

Туксанынчы елларда Муса Гайса улы белән без ул вакытта Башкорт дәүләт педагогия институтында яңа ачылган татар филологиясе кафедрасында укыттык. Икебез дә бер тирәдә яшәгәнгә, эшкә бер юлдан йөрдек. Ә әлеге юл ул заманда хәрабәләр булып яткан, хәзер башкаланың йөзек кашы булган "Карвәнсарай" аша уза. Чынында, бу җанөшеткеч урыннан узу читен иде.
Һәр иртәдә анда Муса абыебыз очрый. "Кара инде бу матурларны, син күрми узмасын дип көтеп торам", - дип кеткелдәп көлә дә миңа "шайтан таягы"ның искиткес шәмәхә чәчәген, кычыткан яфракларыннан кечкенә гөлләмә бүләк итә. Шунда мин "шайтан таягы"ның урысча "татарник" булуын, моны Лев Толстой үзенең "Хаҗи Морат" хикәясендә ничек тасвирлавын, тагын әллә күпме кызыклы, моңа кадәр белмәгән мәгълүматлар белән баеп, дәрескә барып керәм. Их, шул иртәләр...
Тә-ә-әк (Муса абый әйтмешли), олыгаю шулдыр, кем хакында сүз башласа да анда мотлак үзен "кыстырган" журналистлардан көлә идегезме?..
Муса абый институтта беркайчан да дәфтәрдән карап лекция сөйләмәде. Аларның һәрберсе уникаль иде. Лекцияләрне тыңларга башка факультетлардан да килеп йөрделәр. Ул вакытта беренче "иностранец"лар (10 төрек егете) абыйларын Төркиягә алып китәргә хыялланды. Әмма ул, табигый тыйнаклыгы аркасында, анда кунакка барудан да баш тартты. Менә шундый ул безнең Муса Гайса улы!
Үзе турында сөйләгәннәреннән:
"Мине күңел сүз сәнгатенә этәрде һәм мин гәзитче, әдәбиятчы юлына тартылдым. Бу юл яшьтән үк күңелемә кереп утырды. Күп уку нәтиҗәсе булган, күрәсең… Хәер, нәселдә бу өлкәдә эшләүчеләр элек тә булган: Хангилдин Вәлиулла бабай – тел белгече, Усман Хөсни абзый да шул юлдан киткән. Кыскасы, мин бу өлкәгә гәзитче буларак килеп кердем. Аннан соң, безнең чорда хаклык юлын сайлаганнар өчен бу юл кулайрак иде булса кирәк. Әнә шул рәвешле, мин язмышымны гәзит белән бәйләдем дә куйдым.
Үкенмим. Әнә шул юлда барлык баскычларны да уңышлы уздым кебек: гади хезмәткәрдән “Кызыл таң” дигән республикада күренекле, татар дөньясында олпат гәзитнең баш мөхәррире булдым. Бу юлда да миңа күп укуым ярдәм итте, дип, икеләнмичә әйтә алам. Техникум тәмамладым, хәрби заводта да эшләдем. Аннан инде – университет, Казанда аспирантура еллары. Шунысы үзенчәлекле: мин барлык уку йортларын да “очно” үттем. Читтән торып укуны мин “катыргы” өчен генә дип исәпли идем.
Тора-бара түшкә Югары Совет депутаты значогын да тактылар, Журналистлар берлеге рәисенең урынбасары да идем. Эш күп иде, түз генә..."
Бүген дә эш күп әле, Муса абый! Яшәгез! Барча "Кызыл таң"чылар исеменнән сәламәтлек Сезгә!
Фото: Гаилә архивыннан.