+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
12 февраль 2022, 12:55

Халык артисты Зинаида Кириенко вафат...

88 яшенә кадәр матурлыгын, камил акылын саклап кала алган сокландыргыч шәхес иде ул.

Халык артисты Зинаида Кириенко вафат...
Халык артисты Зинаида Кириенко вафат...
Михаил Шолоховның «Тихий Дон» һәм «Судьба человека» әсәрләре буенча, шулай ук "Судьба", "Любовь земная" һәм башка бик күп фильмнарда төшкән РСФСРның халык артисткасы Зинаида Кириенко 88 яшендә вафат булган.

Бу хакта Кинематографистлар берлеге вәкиле хәбәр итә.

Аны коронавирус белән дәваханәгә салулары турында билгеле булган иде. Аннары инсульт булган, дигән хәбәр дә килеп иреште.

Күренекле сәнгать эшлеклесенең авыр туфрагы җиңел булсын.

Фото: ria.new

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: