+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 март 2022, 08:19

Тәүге җыры түшәмнән төшкән

Башкортстанның халык артисты, "Кызыл таң"ның якын дусты Зифа Нагаеваның 500дән артык җыры бар. Ә тәүгесенең язылу тарихы болай.

Тәүге җыры түшәмнән төшкәнТәүге җыры түшәмнән төшкән
Тәүге җыры түшәмнән төшкән

Зифа Нагаеваның тәүге җыры, үзенең әйтүе буенча, көтмәгәндә-уйламаганда иҗат ителә. 1986 елда була бу. Авырып дәваханәгә керә. Бер үк вакытта авылда әнисе дә йөрәк өянәге белән егыла. Түшәмгә карап, система астында ятканда үзеннән бигрәк әнисе өчен өзгәләнә һәм күңелендә шигырь юллары туа:
Түшәмнәрне тишеп чыга инде
Мөлдерәмә тулы күзләрем...
Уйлар туган авылына, әнисе авырып яткан туган йортына җилдерә. “Туган йортыма” дип аталган шушы иң беренче җырының сүзләре дә, көе дә колагында яңгы­рагандай була:

Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән күрше-күлән?
Мәшәкатьләремне читкә куеп,
Кайтып киләм әле, кайтып күрәм...

Беренче карашка гади генә тоелган бу дүрт юлга авылның яшел үләнле капка төбе дә, күңелнең шунда тартылуы да, күршеләрне якын итү һәм сагыну да сыйган.
Бу җырны әлегә беркем дә ишетми, авторның йөрәгендә саклана бирә. Биш ел буе! Һәм аның дөньяга ургылып чыгар мәле җитә. 1991 елда, сигезьеллык мәктәпне тәмамлауларына 20 ел тулуны билгеләп, элекке сыйныфташлары белән таң алдыннан авыл урамы буйлап йөргәндә шушы тәүге җырын җырлаган Зифаны авылдашлары елый-елый тыңлаганнарын күз алдына китерүе авыр түгел.
“Туган йортыма” белән “Гомерләр зая узмасын”ны Башкортстанда профессионаллардан иң беренче Флорида Исмәгыйлева башкара.

Зифа Вәли кызын бүген Туган көне белән ихлас тәбриклибез! Яз алып килдең син безгә, мәңге дәртле, җырлы булып кал, Зифа апа! Дуслар, әйдәгез бергәләп котлыйк аны, теләкләрне социаль челтәрләрдә комментарийларда языгыз!

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас