+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 февраль 2022, 05:00

Җаваплылыгы һәм кешелеклелеге белән ихтирам казанды

Журналистика ветераны, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнил Кодакаевка – 70 яшь.

Җаваплылыгы һәм кешелеклелеге белән ихтирам казандыҖаваплылыгы һәм кешелеклелеге белән ихтирам казанды
Җаваплылыгы һәм кешелеклелеге белән ихтирам казанды
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин һәм Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Фәнил Кодакаевны матбугат басмаларында, радио һәм телевидениедә элек эшләгәннәр дә, хәзергеләр дә, шулай ук җәмәгать тормышында актив катнашучылар яхшы белә. Үз һөнәренең остасы, нинди генә вазыйфада да югары җаваплылык тоеп, намуслы эшләүче, принципиаль, таләпчән, гадел, хезмәткәрләр турында хәстәрлек күрүче җитәкче буларак хөрмәт итәләр аны. “Ул беркайчан да буш вәгъдәләр бирмәс, бирә икән — үтәр, аңа һәрчак таянырга була”, — диләр иде аның кулы астында эшләгән журналистлар һәм техник хезмәткәрләр.

Һәр кеше, аеруча җитәкче вазыйфадагылар өчен мөһим мондый сыйфатлар нәселдән бирелә, сабый чактан гаиләдә тәрбияләнә һәм гомер буе формалаша, ныгый. Бүгенге юбиляр — язмам героеның биографиясе һәм хезмәт юлы шуңа мисал булып тора.
Кырмыскалы районының искиткеч матур табигать кочагында урнашкан Малай авылы әллә ни зур түгел, ләкин бай һәм тирән тарихлы. Фәнилнең әти-әнисе дә, үзе дә шул авылда туып-үскәннәр. Шәмсемөхәммәт исемле крестьян гаиләсендә беренче кыздан соң туган сабыйлар бер-бер артлы үлә барган. Шөкер, 1926 елгы Хәтимә исән калган. Ул бәләкәй чакта ук апасы кияүгә чыккан. Төпчек кыз, шулай итеп, өлкәнәйгән ата-ананың бердәнбере, киләчәк таянычы булып үскән. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, арытаба каядыр китеп укырга кирәк була. “Булган белемең җитәр, беркая да китмә, синсез нишләрбез?” — ди әнисе. Укырга теләге көчле булса да күнә кыз. 12 яшендә колхоз эшенә җигелә. Җәйләр буе баш та күтәрмичә иген һәм чөгендер басулары утый.
Сәхәветдин Кодакаев авылның старшинасы була, фәкыйрьләргә һәрчак ярдәм итә, якташларын һәртөрле законсызлыклардан курчалый. 1919 елда аны үтерәләр (аклармы, кызыллармы — анысы билгесез). Бу вакытта аның Шәмсетдин исемле улына 2 яшь була. Тагын бер елдан әнисе дә үлгән малайны абзыйсы-җиңгәсе тәрбиягә ала. Ул да колхоз эшендә чыныгып үсә, 1938 елда армиягә китә, аннан кайтыр вакыт җиткәндә Бөек Ватан сугышы башланып, Белоруссия җирендә дошман белән тәүге бәрелешләрдә үк катнаша. Кулы яраланып, госпитальдә ята. Егетне авылына кайтаралар. Йорт-җирсез ятимне ашкынып көтеп торучы да юк. Бер-берсенә терәк булырлар дип, димләп, 15 яшьлек Хәтимәгә өйләндерәләр. Тугыз ай бергә яшәгәннән соң, Шәмсетдинне кабат фронтка җибәрәләр. 1943 елда аягына мина ярчыгы тиеп, култык таякларында кайтып төшә. Аңа, армиягә кадәр һәм армиядә ярыйсы белем алып өлгергән фронтовикка, җаваплы вазыйфалар тапшыралар: хисапчы, ферма мөдире, колхоз рәисе. Ул да әтисе кебек халык ихтирамын казана.
Шәмсетдин белән Хәтимә гаи­ләсендә барлыгы 12 бала дөньяга килеп, бишесе сабый чакта ук үлә. Фидакарь ата-ана исән калган җиде баласына тиешле белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Дилә исемле 29 яшьлек кызларының бер сабыен ятим итеп дөнья куюы ата-ананың, калган туганнарның йөрәгенә мәңгелек яра сала.
Фәнил 1952 елның 10 февралендә туган. “Бер тәрәзәле бәләкәй генә өебез, аның читән чоланы хәтеремдә чак кына сакланып калган, — дип сөйли ул. — 60нчы еллар башында әти зуррак йорт салды. Керосин лампасы яктысында әти белән гәзит укый идек. Бераздан авылга электр үткәрделәр.
Әтигә ияреп туган-тумачаларга кунакка яки хәл белешергә йөрергә ярат­канмын. Миңа җырларга кушалар икән. “Сары акчага (1, 3, 5 тиенлекләр) түгел, ак акчага (10, 15, 20 тиенлекләр) гына җырлыйм”, — дигән таләп куйганмын.
1959 елда беренче сыйныфка бардым. Икенче елны әти Уфадагы 1нче мәктәп-интернатка китереп урнаштырды. Каникулга кайтканда поезд белән Тазлар станциясенә килеп төшеп, авылга 4 чакрымны җәяү атлый идем. Кечкенәдән үк җәйләрне авылда эш өстендә үткәрдем: бакча утау, утын, печән хәзерләү. Дус малайлар су коенырга киткәндә, Шамил энем белән без чалгы, тырма, сәнәк күтәреп болын, урман ягына юл тотабыз. Беренче хезмәт хакымны ат башында йөреп печән тарттырган өчен алдым, сеңелләрем Дилә белән Римага кибеттән тәм-том алып кайтып сыйлаганым хәтеремдә. Мәктәп-интернатта бөтен вак-төяк эшләрне үзебез башкардык. Авылда кешеләргә ялланып көтү дә көттек. Бер җиребез дә кимемәде моңардан. Әлеге заманда мәктәп укучыларын хезмәткә өйрәтмәү, физик эштән курчалау дөрес түгел. Кем булып үсәр икән алар?!
Булачак һөнәрем дә бәләкәйдән төсмерләнде кебек. 1960 елның җәендә әтинең хәлен белергә бер полковник килеп керде безгә. Сугыштан соң авылыбызда яшәгән, эшләгән, аннары укып, Ленинград хәрби-һава академиясендә укытучы хәрби фәннәр кандидаты Фируз Мәкъсүтов икән. (Әйткәндәй, күңеле белән әдәби иҗатка тартылган бу кеше соңрак “Ағиҙел” журналында хикәяләр, повесть бастырды). “Үскәч кем буласың?” — дип сорый. “Геолог булам”, — дим. “Ул бик авыр һөнәр”, — ди Фируз абый. — Көне-төне тау-таш арасында, ялан-кырларда йөрергә туры килер. Мин сиңа журналист һөнәрен сайларга киңәш бирәм”.
Бу сөйләшү күңелемә кереп утырды, каләмгә тартылырга этәргеч бирде. Мәктәптә дә, армиядә дә, университетта да даими язышып тордым. Тәүге бәләкәй генә хәбәрем “Башкортостан пионеры” гәзитендә 1966 елда басылды. Анда эшләгән Рәшит абый Низамов хаталарымны күрсәтеп, киңәшләр биреп хатлар яза иде. Ә телевидениегә 1961 елның ахырында ук төшү насыйп булды. Яңа елга багышланган туры эфир тапшыруында. “1962 — Яңа ел” роленә әллә ничә бала арасыннан мине сайлап алдылар. Ракетада Җиргә килеп төшәм дә, мине Кыш бабай — данлыклы артист Газим Тукаев күтәреп ала, җилкәсенә утыртып, чыршы тирәли йөреп чыга.
Мәктәп-интернатта Рашир Йомагуев дигән телережиссер оештырган “Пионер театры”нда катнаштым. Фәрит Исәнгуловның “Батырлар утравы” повесте буенча инсценировка эшләп, аны да туры эфирда 1967 елның көзендә күрсәттеләр. Халык яраткан. Салават шәһәрендәге кардәшләребез дә карап, безнеке­ләргә хәбәр иткәннәр. (Авылда телевизор юк иде әле)”.
Фәнил Кодакаев яхшы укый. Мәктәпне тәмамлаганда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр инс­титутына юллама бирәләр, документларын әзерләп, Мәгариф министрлыгына җибәрәләр. Ләкин анда гади бер колхозчы баласының абруйлы вузда укуын “килештермиләр” булса кирәк, аның урынына бер зур начальник улы җибәрелгән, диләр.
Фәнил аптырап калмый, ремонт-төзелеш оешмасына балта остасы булып эшкә урнаша, Башкорт дәүләт университеты география факуль­тетының кичке бүлегенә укырга керә. 1971 елның маенда армиягә алына, Латвиядә кече командирлар мәктәбендә ярты ел әзерлек үтеп, Белоруссиягә — әтисе сугышның беренче көннәреннән үк дошман белән алышкан республикага сержант дәрәҗәсендә зенит-ракета гаскәр­ләренә җибәрелә. Совет Армиясе отличнигы, югары класслы белгеч булуга, спортның берничә төре буенча разрядлар алуга ирешә, часть һәм берләшмә командирлары тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.
1973 елның маенда запаска чыккан өлкән сержант элекке эш урынына кайта. Университетның әзерлек бүлегендә шөгыльләнеп, филология факультетына укырга керә. Тагын бер елдан мәктәптә өченче сыйныфтан бергә укыган Хәлимәне очрата. Чишмә районының Кара Якуп авылы кызы бу вакытта Ленинград җиңел сәнәгать институтында 4нче курста укый икән. Ике ел дуслыкны яңартып йөриләр дә, егет кызның әти-әнисе белән танышырга китә, холкы-фигыле белән аларга да ошый. 1976 елның декабрендә чәчләрен чәчкә бәйләп тә куялар. Кешедә фатирда торалар. Бер елдан кызлары Айгөл туа. Хәлимә Хәбир кызы Уфа модельләр йортында конструктор-модельер булып озак еллар — ул ябылганчы эшли.
1979 елның җәе. Фәнилнең кулында диплом. Киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләячәге хәл ителгән. Тик гәзиттәме, радио һәм теле­видениедәме? Радиода эшләп йөргән элекке сабакташы үзләренә чакыра. Егет икенче көнне шунда — БАССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетына юл тота. Радионың баш мөхәррире Айдар Харисов пропаганда редакциясендә тәрҗемәче булып эшләргә тәкъдим итә. Тиздән югарырак вазыйфаларга үрләтәләр — балалар программалары мөхәррире, яшьләр өчен тапшырулар өлкән мөхәррире, иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.
1986 елның мартында Фәнил Кодакаевны Башкортстан телевидениесе иҗтимагый-сәяси редакциясенең баш мөхәррире итеп тәгаенлиләр. 1988-95 елларда Башкортстан телестудиясенә җитәкчелек итә. Катлаулы заман иде: ил таркалган, кешеләрнең өметләре һәм хыяллары юкка чыккан, акчасызлык һәм ватык-җимереклекләр, җәмгыятьтә чик-чаманы узган законсызлык һәм җинаятьчелек... Мондый шартларда хис-тойгыларны тыя төшеп, ке­шеләрдә киләчәккә ышаныч тудырырлык мәгълүмат бирү кирәк иде. Күп тапшыруларның идеологиясен һәм юнәлешен, иҗади һәм техник берәмлекләр структурасын үзгәртергә, яңа телецикллар һәм рубрикалар кертергә туры килде. “Актуаль камера”, “Ачык хат сәгате”, “Хәзинә”, “Шәҗәрә”, “Йөз сорау” ток-шоу программалары тамашачыларга тәкъдим ителде, “Уфа — Казан”, “Уфа — Төмән” телекүперләре салынды. Шушы һәм башка бихисап яңа­лыкларның инициаторы да, гамәлгә ашыручысы да күпчелек очракта Фәнил Кодакаев иде.
Аның хезмәт биографиясендә 1995 елның мартында кискен үзгәреш була: республиканың матбугат һәм киң­күләм мәгълүмат чаралары министры урынбасары итеп тәгаенләнә. Урындагы телестудияләр эшенә җи­тәкчелек итә, яңаларын төзүдә булыша, аларны җиһазлау, кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә, теле­фестивальләр оештыра. Яңа эш аны үз эченә бөтереп алып кереп китә.
Ләкин...1997 ел башында аны Президент Мортаза Рәхимов чакырып ала. “Кабат телевидениегә кайт, анда эшне җайга салырга кирәк”, — ди. Ике елдан азрак вакыт эчендә анда кире якка байтак үзгәрешләр булган икән. Кодакаевның артыннан ук диярлек “Башкортостан” телера­диокомпаниясенең (1991 елның сентябреннән исеме шулай дип үзгәртелгән иде) генеральный директоры Салават Килдин башка эшкә күчкән, аның урынына бер журналистны куйганнар, беренче урынбасар да радио һәм телевидениедән бик ерак кеше икән. Телевидениедә ике директор алмашынган.
Президент Хакимияте җитәкчесе Исмәгыйль Габитов телерадиокомпания генеральный директорының беренче урынбасары Фәнил Кодакаевны коллективка тәкъдим итәргә алып бара (“таныштырырга” дип әйтү дөрес булмас, чөнки анда ул үз кеше). Президент белән сөйләшкәндә Фәнил Шәмсетдин улы шундый шарт куя: “Беренче урынбасар буларак, коллективтагы барлык иҗади эшчәнлек минем карамакта булсын, аның өчен мин җавап бирәчәкмен”.
Электән белгән тәҗрибәле хезмәттәшләргә, яңа килгән яшьләргә таянып эш башлап җибәрә. Март аенда генеральный директор авырып китеп бик озакка дәваханәгә кереп ята. Аның вазыйфасын да елга якын башкарырга туры килә. Тавыш-гауга чыгармый гына, тыныч кына мондагы эшләрне, Президент кушканча, тәртипкә сала, коллективны җил­куарлардан, үткенчеләрдән тазарта Фәнил Кодакаев.
Бу вазыйфадагы ел ярым вакыт истәлекле вакыйгаларга бай була. Мәсәлән, шул ук 1997 елның маенда Мәскәүдә Башкортстан көннәре. Мондый киң колачлы чара моңарчы соңгы тапкыр... 1955 елда булган икән. 42 ел элек! Радио һәм телевидениенең иҗади һәм техник хезмәткәрләреннән тупланган 30 кешелек бригаданы алып бара. Ил башкаласына өч машинада барып төшәләр, делегациянең төп составы белән “Россия” кунакханәсенә түгел, ә финанс чараларын янга калдыру максатында Радио һәм телевидение хезмәткәрләре тулай торагына урнашалар. Кешеләр дә, автотранспорт та бергә. Мәскәүнең төрле төбәкләрендә үтүче чараларга оешкан төстә барып, кичен көндәлек эшкә йомгак ясыйлар, иртәгәгә план коралар. Катлаулы шартларда (шәһәрне белеп бетермәү, чараларның күплеге, аудио-видеоматериалларны Уфага электрон төрдә җибәрү мөмкинлеге булмау) бригада куелган бурычны лаеклы үти. Оператив төшерелгән тасмаларны, магнит язмаларын Домодедово аэропортында самолет экипажына илтеп бирәләр. Кичен ул тапшырулар эфирга чыга. Башкортстан халкына төгәл мәгълүматлар тиз арада барып ирешә.
Мәскәүдә республикабыз көннәрен яктыртканнар, мәсәлән, Әлфира Баргусова, Рима Сәрвәрова, Шәүрә Гыйльманова, Наил Әширов һәм башкалар әле бергә җыелганда Фәнил Кодакаевны үз эшен яратып башкаручы, оста оештыручы булганлыгын телгә алалар. Мәскәүдә азык-төлекне үзләре әзерләүләрен, атап әйткәндә, бару белән якындагы бер авылдан ике капчык бәрәңге сатып алып, кабыклы бәрәңге пешереп ашауларын искә төшереп көлешәләр.
“Бер елгага ике тапкыр кермиләр” дигән бигүк дөрес булмаган әйтем бар. Ничек кермиләр инде?! Әгәр шундый ихтыяҗ булса. Әгәр эшкә бер кереп, бер китеп йөрүчеләр түгел, ә теге яки бу вазыйфага, анда эшне җайга салу өчен, югары җитәкчелек тарафыннан күчерелеп йөртелгән шәхес турында сүз барса? Элекке заманнарда ил, республика яисә шәһәр-район күләмендәге андый җитәкче кадрларны хәтта “маршал Жуков кебек” диләр иде.
Фәнил Шәмсетдин улына да туры килә бу чагыштыру. 1998 елның февраль башында Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгында янә җитәкче алмашына. Яңа министр Лилия Николаева үзенең беренче урынбасары итеп Ф. Кодакаевны чакыра. Һөнәре полиграфист, икътисадчы булган, тармакта озак еллар эшләгән бу ханым шактый гына кыю иде. Ул вакытта мөһим яңалык — компьютерлар урнаштыруны актив алып бара, хезмәт хакы түләүдәге, кәгазь белән тәэмин итүдәге өзеклекне бетерүгә ирешә. Урынбасарлар еш алмашына, Фәнил Кодакаев белән Венера Хәкимова гына озак вакыт үз вазыйфаларында кала килә. “Мактанып әйтүдән, үзебезне югары бәяләүдән түгел, бу — чынбарлык, — ди Фәнил Шәмсетдин улы. — Димәк, кем белән генә эшләсәк тә, нинди генә каршылыкларга очрасак та, без бирешмәгәнбез, эшебезне җиренә җиткереп башкарганбыз, җитәкче белән дә, коллектив белән дә уртак тел таба алганбыз.
Әйткәндәй, хезмәт юлында миңа 12 җитәкче кулы астында эшләргә туры килде. Төрле вакытлар, четерекле хәлләр, сүзгә килешкән чаклар булгандыр, әмма миңа бер җитәкченең дә — комитет рәисе, генеральный директор, министр, идарә начальнигымы ул — берсенең дә: “Син эшли белмисең, коллективны оештыра алмыйсың, тупассың, ялкаусың”, — дип әйткәне булмады. Кулдан килгәннең барысын да эшләдем, бу минем вазыйфага кагылмый, дип, каршылашып тормадым. Җитәкче белән — җитәкчечә, коллектив әгъзалары белән кешечә мөгамәлә итәргә, аларның сүзен тыңлый белергә тырыштым. Шуңа да һәр коллективта мине үз иттеләр, аеруча республика һәм шәһәр-район журналистлары белән мөнәсәбәтләр әйбәт иде.
Ике гасыр, ике меңьеллык арасында ил күләмендә күп вакыйгалар булды. Аеруча истә калган берсенә генә тукталам. 1999 елның ноябрендә “Ватан-Бөтенрусия” блогының ышанычлы вәкиле буларак, Мәскәүдә аның оештыру конференциясендә булдым. Блокны Мәскәү мэры Ю. Лужков, Санкт-Петербург губернаторы В. Яковлев, Башкортстан, Татарстан, Ингушетия Президентлары М. Рәхимов, М. Шәймиев, Р. Аушев оештырды. Ары­таба ул “Бердәм Русия” пар­тиясенә әверелде. Шул конфе­ренциядә мин төп сәяси лидерларны күрдем, аларның сөйләгәннәрен ишеттем.
Лилия Николаеваны министр вазыйфасында озак тотмаячакларын белә идек инде. Аның урынына дәгъвачылар күп булды. “Ак йорт”ка еш йөрүчеләр үзләрен тәкъдим итте. Мин бу вазыйфада Зөфәр Тимербулатовны гына күрә идем, фикеремне “Ак йорт”ка да җиткерә тордым (кандидатлар арасында үзем дә булсам да). 2000 елның апрелендә Зөфәр Мөхтәр улын министр итеп расладылар. (Бу вазыйфада ул 80нче елларда да эшләп, Мәскәүгә укырга киткән иде).
Шул елдан безнең журналистлар, полиграфистлар Мәскәүдә үткәрелүче халыкара Матбугат күргәзмәләрендә катнаша башлады. Бу чараларда булу, семинар-осталык дәресләрендә күренекле журналистлар белән очрашу күп нәрсә бирә иде. Һәр редакция диярлек үз экспозициясен әзерләп алып барды, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты, яңа техника белән танышты. Безнең күп кенә бас­малар “Мат­бугатның алтын фонды”на кертелде. Республикабыз делегациясе җи­тәкчесе сыйфатында Мәскәүдәге мондый күргәзмәләргә 2009 елга кадәр 8 тапкыр бардым”.
Фәнил Кодакаевның хезмәт биографиясе белән танышканда республикабыз матбугаты, радиосы һәм телевидениесенең соңгы дүрт дистә елдагы тарихы, тармакта эшләгән, әле дә эшләүче күп шәхесләр күз алдына килеп баскандай. Югарыда язып үтелгәннәр — ул тарихның, салынган хезмәтнең өстә күренеп яткан өлеше генә, әлбәттә. Мәскәүдәге чараларга ничә тапкыр делегация алып барып, билгеләнгән эшләрне бернинди ыгы-зыгысыз, төгәл башкарып чыгу өчен никадәр киеренкелек, түземлелек кирәк булганлыгын ул үзе генә беләдер.
2003 елның июлендә журна­листларның Салават Юлаев эзләре буйлап экспедицияләре башланды. Аларның беренчесендә мин дә катнаштым һәм Фәнил Шәмсетдин улының оста, кешелекле, ярдәмчел җитәкче-оештыручы икәнлеген үз күзләрем белән күрдем, сокландым. Уфа — Казан — Чабаксар — Владимир — Тверь — Мәскәү — Новгород — Таллин маршруты буйлап барып, милли батырыбыз берничә еллар тоткынлыкта иза чигеп, соңгы сулышын алган Палдиски шәһәренә — Балтыйк буена барып җиттек. Юл буендагы шәһәрләрдә журналистлар, якташлар, музей хезмәткәрләре, тарихчылар белән очраштык. Йөреп кайткач, гәзит-журналларда юл язмалары бастырдык. Мондый экспедицияләр 2008 елга кадәр дәвам итте.
Фәнил Кодакаевның үзенең радио һәм телевидение тапшыруларының Мәскәүдә дә яхшы кабул ителүе, республика журналистларының төбәкара берләшмәләре эшен активлаштырудагы, БДПУ ректоры белән сөйләшеп, бу уку йортында “полиграфия белгече” махсуслашуы оештыруы нәтиҗәсендә тармакка байтак яшь көчләр әзер­ләүдәге, “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясен башлап җибәрүдәге тырышлыгы, “Тамаша” журналы баш мөхәррире, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары — җаваплы секретаре, Башкортостанстатта эксперт-төркем җитәкчесе вазыйфаларындагы эшләре турында да тәфсилләп язарга мөмкин булыр иде. Әмма гәзит битенең чикләре бар.
Ә инде бу мәкалә героеның актив җәмәгатьче, туган ягы патриоты булуына иркенләбрәк тукталырга кирәк.
Җәмәгать эшләрен башкару бөтен кешенең дә кулыннан килмидер ул. Моның өчен фидакарьлек, таләп­чәнлек, үз артыңнан башкаларны ияртү, оештыру сәләте, абруй яулау кирәк. Үзеңә күрсәтелгән ышанычны нәтиҗәле эшең белән акларга тиешсең.
Әлбәттә, мәктәп укучысы Фәнил болар турында да, җәмәгать эшләренең киләчәктә үзаллы тормышка аяк басканда ярдәм итәчәген дә белмәгәндер. Нәселдән, каннан шулай бирелгәндер — октябрят, пионер чакларыннан активлык күрсәтә башлый. Спортның берничә төре белән шөгыльләнә. Отряд советы рәисе, сыйныф старостасы була. 9-10 сыйныфларда “Яшь дзержинскийчылар” оешмасы комиссары итеп сайлана. Милиция участогында дежур тору, урамнарда патрульлек итү ошый аңа. Вак-төяк гауга булса, шунда ук тәртип урнаштыралар. Хәер, ул заманда илдә җинаятьчелек әлеге кебек киң таралмаган була.
Хәрби хезмәттә дә спорт ярышлары һәм башка күмәк чаралар оештыра. Университетта уку чорында студсовет рәисе урынбасары, студент­ларның төзелеш отряды командиры була. 1978 елда интернациональ отряд составында ГДРга бара, иң яхшыларның берсе дип танылып, медаль белән бүләкләнә.
Фәнил Кодакаев озак еллар “Кызыл таң” гәзите, “Ағиҙел” журналы мөхәр­ририятләре әгъзасы, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Мәдәният министрлыгы, Яшьләр дәүләт комитеты коллегияләре, Балалар фонды, Мәдәният фонды советлары әгъзасы булып торды. Радио һәм теле­видениедә партия һәм профсоюз оешмалары, ветераннар советы эшләрен җигелеп тартты. Ветераннарның Уфа шәһәр советы президиумы әгъзасы буларак та актив эшли.
2007 елдан Табын ырулары берлеге рәисе урынбасары вазыйфасын башкарып килде, былтыр августта рәис итеп сайлап куйдылар. Уфадагы кырмыскалылылар якташлыгын оештыруда ул күп көч салды, 2000 елдан аның рәисе буларак бихисап эшләр башкара. Бу җәһәттән аның ва­танпәрвәрлек, якташлык сыйфатлары гаҗәп дәрәҗәдә балкып китте. Шул еллардан ул туган авылы Малайның тарихы белән ныклап кызыксына башлады. 2013, 2015 һәм 2018 елларда авылы һәм авылдашлары турында башкорт һәм урыс телләрендә өч китап нәшер итте. Гомумән, авторы, автордашы яисә төзүчесе ул булган китаплар саны унбишкә җитте. Болар үзләре генә дә соклангыч хезмәт. Барысы да төп вазыйфалардан тыш, җәмәгать эшләре буларак башкарыл­ган!
“ХIХ гасыр урталарында тирә-юньдәге 18 авылны берләштергән Дуван-Табын волостеның үзәге булган Малайда тууым, бала чагымны үткәрүем белән горурланам, — ди Фәнил Шәмсетдин улы. — Кулдан килгәнчә авылыма, авылдашларыма ярдәм итәргә тырышам. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен районда беренче булып без үткәрдек. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләгәндә былтыр авылда сугыш ветераннары исемен мәңгеләштерүче стела-обелиск ачтык. Мәктәп укучылары өчен премия булдырып, 10 елга якын аны иң яхшы укыган, тәртибе үрнәкле бул­ган балаларга тапшырып килдем. Мәктәп китапханәсенә мин бүләк иткән китапларны, дәреслекләрне әле дә файдаланалардыр. Боларны мактану өчен түгел, вөҗдан кушуы буенча эшлим...”

Фәрит Фаткуллин.


 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас