

Кешеләрнең, аеруча өлкән буынның табигате шундый, алар хатирәләргә бирелүчән, үткәннәрдән, андагы кыйммәтләрдән арына алмыйлар. Бүгенге чор яшәеше, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең киеренкелеге, социаль-икътисади өзеклек, тәрбияви кризис, тагын байтак сәбәпләр өлкән буынны ирексездән үткәннәргә алып кайта. Бигрәк тә бүгенге шартларда бары тик яхшылыкны, яшәү дәрте бирә торган гаделлек һәм тигезлекне күбрәк искә төшерәбез. Күпләребез совет чоры кыйммәтләрен күңел иләгеннән уздырабыз. Баксаң, үткәннәрдә гел начарлык кына түгел икән. Үз вакытында җиң сызганып, булмаганны булдыру, барны ишәйтү өчен көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр берәм-берәм Ходай хозурына китә башлагач, уй-зиһенебез алар белән бәйле бай һәм матур хатирәләрне яңарта.
...Арабызда намусына хыянәт итмичә, җаваплылык тоеп гомер кичергән асыл затлар күп булды. Шундыйларның берсе — Феликс Өммәтов иде. Ул Илеш районының Рсай авылында Мәликә һәм Өммәтулла Шәмсиевларның тату гаиләсендә 1940 елда дөньяга килгән. Ни аяныч, сабый өч яшьлек чакта урманчы Өммәтулла абзый вафат булган. Феликс шул чор балаларына хас авырлыкны, кыенлыкны татып үскән. Тумыштан шаян һәм үткер баланың аңында ул авырлыклар җуелмас эз калдырган, әмма күңелен тупаслатмаган. Аңарда бердәмлек һәм җаваплылык тойгысы ныгуга шул кыенлыклар сәбәпче булгандыр, бәлки...
Феликс Өммәтов — югары патриотик рухта тәрбияләнгән буын вәкиле. Алар “коммунизм төзүчеләр арасында без дә бар”, — дип горурлык кичергәннәр. Шул ук вакытта ата-бабаларның васыять-киңәшләренә колак салып, аларны булдыра алганча тормышка ашырып, “кечеләрне рәнҗетмә, олыларны хөрмәт ит!” — дигән гыйбарәгә таянып үскәннәр. Гомумән, Феликс Өммәтов югары тәрбияви дәрәҗәле кавемнән. Һәр кылган шәфкатьлелек аның күңелендә кешелеклелек сыйфатларын камилләштергән, дисәк, һич кенә дә арттыру булмас.
Феликс җиденче сыйныфтан соң Салават индустриаль техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлауга, 1959 елда, Совет Армиясе сафларына алалар. Өч ел Германиянең Дрезден шәһәрендә радиотелеграфист булып хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч, егет укуын дәвам итәргә карар кыла һәм Башкорт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Игенчелекнең борынгыдан килгән иң игелекле хезмәт икәнлеген яхшы үзләштергән Феликс югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. 1967 елда туган ягына кайткач, яшь белгечне Ульянов исемендәге колхозга агроном итеп тәгаенлиләр. Мөстәкыйль фикер йөртүче, оештыру сәләтенә ия белгечнең хезмәт баскычлары буйлап үрләү чоры башлана.
1970-79 елларда шушы хуҗалыкның рәисе булып эшли. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең, тармак җитәкчеләренең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булуы һәм туган ягын, эшләрен яратуы белән аерылып тора. Илеш районы хуҗалыклары аеруча җитмешенче елларда җитештерүнең барлык тармакларында сизелерлек үсешкә иреште. Гектарыннан 25-30 центнер уңыш җыю гадәти күренешкә әйләнде. Кайбер елларда ул 40 центнерга һәм аннан да югарырак күрсәткечкә җитте. Сөтчелек фермаларында елның-елында һәр сыердан 3500-4000 килограмм һәм аннан күбрәк сөт савылды. Терлекләрнең артымы шактый үсте. Нәкъ менә бу елларда хуҗалыклар, шул исәптән Ульянов исемендәге колхоз, терлекчелекне үстерү өчен ныклы нигез булдырды һәм азык базасын киңәйтте, инфраструктураны ныгытты.
1979-82 елларда Феликс Өммәтов районның Карабаш авыл Советы рәисе вазыйфасын башкарды. Бу елларда биредә тәүге балалар бакчасы ачылды, авылларны төзекләндерү, яшелләндерү буенча нәтиҗәле эшләр башкарылды. Кемнең дә булса гаиләсенә авырлык килгәндә, беренче ярдәм кулы сузучы, җылы сүз белән юата белүче кеше итеп искә ала аны биредә яшәгән өлкәннәр.
1982 елда янә яңа эш урынына — “Сельхозхимия”гә җитәкче итеп күчерделәр Феликс Өммәтулла улын. Алда билгеләгәнчә, ул елларда Илештә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Нәкъ менә шул чорда районга заманча тагылма техникалы яңа тракторлар, комбайннар, автомобильләр күпләп кайтарылды. “Сельхозтехника” предприятиесенең базасы ныгыды. “Сельхозхимия” хезмәте булдырылды. Бу махсуслашкан предприятиеләр колхозларның төп терәгенә әверелде.
1991 елдан алып 2000 елда пенсиягә чыкканга кадәр Феликс Өммәтов Җир эшләре буенча дәүләт комитетының Илеш районы буенча рәисе булып эшләде. Комитетның эшчәнлеге файдаланылмаган җир участокларын әйләнешкә кертүгә, аларны нәтиҗәле файдалануга контрольне тәэмин итүгә юнәлтелде.
“Лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә, спорт бәйгеләрендә актив катнашты ул. Шахмат буенча район чемпионы булды, “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган республика фестивалендә ялгыз бию башкарып, өченче урын яулады. Барысына да җитеште, тормыштагы вакыйгаларның һәркайсында үзе булырга, үзе катнашырга вакыт та, теләк тә тапты бу тынгысыз җан. Татар халкында шундый әйтем бар: “Эшлисе килгәннең — теләге, эшлисе килмәгәннең — сәбәбе була”. Бу әйтемнең “эшлисе килгәннең — теләге...” дигән өлеше нәкъ Феликс Өммәтов турында”, — ди аның замандашлары.
— Чыннан да, аның эше дә, теләге дә, сүзе дә бер-берсеннән аерылмады, гел бергә үрелеп барды. Ул барысына да өлгерде, барысын да булдырырга омтылды. Беркайчан да ярты юлдан кире борылуны белмәде. Бу аның тормыш кагыйдәсе иде. Эшләү-яшәү дәверендә аңа күп киртә-каршылыкларны җиңәргә, тарткалашырга туры килде, гадел сүзен курыкмыйча, кистереп әйтергә дә кирәк иде. Ямьсез күренешләргә, гамәлләргә каршы көрәште. Дөреслек, хаклык яклы булды. ...Соңгы вакытта, авырый башлагач: “Ярый, син бар әле”, — дип еш кабатлый иде... — дип хәтерли аның хатыны, Башкортстанның мәгариф отличнигы Сәгыйдә апа.
Әйе, якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда хәлен аңларга тырышу бик мөһим шул. Җылы, яхшы сүз үзе дәва андый чакта, изге ният белән кылган яхшы гамәлләр күңелдә, йөрәктә кала. Алар илле елдан артык бергә гомер кичергәннәр, өч бала: ике ул Ирек, Илнур һәм бер кыз — Светлананы тәрбияләп үстергәннәр. Балаларның һәркайсы югары уку йортларында укып, икешәр дипломга ия булганнар.
...Феликс Өммәтулла улының хатынына, балаларына һәм оныкларына бирәсе сөюе соңгы сулышына кадәр сүрелмәгән. Ул туган җиргә булган җан җылысын гомере буе күңел түрендә саклаган. Бар булмышы белән үзен тудырган, тукландырган һәм кабат үзенә сыендырган Җир кешесе иде ул. Хәзер килеп бакыйлыкка күчсә дә, ул фани дөньяда калган якыннарының, бергә эшләгән хезмәттәшләренең, шул чор буын кешеләренең хәтерендә якты маяк булып сакланыр.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.