Гадәти булмаган, героик язмышлы кеше ул. Кызганычка каршы, бүген инде янәшәбездә юк. Авыр чир аның гомерен бик иртә өзде.
Марат Шамил улы 1947 елның 2 февралендә Туймазы районының Аднагул авылында туа. Ул бердәнбер урамы булган, кызыл балчыгы белән дан тоткан (аның атамасы да шуннан алынган) тау итәгендә утырган, Өсән яры буенда чит күзләрдән куе үсемлек белән яшеренгән Кызыл таш авылында үсә, хаклы ялга чыккач та шунда яши.
2016 елда Уфада “Башкортстан комсомолы” энциклопедиясе дөнья күрә, анда безнең республика территориясендә комсомолның барлыкка килүе һәм үсеш тарихы яктыртыла, Башкортстан комсомолы тарихына кергән кешеләр турында биографик мәкаләләр басыла. Алар арасында Марат Харисов турында да мәгълүматлар бар.
Энциклопедиянең берничә юлына авыл укытучысы тормышының беренче еллары сыйган. Аннары ул Уфа шәһәренең Дим районына күченә, ВЛКСМның Дим районы комитетының оештыру бүлеге мөдире, икенче секретаре, КПССның Дим районы комитетының оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. Бу елларда Марат Харисов оештыру эшенең инандыра, рухландыра һәм үз артыннан ияртә алуның бәяләп бетергесез тәҗрибәсен туплаган.
Шушы тормыш багажы белән 1977 елда Марат Шамил улы иминлек органнарына алына һәм Минск академиясенә укырга җибәрелә, анда контрразведканың оператив эшенең барлык нечкәлекләренә төшенә. Тиздән ул Русия Федерациясенең махсус хезмәтләре хезмәткәре була.
“Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау”, – ди “Офицерлар” фильмы геройларының берсе. Андыйлар — гомерләренең максаты итеп Ватанны саклау бурычын сайлаучылар. Полковник Харисов та шундый иде.
1977 елдан СССР Дәүләт иминлеге комитетының оператив хезмәткәре булып хезмәт итеп, 1982-86 елларда Марат Шамил улы комитетның Әфганстан Демократик Республикасындагы Вәкиллегенең оператив эшендә, махсус билгеләнештәге оператив батальоннар төзүнең чишмә башында була. Марат Шамил улының сугышчан юлы Әфганстан һәм СССР хөкүмәтләре тарафыннан югары бәяләнә. Ул Әфганстанның III дәрәҗә Йолдыз орденына, “Батырлык өчен” медаленә һәм башка бүләкләргә лаек була.
Туган ягына кайткач, Әфганстан тәҗрибәсе полковник Харисовка террорчылыкка каршы көрәш бүлеген җитәкләргә, соңрак оешкан җинаятьчелеккә — ул чорның яңа күренешенә каршы көрәш бүлеге оештырырга кушкач, нык ярдәм итә. Әлеге бүлекләрнең эш нәтиҗәсе республика башкаласында кораллы бандит төркемнәренең күпсанлы кулга алынуы булды.
Соңрак Марат Шамил улы Туймазыга җибәрелә, анда Федераль иминлек хезмәтенең урындагы бүлегенә җитәкчелек итә. Бу чор эштә рэкет, вак һәм эре бандитларның чиксез һөҗүмнәре, наркобизнес, илдә һәм аерым шәһәрләрдә, шул исәптән бу шәһәрдә террорчылык барлыкка килүгә туры килә. Полковник Харисовның бандитизм, экстремизмга каршы көрәшкә керткән өлеше бу чорда Почет ордены белән билгеләнә.
Гражданлык хезмәтенә күчкәч, Марат Харисов ике тапкыр — 1999 һәм 2003 елларда — Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайлана, Законнар чыгару, дәүләт төзелеше һәм суд-хокук мәсьәләләре буенча даими комитет рәисе була. Республиканың югары закон чыгару органында эшләү дәверендә тормыш тәҗрибәсе зур булган Марат Шамил улы республика законнар системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш кертте.
Аның башлангычы белән Дәүләт җыелышында “Башкортстан Республикасында наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркоманиягә каршы көрәшнең торышы һәм проблемалары турында” темасына парламент тыңлаулары үткәрелде, Русиянең Дәүләт думасына наркомания, террорчылык һем экстремизмга бәйле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү турындагы закон проектлары кертелде.
Марат Харисов кайда гына эшләмәсен, ул һәрвакыт гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау, намуслылык, эшкә бирелгәнлеге, югары профессиональлеге, таләпчәнлеге, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән аерылып торды, игелекле, игътибарлы, мохтаҗларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде.
Марат Харисов безнең хәтеребездә Ватаныбызның лаеклы сакчысы, ышанычлы, тугры иптәш һәм дус булып калды.