«Туган тел» шигыренең урыс, белорус, украин һәм саха телләренә тәрҗемәләре булуы билгеле. Быел исемлек тулыланды — хәзер ул кыргыз, төркмән, казах, удмурт, мари һәм башка телләрдә дә яңгырый. Тәрҗемә профессиональ тәрҗемәчеләр тарафыннан башкарылган. Шигырьләр тәрҗемәләре "БСТ" телеканалының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырылган.
Ә проектта катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашты. Мәсәлән, Баллан Җәлил - Азәрбайҗан шагыйре, тәрҗемәче, Халыкара конкурслар лауреаты түбәндәгеләрне әйтте:
"Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен укыгач, шунда ук үз халкым искә төшә. Миңа бу шигырне үзем язганмын кебек тоелды, чөнки мин үз телемә мәхәббәт тойдым. Рәми Гарипов телне, үз халкын нык ярата иде, мин хәтта тормыштан да күбрәк дип әйтер идем. Мин аны бик тиз тәрҗемә иттем, күп дигәндә, бер сәгать эчендә. Бу гениаль шагыйрьнең рухы һәм иҗаты миңа бик якын".
Язучы Мамед Хәлилов исә, "Туган тел" шигыре - үзенең гадилеге белән Рәми Гариповның шигъри иҗатына мөнәсәбәтен күрсәтә торган үзенчәлекле әсәрләрнең берсе, дип саный.
Алтынай Темирова - кыргыз шагыйрәсе, тәрҗемәче, драматург, бу шигырьдә авторның туган теленә мөнәсәбәте бик ачык һәм уникаль, дип ассызыклый.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте