Күктә йолдызлар бихисап һәм аларның һәрберсе төрлечә яктырта: берәүләре сизелер-сизелмәс кенә ерактан күзләрен кысалар, икенчеләренең җылысы алдакчы була, өченчеләре исә нур чәчеп балкыйлар. Һәрберебезнең язмышында бик мөһим урын тоткан, һәрвакыт алга әйдәп торучы шәхесләр була. Алмас Галимҗан улы минем өчен искиткеч талантлы, зур галим, көчле, күпкырлы шәхес буларак, юл күрсәтүче дә, шатлыкларны уртаклашучы, авыр төшенкелеккә бирелгән вакытта яхшы киңәшләре белән ярдәм итүче якын кеше дә булды.
Университетка укырга кергәч тә, Алмас абый (ул укыткан бар шәкертләре исеменнән әйтә алам) күңелләрне яулап алды, аңарда кешеләрне үзенә карата торган ниндидер бер тарту көче бар иде. Ул безнең группаның кураторы булды, 5 ел буена аны “группабызның әтисе” дип йөрттек, чөнки нинди генә мәсьәләләр килеп чыкмасын, Алмас абый янына йөгереп бара идек, һәм бер генә сорау да читтә калмый иде. Тагын Алмас Галимҗан улының тирән фикерле, уйландыра торган, оригинальлеге белән аерылып торган лекцияләренә тиң дәресләр табып була микән? Аның дәресендә вакытны ничек үткәрергә белмичә утырмыйсың, киресенчә, илһамланып, дәртләнеп чыгасың. Шул ук вакытта Алмас абый бер студентны да “төртмә” сүзе белән читтә калдырмаган яхшы психолог һәм һәрвакыт үз ролен оста башкарган артист булуы белән дә шаккаттыра иде.
Алмас Галимҗан улы җитәкләгән Идел-Урал буендагы халыкларның телен, рухи мәдәниятен өйрәнү буенча вузара фәнни лабораториядә диплом эше язу студент елларының тагын бер онытылмас истәлеге булып калган. Ул көннәр, үзебезгә ошаган, кызыксындырган темалар өстендә чын-чынлап фәнни күзәтүләр ясау, тикшеренүләр белән беррәттән, җитәкченең мөһим күрсәтмәләре, һәрберебезгә игътибары һәм таләпчәнлеге белән сугарылган. Кайбер группадашлар, сез бигрәк кызыклы эш белән шөгыльләнәсез, дип көнләшеп тә куя иде әле. Бу фәнни лабораториядә бик күп еллар давамында тупланган материал үзенең күләмле булуы, тел гыйлеменең төрле якларын эченә алуы белән генә түгел, тәртипкә салынганлылыгы, системалылыгы белән дә җәлеп итте. Мондагы һәрбер сүз (тел берәмлеге) җитәкченең үз кулы белән тикшерелгән, йөрәге аша үткәрелгән, шуңа күрә андагы бөтен әйбердән да җылылык бөркелә иде.
Алмас Галимҗан улы безнең төбәктә генә түгел, аннан читтә дә иң алдынгы тюркологларның берсе булып танылды. Аның биш йөздән артык дөнья күргән фәнни хезмәтләре, күпсанлы рецензияләре шул хакта сөйли. Бигрәк тә фәнни монографияләре һәм сүзлекләре аерым игътибарга лаек. Татар тел белемендә Идел-Урал буендагы халыкларның ареаль лексикасы, тарихи, диалекталь лексик берәмлекләр күп еллар дәвамында эшкәртелгән классификациягә таянып тикшерелгән. Ул фикер тирәнлеге, фән логикасы, искиткеч зур фактик материалга нигезләнүе белән аерылып тора, шуңа күрә дөнья күләмендә танылган лингвистларның югары бәяләмәсенә лаек булды.
Һәрбер галимнең фән дөньясында үзенең өр-яңа ачышы булырга тиеш. Алмас Галимҗан улы – Идел-Урал-Кама этнолингвистик төбәгендәге телләрнең идеографик парадигматикасына нигез салучы булды. Алдагы көннәрдә аның хезмәтләре тюркологиядә тикшерелмәгән, яңа фәнни юнәлешләргә нигез булырына да ышанам. Һичшиксез, мондый уңышларга талант, тирән белем, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Мин Алмас абыйның булдыклылыгына, өлгерлегенә, нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан алтын түгелүенә соклана идем һәм аннан көч-дәрт алдым, фән дөньясына тагын да тирәнрәк керү теләгем артты.
Алмас Галимҗан улының аспиранты булгач, аны тагын да якыннанрак белдем, аның файдалы, мөһим күрсәтмәләреннән, тәкъдимнәреннән һәм җылы сүзләреннән башка алдагы көнне күз алдына китерүе дә кыен. Әлегә кадәр фәнни әдәбият буенча бернинди мохтаҗлык кичергән юк иде, чөнки бик сирәк очраган күп китапларны аңарда гына табып булды. Аларның байтагы Алмас абыйга авторлар тарафыннан хөрмәт, ихтирам, дуслык билгесе буларак үз куллары белән язып бүләк ителгәннәр. Аның танышлары, дуслары дөньяның кайсы гына почмагында юк икән!
Алмас абыйның фани дөньяда юклыгына ышануы авыр. Һәм мин Алмас абый тәрбияләгән һәр студент, фикердәше булган һәм аның белән аралашкан һәр кеше шушы хисне кичерүенә ышанам.
Фән күгендә Алмас Галимҗан улы якты йолдыз булып кабынды һәм янды, күпләр өчен һәрвакыт маяк булып торыр.
Нурия Хәлиуллина,
Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студенты, аспиранты (1994-2002 еллар), филология фәннәре кандидаты, доцент, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының
татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты.