

Бүгенгедәй хәтеремдә, Ходайның хәерле бер сәгатендә үземне кулга алып, кыюлыгымны юлга салып, шигырьләремне кочаклап, Наҗар абыйның Уфада яшәгән фатирына юл тоттым. Ишекне аның җәмәгате Флорида ханым ачты, ягымлы каршылап, мине бүлмәгә чакырды. Наҗар абый хастаханәдә икән, шуңа күрә нинди йомыш белән килүемне аңа ачып салдым. Дүртөйледән килгәнемне белгәч, Флорида ханым бик шатланды, Наҗар абыйның хәлләрен сөйләп бирде, миңа шагыйрь китапханәсендә эчтәлекле экскурсия үткәрде, бергә сөйләшеп тә утырдык. Шул әңгәмәдән күңелемдә, никтер, аның шактый кәефсез генә әйткән сүзләре истә калган. “Наҗар абыеңның дуслары бик күп. Тик алар арасында йөрәгенә яра салган кеше дә бар шул”, – дигән иде.
Урамга чыккач, ике дә уйлап тормадым, туп-туры кардиоүзәккә йөгердем. Беркем дә мине туктатмады, тиз генә Наҗар абыйның палатасын таптым. “Әрсезлек – ярты бәхет! Саумысыз, Наҗар абый!” – дип килеп кердем. Аңа капельница (система) куйганнар иде. Бераз сөйләшеп утырдык, аңа шигырьләремне калдырдым һәм, бала-чага кебек сөенеп, кайтып киттем. Безнең бу очрашу хакында соңрак “Тулпар” журналында Наҗар абый үзе дә язып искә алды. Ә миңа хат язды! Берничә гади сүз белән чын шигырь эчендәге фикер, акыл, мәгънә төшенчәләрен тирәнтен ачып биргән иде ул. Киңәш тә, язар өчен үземә фатыйха да таптым мин аның бу хатында!
Алдагы очрашулар Миңештедә булды.
1999 ел. “Чакмагышнефть” идарәсенең скважиналарга капиталь ремонт ясау цехында эшлим. Җитәкчеләр минем алга Наҗар Нәҗминең туган авылында шагыйрьнең алма бакчасында су скважинасын бораулап бирү бурычын куйды. Әзерлек эшләрен башлап, җәйнең бер матур көнендә Миңештегә килдем. Наҗар абый өйдә үзе генә иде, аш бүлмәсендә кыяр тозлый. Мине күргәч, эшләрен читкә куеп, чәй эчәргә чакырды.
“Чәй кайнаганчы, әйдә, бүлмәләрне күрсәтәм”, – дип, мине өйнең икенче катына алып менде, китапларын, дуслары һәм кунаклары биргән бүләкләрне күрсәтте. Икәү бергә тәрәзәдән озак кына матур табигатьне күзәттек. Бераз сөйләшми торгач, Наҗар абый әйтеп куйды: “Бик матур өй салып бирделәр – рәхмәт, тик миннән соң монда музей була инде”, – диде. Җавап бирмәдем.
Тышка чыктык, егетләрем махсус ясаган чокыр (приемный амбар) янында басып тордык. Шулчак Наҗар абый чокырны күзләгән күзләрен минем якка төбәде дә калтыранган тавышы белән әйтеп куйды: “Таһир туган, кара әле, чокырның кызыл балчыгы минем кабер балчыгына бик охшаган”, — диде. Миңа аның бу сүзләре авыр тоелды, түзмәдем, әйттем: “Наҗар абый, Сезнең кебек акыллы кешегә шундый кирәкмәгән сүз сөйләү ярамый инде”, — дидем. Ул, күзләрен миннән алмый гына, “Юк-юк, бәхәсләшмә!” – дип җавап бирде. Наҗар абыйның вафатына ике айдан да аз вакыт калган иде...
Бергә утырып чәй эчәргә насыйп булмады – капка төбенә шаулашып, шагыйрьнең авылга кайтканын ишетеп, Бөре районыннан бер төркем укучылар килеп туктады. Мин, кичен егетләр белән бергә киләбез, дип кайтып киттем.
Кичен, чынлап та, егетләр белән җыелып, скважина бораулый башладык. Эш фонарь яктысы астында төн буе һәм таң атканчы дәвам итте. Өй янында “А-50” агрегаты эшләп торды, ә Наҗар абыйның бу төне йокысыз үтте. Безнең янга килеп, сөйләшеп тә утырды, ара-тирә шаян сүзләр әйтеп, күңелләребезне күтәрергә дә өлгерде.
Ә иң истә калганы шул булды. Наҗар абый өйгә кереп киткән иде, егетләрем скважина тирәнлеген үлчәр өчен миннән бау сорады. Мин, үз чиратымда, Наҗар абыйга мөрәҗәгать иттем. Күз алдына китерегез: өй ишеге ачылды, караңгы төнне балкытып, кулына ап-ак капрон бау (шпагат) йомгагы тотып, ап-ак киемдә каршыма чал чәчле Наҗар абый чыкты һәм миңа кулларын сузды... Төшләремә ул әле дә шулай керә!
Соңгы сөйләшүебез телефон аша булды. Диспетчер Флүр Бүләков цех ихатасында дөнья бетереп мине эзли. “Тиз бул, телефонда Наҗар абыең сине сорый!” — ди. Йөгереп барып телефон трубкасын күтәрдем. Исәнме-саумы, димәде Наҗар абый. “Наҗар абыең иде бу. Сырхаулап киттем бит әле. Берәр машина табып кара әле, Таһир”, — диде. Мин тиз генә машина эзли башладым. Тик, ун минут та үтмәгәндер, шул ук диспетчер, “абыең шалтыратты, машина тапкан”, дип, мине тынычландырды.
Бик матур көн иде ул. Начар хәбәр килердәй көн түгел иде. Наҗар абый вафат булган, дигән хәбәрне мин берничә көннән соң ишеттем...
Февраль – Наҗар абыйның туган ае, ә сентябрьдә без аның белән мәңгелеккә хушлаштык. Шуңа күрә Дүртөйледә шагыйрьне ел саен ике тапкыр җыелып, хөрмәт белән искә алабыз, һәйкәленә чәчәкләр салабыз, ши-гырьләр укыйбыз. Бер җыелганда, һәйкәленә карап, шундый сүзләр әйтеп куйдым:
Беләм, алга фәкать синең
Исемең белән барасы,
Сиңа ияреп шигырьләр,
Бик күп җырлар язасы,
Наҗар Нәҗми – безнеке, дип,
Күкрәк сугып аласы.
Барысы – алда!
Алда, тынып,
Сине искә аласы,
Башны иеп, һәйкәлеңә
Ал чәчәкләр саласы...
Тик төзәлми йөрәгемдә
Югалтуым ярасы.
Әйе, бу яра һаман сызлый, сыкрый, вакыт үтсә дә төзәлми.
Шагыйрь Наҗар Нәҗми үз исемен үзе үлемсез итте. Аның иҗатын, шигырьләрен, барча чәчмә әсәрләрен балаларга, оныкларга, киләчәк яшь буынга тапшыру – ул безнең бурычыбыз!
Таһир Якупов.
Дүртөйле шәһәре.