+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
10 март 2022, 13:40

Күренекле галим Риза Магазовка — 90 яшь

Бүген Башкортстанның һәм Русиянең танылган галиме, табиб-микробиолог Риза Магазов күркәм юбилеен билгели. Аны хаклы рәвештә Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салучыларның берсе дип саныйлар.

Күренекле галим Риза Магазовка — 90 яшьКүренекле галим Риза Магазовка — 90 яшь
Күренекле галим Риза Магазовка — 90 яшь

Риза Магазовның исеме үзгәртеп кору елларында бөтен халык тарафыннан танылу алды. Нәкъ менә шул вакытта экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләрен, кешене әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан саклауның актуаль проблемаларын кискен һәм турыдан-туры күтәрде ул.

Риза Шәехҗан улы Магазов 1932 елның 10 мартында Башкортстанның Миякә районы Яңа Ишле авылында туган. Аның әтисе Шәехҗан Сабахетдин улы районда танылган укытучы була. Шуңа күрә барлык балаларның да гаиләдә (ә алар сигез булган) белем алырга омтылулары очраклы түгел.

1955 елда Риза Магазов Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм чибәр яшь укытучыга — Әнүзә Муллагалим кызына өйләнә. Алар бергә Миякә районына китә, Риза Шәехҗан улы монда окулист, район дәваханәсе хирургы булып эшли. Аннары ул Миякә районы дәваханәсенең баш табибы итеп билгеленә. Аның җитәкчелегендә районда трахоманы тулысынча җиңеп чыктылар. Соңрак Әлшәй районы дәваханәсенең баш табибы булып эшли. "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы" мактау билгесе белән бүләкләнә, зур тәҗрибә туплый.

Алга таба 13 ел Риза Шәехҗан улы Башкортстанның төп дәваханәсен —Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсен җитәкли. Ул дәваханәне уникаль диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итүгә, аны заманча дәвалау учреждениесенә әйләндерүгә иреште. Шунысы игътибарга лаек, бер елда дәваханә дә, Риза Магазов үзе дә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнәләр. Бу 1976 елда була.

1978 елда ул Уфаның И. И. Мечников исемендәге Вакциналар һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институтын җитәкли (соңрак институт «Иммунопрепарат» фәнни-җитештерү берләшмәсе дип атала). Риза Магазов фән кандидаты, аннан соң медицина фәннәре докторы була. Аның җитәкчелегендә институт илнең вакциналар һәм сывороткалар җитештерү буенча иң эре предприятиесенә әверелә. Институтның фәнни эшчәнлеге шартлы патоген микроблар белән килеп чыккан авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау өчен яңа препаратларны, прививкалар ясауның нәтиҗәлелеген бәяләү ысулларын эшләүгә һәм вакциналау препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнүгә багышланган. Коллективның зур хезмәте Халыклар дуслыгы ордены белән билгеләнә.

1991 елдан Риза Шәехҗан улы - Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең медицина фәннәре бүлеге академигы-секретаре. Ул 12нче чакырылыш Башкортстан Республикасы Югары Советы депутаты итеп сайлана. Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Башкорт АССРның атказанган табибы. Риза Магазов - Русия Федерациясе Министрлар Советы премиясе һәм Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 2012 елда «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» аерым хөрмәтләү билгесенә лаек булды. Ул - Уфаның Дим районының шәрәфле шәхесе һәм Чувашстан милли академиясенең почетлы академигы.

Риза Магазов — 150дән артык фәнни хезмәт, күп кенә монографияләр, уйлап табуларга авторлык таныклыклары авторы. Микробиология, аллергология һәм иммунология, медицина һәм биология фәннәре буенча берләштерелгән гыйльми диссертация советы рәисе булып тора. Русия Медицина фәннәре академиясенең Башкортстан фәнни үзәген уңышлы җитәкли. Аның укучылары арасында дистәләгән фән докторы һәм кандидаты бар.

Уфада «Нур» татар театрын оештыру аның тормыш китабында аерым бер сәхифә була. “Мин театр язмышында ныклап катнаштым һәм, еш кына театр коллективларында булган кебек, сәнгать җитәкчесе белән директор арасында лидерлык өчен көрәш вирусының аны да читләтеп узмавын күрдем. Бу кайбер актерларның труппадан китүенең сәбәбе булды. Бу «авыру» сәбәпле, ә иң мөһиме - үз бинасы булмау һәм профессиональ актерларга кытлык булу сәбәпле, театрга беренче елларда бик кыен булды. Әмма җәмәгатьчелек, бигрәк тә зыялыларның актив эше нәтиҗәсендә проблемалар бер-бер артлы хәл ителде”, — дип язды Риза Магазов. Театр оешкан елларда ул “Нур” язмышын үз канаты астына алды, татар театры өчен күп көч салды.

Риза Шәехҗан улы, үзенең күпьеллык эшчәнлеген бәяләп, кешеләрнең сәламәтлеген һәрвакыт яклавын, республика сәламәтлек саклау системасысына фидакарь хезмәт итүен чиста намус белән әйтә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас