларының яраткан шагыйре...
Кайбер шагыйрьләрнең язганнары күңелнең бер генә кылын да селкетми, хисләреңә һич кенә дә тәэсир итми, классик шигъриятне, бөек шагыйрьләребезнең берсен дә хәтерләтми. Чөнки ул “шигырьләр” — буш сүзтезмәләр генә, тозсыз, төссез, сүз боткасы гына. Ә чын шигырь ул синең күңелеңнең кайсыдыр кылларын чиртеп, җаныңның кайсыдыр җирен чеметеп алырга тиеш. Ул үткен бер тема, матур рифма, сүз уйнату, канатлы, тапкыр сүз һәм башкалар булырга мөмкин. Шуларсыз шигырь була алмый. Ә Салаватның иҗатыннан боларның барысын да табып була. Шигырьләрне укый-укый, аның кемнәрдән өйрәнгәнен, кайсы шагыйрьләрне яратканын, кемнәрнең шәкерте икәнен бик тиз төсмерлисең. Ә өйрәнүнең бер ояты да юк аның. Иң мөһиме, кемнән өйрәнәсең, кемгә иярәсең бит! Мин инде биредә әллә нинди яңалык ачмыйм. Алар өстә үк ярылып ята: ул иң элек, әлбәттә, такташлык, атнабайлык... Димәк, халыкчанлык, авылчанлык, гадилек һәм галилек... Атнабайдан килгән шигъри алымнар гына түгел, Гамил Афзалга хас сатира да, Илдар Юзеевка тартым лирик фәлсәфә дә, Наҗар Нәҗми шикелле тирән поэтик фикерләр дә чагылып-чагылып китә анда... Әгәр дә инде шигырьләрен игътибар белән укып чыксаң, анда Тукай чалымнарын да табарга булыр иде. Тукайдан аермалы буларак, ул күбрәк йомшак әйтеп катыга утыртырга ярата. Миңа калса, безнең чорда анысы да бик ярап тора”.
2012 ел.
Әхәт Нигъмәтуллин,
филология фәннәре докторы, профессор:
“Салават Рәхмәтулланың күптән түгел басылып чыккан “Уяну” дигән шигырьләр җыентыгын зур кызыксыну белән кулга алдым. Сәбәпсез түгел: бу шагыйрь мине үзенең гәзит-журнал битләрендә басылып килгән шигырьләре белән мавыктырып өлгергән иде.
Яхшы әсәр — рух азыгы, диләр. Дөрес тә. Китапны бер утыруда рәхәтләнеп укып чыктым. Алай гына түгел. Җыентыктагы бик күп шигырьләрне кат-кат укыдым һәм һәр укыган саен канәгатьлек-рәхәтлек кичердем.
Талантлы язылган әсәрләр. Әдәбият-шигърият әһелләренең, икенче тапкыр уку теләген уяткан әсәрләрнең киләчәге зур, дигән фикерләренә бернинди икеләнүсез кушылып куйдым...
Туган як темасына кайсы шагыйрь генә шигырь язмый калды икән? Кабатлауларга бирелү куркынычы монда искиткеч зур. Ләкин Салават Рәхмәтулланың үз туган ягы кабатланмас бизәкле шул! Җитмәсә, авторның шул якларга бәйләнеше, үз кичерешләре дә башкаларныкына бер дә охшамаган. Аның “Абыем монологы”, “Туган йортта”, “Авыргазы”, “Минем Болдино”, “Солтанморат” һәм башка шигырьләре әнә шулай уйларга ныклы нигез бирә”.
1993 ел.
Сәгыйдулла Хафизов,
филология фәннәре кандидаты:
“Өлкән шагыйребез Салават Рәхмәтулла “Китап” нәшрияты яңа гына чыгарган шигырьләр җыентыгына “Кояш артыннан йөгерәм” дигән күңелгә бик ятышлы, уелышлы исем куйган. Хәер, уелып кына калмый ул, күз алдында кояшның көзгедәге чагылышын куучы шаян, теремек бала яисә уенчык песине хәтерләтүче романтик ашкынулы, яшь, егәрле һәм тормышка гашыйк лирик геройны да китереп бастыра.
“Кояш артыннан йөгерәм” китабындагы лирик геройны нечкәләп төшенү, өйрәнү автор иҗатындагы утырып, ныгып һәм дәвам итеп килгән иҗат принципларында, әле яңарак шытып, көчәеп киткән каләм осталыгын да күрү, билгеләү мөмкинлекләрен бирә. Салаватны Башкортстандагы татар поэзиясенең иң талантлы вәкилләренең берсе итеп таныткан “Уяну” (1993), “Сулар үргә акса да...” (2001) китаплары белән чагыштырганда яңа җыентыктагы темалар даирәсендә зур яңалык бар. Тегеләрендә сөю-мәхәббәт, гаилә белән яшәү, эш-шөгыльне тәшкил иткән укытучылык һәм туган як табигатенә соклану тойгылары өстенлек итсә, монда иҗтимагый-сәяси яшәеш, ил, халык язмышы юнәлешле уйланулар көчәйгән...
Салават Рәхмәтулланың “Кояш артыннан йөгерәм” җыентыгы — укучыларны сөенечле гаҗәпләндерә һәм ихлас шатландыра торган китап. Чөнки һич картая белмичә, һаман яшьләрчә, кояш, вакыт артыннан йөгерүче шагыйрь белән бергә аның лирик герое да әдәби үсеш, үзгәреш кичерә, һаман да сәнгатьчә камилләшүгә юл тота”.
2009 ел.
Ләйсән Кәшфиева,
шагыйрә, филология фәннәре кандидаты:
“Заман әдәбиятының алгы сафында баручы Салават Рәхмәтулла, лирик шагыйрь, юморист, пародист булу белән бергә, балалар өчен дә шактый иҗат итә. Тапкырлыкка, шаянлыкка корылган шигырьләр генә түгел, зур күләмле шигъри әсәрләр — поэмалар да яза.
Авыл балаларының маллар көтүенә багышланган “Карурман миләүшәсе” (2003) әсәрен автор үзе поэма-идиллия дип атавы белән хаклы. Чыннан да, әсәр табигать сурәтләре, тормыш вакыйгалары, аерым алганда, көтүдәге маҗаралар белән үрелеп бара һәм шушы жанр таләпләренә җавап бирә. Шагыйрь балалар телен, аларның фикерләү куәсен, мантыйгын яхшы белә. Сүз башлауга ук, ул үзе кечкенә яки үсмер малайга әверелә һәм чынбарлыкны аның күзе, бизмәне белән бәяли башлыйсың.
Балалар әдәбиятында сүнеп баручы поэма жанрын активлаштыруы белән әсәр хуплауга лаек. Поэманың тәрбияви әһәмиятен дә билгеләп үтү кирәк, хезмәт сөючән, авырлыкларга чыдам һәм шул ук вакытта әйләнә-тирәгә миһербанлы, табигатьнең матурлыгын күрә белүче өлкәннәргә ихтирамлы авыл малайлары укучыда зур хөрмәт уята.
“Сандыктагы хәзинә”, “Умарталыкта” поэмалары да жанр таләпләрен тулысынча аклый. Хезмәт сөю, белемгә омтылу, табигатьне һәм тереклек дөньясын ярату идеясе поэманы бербөтен итә. Яшь укучы күңеленә, нотык укымыйча гына, шулкадәр тәрбияви мәгълүмат җиткерә алу — авторның гаҗәеп осталыгы”.
2015 ел.
Рәшит Бәшәров,
балалар язучысы, Татарстанның Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты:
“Башкортстанда яшәп иҗат итүче бик тә үзенчәлекле татар шагыйре минем җаныма Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов, Рәшит Назаровлар белән бергә килеп керде. Талантлы каләмдәшемнең иҗаты белән һәрдаим кызыксынып тордым, аның шигъри ачышлары өчен сөенеп яшәдем.
Салават каләмдәш “Мәйдан” журналы белән эшлекле элемтәдә яши. Аның яисә Марат Кәбировның әсәрләре тулы конверт редакциягә килеп керсә, ул көн бәйрәмгә әверелә иде. Ике каләмдәшнең иҗат җимешләрен бөтенебез бергә чиратлап кычкырып укырга керешәбез. Андый көннәрне без эштән сафланып, яшәреп кайтып китә идек. Җанны бимазалап торган һәртөрле борчылулар юкка чыга, күңелдә бары тик якты шигъри дулкын гына тирбәлә.
Беркөнне хат ташучы миңа калын гына бер төргәк алып килде. Салкын кыш иде. Төргәкне ачтым, сөенечтән кычкырып җибәрдем: кулымда Салават абыйның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Сандугачым, әйт үземә...” дигән китабы иде. Авторның култамгасы да бар:
“Хисләремне манып, җырлар язам,
Йөрәгемне тотып учыма...”
Шагыйрьнең йөрәген учына тотып язган шигырьләре миңа янә йокысыз төннәр бүләк итте. Уйлы да, ярсу да, сагышлы да төннәр...
Салават Рәхмәтулла иҗатында сатира үзгә бер урын тота. Ул — туры сүзле, кыю шагыйрь. “Шигырьләремне укучыга” дигән шигырендә:
“Әле исә йомшак җилләр генә!
Давыллары (мәгълүм) искәннәр.
Хакыйкатьне әйткән өчен генә
Шагыйрьләрнең башын кискәннәр.
Давыллары иссә, безне шулар
Мөнбәрләргә менеп “фаш итәр”.
Син укыган шигырьләрем өчен
Иң беренче минем баш китәр”,
— дип язган шагыйрь хаклы шул. Чын шагыйрьләр язмышына кан шәүләсе сеңгән”.
2016 ел.
Тупламаны Фәрит ФАТКУЛЛИН әзерләде.