

"Кызыл таң" гәзите коллективы күренекле композитор, баянчы, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының музыкаль бүлеге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа "Нур" татар дәүләт театры спектакльләрен дә музыкаль яктан бизәүче Илшат Габбас улы Яхин вакытсыз вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, якыннары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.
Илшат Яхин Учалы районының Котый авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый, 1994 елда Сибай филармониясендә халык уен кораллары оркестрын җитәкли.
2001 елда Башкорт дәүләт филармониясендә «Каравансарай» фольклор-эстрада төркеменең аккомпаниаторы-концертмейстеры буларак эшли башлый. 2005 елда музыка бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. 2011 елда шундый ук вазыйфага М. Гафури исемендәге Башкорт академия театрында, 2019 елда М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында күченә.
Илшат Яхин Уфадагы "Җиде кыз" җырлаучы фонтан өчен музыкаль материал композиторы, республика күләмендәге чараларны музыкаль яктан тәэмин итү авторы була.