+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 Марта 2022, 06:56

Хуш, Әбелхәер ага...

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа "Нур" татар дәүләт театрын оештыручыларның һәм режиссерларының берсе Әбелхәер Касыйм улы Сафиуллин вафат.

Хуш, Әбелхәер ага...Хуш, Әбелхәер ага...
Хуш, Әбелхәер ага...

Әбелхәер Сафиуллин 1943 елның 15 августында Кушнаренко районының Каратәкә авылында туа. Республика мәдәният-мәгърифәтчелек училищесын (Стәрлетамак, 1969; Г. Х. Хәбибуллин курсы), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1977; Л. В. Вәлиева курсы, Ф. К. Касыймова курсы) тәмамлый.

1976 елдан Башкорт дәүләт академия драма театрының постановка бүлеге мөдире булып эшли. 1980 елдан Сибай драма театры режиссеры, 1982-89 елларда сәнгать-куелыш бүлеге мөдире. 1990-94 елларда - Уфа дәүләт сәнгать институтының уку-укыту театры директоры. 1989-90 елларда һәм 1997-2016 елларда - Уфа «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры.

Әбелхәер Сафиуллин «Нур» театрын оештыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертте.

"Кызыл таң" гәзите коллективы мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Режиссер белән хушлашу 11 мартта Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театрында узачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас