+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
23 февраль 2022, 04:02

Утыз ике тапкыр күктән сикергән!

7 нче гвардия Һава-десант дивизиясендә (Каунас шәһәре, Литва ССРы) хезмәт иткән, ике медаль белән бүләкләнгән, парашют белән 32 сикерү башкарган. Старшина Айдар Галимов.

Утыз ике тапкыр күктән сикергән!Утыз ике тапкыр күктән сикергән!
Утыз ике тапкыр күктән сикергән!

Ә бүген Башкорстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов ул. "Кызыл таң"ның иң тугры дусларының берсе Айдар Гани улына - "бишле"! Бер генә дә түгел, ике "бишле", чөнки бүген аңа 55 яшь тула. Котлыйбыз, хөрмәт итәбез, очрашулар көтеп торабыз. Ир-егетләрне бәйрәм белән котлаган бу көнне, без аның белән тормыш-булмыш турында гәп корып алдык.

- Миңа “Бәлки әйбәт яшисеңдер, әмма кызык түгел: синең тирәдә бер гаугалы вакыйга юк, авыз суы корыганчы рәхәтләнеп сөйләп тә булмый үзеңне”, – диючеләр бар. Нишлисең, заманга бик туры да килеп бетмидер, әмма нинди бар, шундый тәрбия инде. Октябрят, комсомол, коммунистлыкка кандидат чорынннан башланган, соңрак, армия тәрбиясе. Гаиләдә - әти культы. Армиядән беренче язган хатка ук әнидән “Башка хатларыңны язганда иң беренче: “Исәнме, әти!” булсын, улым, аннан соң гына башкалар”, - дигән җавап килде. Һәркем, бигрәк тә ир-егет, әтисен хөрмәт итә икән, ул һәркайда да, һәрнәрсәдә ир булып калачак.

Әни гаҗәеп кеше инде ул безнең. Ул укытучы буларак, ярыйсы ук катгый да була ала. Әмма бер урында катып калган, “тимер-бетон” түгел, һәр заманга да үз кеше. Мин аның белән әле дә килеп туган мәсьәләләр буенча киңәшләшәм.

Онытып торам, тәрбиячеләрнең берсе – тулай торак бит әле! Армиягә кадәр Уфа автотранспорт техникумы “общага”сы “мәктәбе”н узган идем, шуңа күрә анда әлләни авырлык кичермәдем, дияргә ярый.

Үзем гаилә коргач та Зилә, әни кебек, минем сүзне алга куйды. Дөресен генә әйткәндә, миннән нинди тәрбияче инде?! Гомер юлда уза, күп вакыт гаиләмнең түгел, ә меңәрләгән, нигездә миңа таныш булмаган тамашачыларның күңелен күрүне алга куярга туры килә. Әмма алардан килгән җылылык, иҗатыма мәхәббәт миңа аларны да үземнең гаиләм итеп тою хисен бирә. Ә бу хиснең хакы бик кыйммәт...

Айдар Галимов гаиләсендә булуы безгә дә бик рәхәт! Бәйрәмнәр белән, Айдар!

Фото гаилә архивыннан.




.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас