+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 март 2022, 10:05

Иҗатында — заман сызлануы

“Кызыл таң”ның элекке журналисты, язучы Закир Әкбәровка – 75 яшь.  

Иҗатында — заман сызлануы
Иҗатында — заман сызлануы

Кешелекле лидер

Әдипләр хакында сөйләгәндә, гадәттә, шулай дип куялар: язучы-шагыйрьне ныграк беләсең килсә, аның туган ягын барып күр! Хәзерге татар-башкорт әдәбиятында армый-талмый иҗат итеп, соңгы елларда киң танылу яулаган шагыйрь һәм прозаик Закир Әкбәровның туган ягын – Куергазы районын тамаша кылыйк, Зәк-Ишмәт авылын язучыны тирәнрәк белик дип түгел, ә шунда байтак еллар яшәп китәр өчен бардык, ошаттык. Күрәсең, язмыш дигәнең минем гомер юлымда тирән эз калдырыр күренекле шәхес белән якыннан аралашып яшәү өчен үзе хәстәрләгәндер. Әле хәтер җебен таратам да шуны уйлап куям: әдипнең үзен күрмәсәм дә, аның исемен алдан ук ишетеп белгәнмен. Туган төягем – Кырмыскалы районының Алайгыр авылында яшәп иҗат иткән Мөхәммәт Габдрахманов курсташы Закир Әкбәров турында сагынып сөйли иде. Алар Стәрлетамак педагогия институтында укыганда тәүге әсәрләрен язган, бер-берсенә укыган, күрәсең. Мөхәммәтнең: “Закир энем, син осталыкта хәтта укытучыңны узып киттең”,− дигәне бүген колагымда яңгырап кала. Белүемчә, институтта Хәким Гыйләҗев башлап җибәргән әдәби мохит көчле булган. Бу фикерне язучының “Еллар һәм юллар” дигән автобиографик романы ачык раслый:
– −“Фазыл (Закир) дус, күреп торам, әдәбиятны яратасың, шигърияткә битараф түгелсең, нишләп шигырь язмыйсың, түгәрәккә йөрмисең? (Әсхәл Әхмәтхуҗин әйткәне).
–− Шигърияткә битараф булмаган һәркем шигырь яза башласа, Салават, Әнисә, синең шигырьләреңне укырга кем кала?..
Уйлап караганы юк түгел Фазылның. Тик шигъриятне никадәр генә яратмасын, күңеле прозага омтыла. Пушкин белән Лермонтов, Тукай белән Гафури да шәпләр. Куприн, Чехов... алардан калышмый. Хикәя язып караганы бар... Килеп чыкса, әдәби түгәрәккә алып килеп күрсәтергә дә оялмас иде. Язганының җитлекмәгәнлеген, кешегә күрсәтергә иртәрәк икәнен аңлый”.
1988 елда без ерак Себер тарафларын гизеп, гаиләм белән Куергазының Ермолаево авылына килеп казык кактык. Ермолаеводагы ярдәмче интернат-мәктәп директоры урынбасары булып эшли башладым, ә бераздан партиянең Күмертау райкомы идеология бүлеге мөдире вазыйфасына сайландым. Минем турыдан-туры җитәкчем – райком секретаре Закир Насыйр улы Әкбәров. Ул — тәҗрибәле педагог, төпле идеолог, һәр яклап әзерлекле, искиткеч тирән белемле һәм кешелекле лидер. Шул чордагы кайбер детальләрне искә алып үтәм.
Ул елларның нинди катлаулы икәне күпләргә мәгълүм. Болгавыр, кыйралышлы елларга аз гына вакыт калган, кайберәүләрнең сәяси активлыгы артык күтәрелгән дәвер иде. Җитәкчем һәм якын киңәшчем урындагы милли хәрәкәт оешмасы эшендә катнашу кирәклеген аңлатты. Дөрес эшләгән. Бу оешманың уңай юнәлештә баруы безнең карашларга бәйле булды. Тәүге очрашуда ярсу иптәшләрнең мәңге какшамас кебек тоелган төп партиянең бөтен гөнаһ­ларын бер миңа өюләре әле дә чиркандырып куя, әлбәттә. Күтәрдек барысын да, рәиснең урынбасары булып киттек. Алга таба өч дистә елга якын гомерем милли хәрәкәттән аерылгысыз дәвам итте. I-V корылтайлар делегаты, башкарма комитет әгъзасы булып сайлану шушы хакта сөйли. Димәк, җитәкчемнең сәяси сизгерлеге бик көчле булган.
Янә шул истән чыкмый: Закир Әкбәров туган җирен, аның тарихын, Таймас, Зәк-Ишмәт авылларын, гомумән, куергазылыларны ихлас яратты. Әйе, нинди генә олы-олы вазыйфалар башкармасын, үзен Уфада зур эшләр көтмәсен, Куергазы елгасыннан, тауларыннан, халкыннан аерылмады. Язучы өчен әдип булып тәмам өлгерүдә бу бик мөһим фактор. Шуңа әсәрләрендә үз авылдашлары, райондашлары, туган җир – төп образ. Янә килеп, бу болгавыр заманда ил язмышына, халкың булмышына үз карашың булу, битараф калмау, кирәк икән, сызлану — язучы позициясенең, дөньяга карашының, әсәрләренең идея-художестволы юнәлешенең мөһим сыйфаты ул. Әдипнең бүген төрле жанрдагы дистәдән артык китаплары дөнья күргән. Алар арасында ике йөзләп хикәя, алты повесть, өч роман, күпсанлы сатирик шигырьләр, публицистик мәкаләләр бар. Төп иҗади эшчәнлеге чирек гасырга сыюын искә алсак, бу олы хуплауга лаек. “Закир Әкбәров — билгеле шәхес. Безнең гәзиттә аның әсәрләре еш басыла. Әдәби иҗат белән яшьли шөгыльләнмәсә дә, зур уңышларга иреште. Бик белемле, тирән интеллектуаль кеше”, — дип зурдан бәяли журналист Фәрит Фаткуллин.
Закир Әкбәров 1947 елның 4 мартында Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында дөньяга килә. Үз авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, белемгә омтылган егет күрше Таймас урта мәктәбендә укый. Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетында белем ала. Тел һәм әдәбиятны гына түгел, тарих, тарихи диалектика, фәнни коммунизм кебек гуманитар фәннәрне үз итә, урыс классикасы белән мавыга. Хезмәт юлын Куергазы районының Мораптал урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Бу мәктәп республикага киң билгеле: директоры — данлыклы Рәфыйк Сыртланов, шулай ук Газиз Әлмөхәммәтов, Баязит Бикбай төбәге бу як!
Бераздан директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын йөклиләр яшь белгечкә. Ветеран укытучы Л. А. Агишева ул елларны болай дип хәтерли: “Закир Насыйр улы бик кешелекле, яшьләр һәм өлкәннәр белән яхшы мөгамәләдә булды, һәрчак ярдәм итте”. 1977 елда З. Әкбәровны Якшем­бәт урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Шуннан соң аның иңнәренә бер-бер артлы тагын да җаваплырак вазыйфалар салына: район халык мәгарифе бүлеге мөдире, район Советы рәисе урынбасары, КПССның Күмертау район комитеты секретаре. 1991 елдан соң ул Күмертаудагы республика гимназия-интернаты директоры булып эшләп алды, кыска вакыт эчендә якты эз калдырды. Тәҗрибәле җитәкчене министр Р. Т. Гарданов Уфага ике техникум директоры итеп чакыра, сайла да ал, әмма 17 ел мәгарифтә алсыз-ялсыз эшләгән педагог үзенең икенче канатларын киң җәяргә – әдәби иҗатка күчәргә көч таба. З. Әкбәров болай дип көлеп ала кайбердә: “Рәсимәм 44 ел урыс теле һәм әдәбиятын укытты, ә мин – “летун”, әмма үз теләгем белән түгел...” Әйе, намуслы кеше язмышын тик үзе сайлап яшәми, илең, халкың кушканы мөһим. Шуңа да Закир Әкбәров тәүдә — “Кызыл таң”ның көньяк районнары буенча үз хәбәрчесе, ә бераздан Күмертауның “Время” гәзите мөхәррире булып эшли башлый. Нәкъ шушы чорда ул әдәби иҗатка, журналистикага барлык сәләтен биреп тотына.
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы З. Әкбәров әле дә сафта, ул — ветераннарның Күмертау шәһәр Советы рәисе. 20 мең пенсионерның мәнфәгатен кайгыртып яши, аларның кайгы-шатлыкларын үзенекедәй күрә, ярдәм итәргә тырыша. Шул арада иҗатчыга күпме кеше язмышы белән танышу, кирәк мәлендә җылы сүз әйтү эзсез үтмидер, күп вакыйгалар, язмышлар сюжет, художестволы деталь булып китә икән, зыяны юк, алар бары тик чынбарлыкка, тормыш дөреслегенә әверелә. Кырыс чынбарлык, җәмгыя­тебезнең социаль катламнарга бүлгәләнүе әдипнең әнә шул сызлануларын һәм философик уйлануларын тудыра. Нишләсен иҗатчы, күп вакыт нәкъ кумиры Антон Чехов сыман: “Мин күз яшьләре аша көләм”, − дип әйтергә мәҗбүр.

Көлдереп уйландыру остасы

Хәзерге татар-башкорт әдәбиятына язучылык һөнәренә байтак тормыш тәҗрибәсе туплап, кешеләр белән аралашу осталыгына ия, тормыш казанында кайный-кайный, аның ак һәм кара ягын күреп, күңеле белән кичергән, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә байтак эшләр башкарган менә дигән язучылар килүе билгеле. Шуларның иң танылганы− Закир Әкбәров. Үзе әйтүенчә, ул язучылык эшенә иллесен тутыргач килде. Шул елларда “Кызыл таң” гәзите, “Һәнәк”, “Ағиҙел”, “Тулпар” журналларында бер-бер артлы хикәяләре, сатирик әсәрләре басылды. Талантлы журналист 2004 елда Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлегенә кабул ителде.
Х. Гыйләҗев һәм Б. Бикбай премияләре лауреаты Закир Әкбәров “Аллам сак­ласын!”, “Шайтан ялчысы”, “Хикмәтле йорт”, “Әкәмәт утрау” һәм урыс телендә “И в шутку, и всерьез”, “Почтальон малае”, “Еллар һәм юллар” дигән повесть, роман һәм хикәяләр китапларын иҗат итте. Төрле басмаларда Ф. Фаткуллин, К. Акбашев, Р. Тимершин, К. Фазлый, Р. Сөләйманов язучы иҗаты хакында әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗади портретлар язды. Күптән түгел очрашуыбызда язучы көлдереп алды: “Марсель Сәлимов болай ди: “Мин хәзер — дөнья дәрәҗәсендә иң алдынгы сатирик шагыйрь, Закир, син республикадагы беренче сатирик проза остасы булдың...” Уенлы-чынлы әйтелгән бу сүзләрдә мәгънә юк түгел. “Иҗтимагый һәм фәлсәфи проблемалар Закир Әкбәров иҗатында үзәк урынны били, язучы аларны, әдәби традицияләргә ярашлы, уңышлы әдәби формага төреп бирә белә”, − ди Дилбәр Булатова.
Безнеңчә, У. Шекспирның: “Тормыш — театр, ә кешеләр — анда актер”, — дигән канатлы сүзләрен Закир Әкбәров иҗаты тагын бер раслады. Мәсәлән, аның сатирасында бүгенге чынбарлыгыбыз — нәфсе артыннан куу, түрә алдында тәлинкә тоту, социаль гәделсезлек кебек кире күренешләр аяусыз тәнкыйтьләнә, мәрәкә һәм көлкеле хәлләр аша мут һәм икейөзле бәндәләр фаш ителә. Чынлап та, язучы гыйбрәтле күренешләрне тормышның үзеннән ала, кемдер күрмәгәнне үтәли күрә, капма-каршылыклы тойгылар кичерә. Көлдерү аша уйландыру осталыгына ия иҗатчы, жанр кануннарына ярашлы, укучысына фикерен әче көлдереп җиткерә. Мәсәлән, “Мунчада” сатирик хикәясендә Заһрый абый хуҗасы Мөлкәт Мирхәтовичны дачадагы мунчасында атнасына бер тапкыр миннек белән чабындыра, юк, мөртәт Мөлкәтнең иманын укыта: “Шәп булыр шул, шәп булмый ни. Кесәң тулы акча, өең, дача, иномарка... Угры, ришвәтче!..” Һәм: “Җитәр, имеш. Бу юлы, бәлки, җитәр. Киләчәктә “Тәмуг” атлы мунчада янасың, көясең бар әле, бәдбәхет!” Социаль тигезсезлекне никадәр осталык, сарказм, персонажларны гади генә тормыш шартларына куеп, шул кадәре сурәтләп була икән! Әмма бу – осталар шөгыле. Әйткә­небезчә, язучы көндәлек тормышны күзәтә, үткер карашына, сизгер күңеленә, җор теленә туган халкының акыл-мәкале тупланып, төрткеле сүзләре, мәзәк һәм көлкеле хәлләргә очрар хәл-вакыйгалары эләгеп тора. Акыллыга ишарә алар. Без, дөнья ваклыкларына, ыгы-зыгыга тарыган җан ияләре, баксаң, аларга игътибар да итми йөрибез түгелме?!
“Эт тормышы” хикәясендә кешеләр һәм этләр тормышы арасында гыйбрәтле параллель үткәрелә. Зур шәһәрләрдә җан асрар өчен хәер сорашып торганнарын күргәнебез бар. Моны оештыручыларның кесәсенә көненә байтак мал тама икән. Язучы урынлы гаҗәпләнә: “Менә сиңа хәерче! Менә сиңа эт тормышы!” Журналист
З. Әкбәров автовокзалда бер күренешкә юлыга: чатан, йолкыш кыяфәтле эт көне буе икмәк, ит кисәкләре теләнә. Ә зур гәүдәле симез эт ояла, шуңа йолкыш ташыганны ашап, кайгысыз гомер кичерә. Менә сиңа эт тормышы! Әнә шулай болгавыр заманның гажәеп тә, кызганыч һәм гыйбрәтле дә якларын күреп йөри, халыкка җиткерә ул.
Без аны, бай тормыш тәҗрибәсенә ия иҗатчы, дигән идек. Шул тәҗрибә, күргән-белгәннәр байтак кына сатирик әсәрләр иҗат итәргә этәрә. “Партиягә алыгыз!” хикәясендә Күктирәк райкомы бюросындагы вакыйга сурәтләнә. Беренче секретарь, каты куллы җитәкче Самохвалов “Тук башак”ның баш инженеры Фәхрисламовка ябырыла. “Строгий выговор с занесением в личное дело!”ны чәпи. Ә инженер коммунист түгел икән. Карар катгый: “Раз так, бу бездельникны немедленно партиягә алырга!”
Закир Әкбәров хикәяләре гадилеге, сюжетның катлаулы булмавы, вакыйгаларның иң кызыклы, көлкеле хәлләр тирәсендә үсүе белән аерылып тора. Әйтик, “Кулибин Сәрвәр” юморескасында Сәрвәрнең уйлап табу сәләте аркасында Хәтип баҗасы алама гадәтеннән котыла. Йортында бер бүлмәсен кирегә, идәнне – түшәм, ә түшәмне идән итеп кора, стенадагы картиналар да кирегә эленә, агачлар да аска карап үсә. Дөнья бутала. Шул хәл Хәтипне акылга утырта.
Язучының осталыгы хакында сөйләгәндә, беренче чиратта, аның лексик һәм стилистик катламнар белән иркен эш итүе хакында әйтергә кирәк. Гадәттә, сатириклар үз геройларына исемне кеше характерының кире сыйфатларыннан чыгып кушучан. Закир Әкбәров әсәрләрендә исемнәр галереясе түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Юмарткулов, Шылдырбәков, Мөлкәт Мирхәтович, Самохвалов, Бүтәкәев, Кукишвили, Биштәр Бик­мөхәммәт, Үҗәт Вәдүт, Телепат Тәслимә, Юлбирдин (ГАИ түрәсе) һ.б. Автор төрле оешма-контораларга атамаларны төптән уйлап куя, исемендә үк оешманың, җитәкчеләренең җилкуар­лыгы, буш куык икәне кычкырып тора. Көлке тудыру эффекты барлыкка килә. Мәсәлән: “Тимертомырмонтаж”, “Акман-Токман”, “Саулык — байлык” гәзите, “Печәнче” отеле, “Затлы тамыр” фирмасы, “Шарман” рестораны һ.б. Сатира һәм юмор тудыруда язучы реплика-диалогларның стилистик үзенчәлекләрен дә урынлы һәм оста файдалана.
Шулай да юморның төп чарасы – язучы иҗат иткән үзенчәлекле сөйләмнәр. Аларга көлкеле-гыйбрәтле эчтәлек салына, җиңелчә көлү, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү фикере белән баетыла, мәзәк пафосы өстенлек итә. Мисал: “Диетическое мясо, имеш! Ашап ябыкмассың, бәясенә гаҗәпләнеп ябыгырсың, билләһи! Ә балы? Шәһәр гәзите хәбәрчесенең хезмәт хакы белән якын да барырлык түгел, өч литрлы банкасы мең ярым сум! Әйтерсең, аны бушлай очып йөргән бал кортлары җыймаган, хуҗасы, чәчәктән-чәчәккә кунып, үзе җыйган да үзе ташыган!” (“Прогноз”). “Хәзер дөньялар үзгәрде. Беренчеләргә алмашка килгән хакимнәр затлы рестораннарда типтерергә ярата. Ә безнең кебек кара халыкка инде “Шандар” чишмәсе дә ярап тора”. (“Хәвефле аклан”). Хәзерге әдәбиятыбызда сатира һәм юмор жанрын заман темасы, болгавыр дәвернең барлык үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләре белән баета, сүз сәнгатенең кеше күңеленә тәэсирен тагы да арттыра төшә шулай З. Әкбәров. Көлке аша уйландыру сәләте – авторның чын табышы ул.
Сатирик шагыйрь Закир Әкбәров, шулай ук, байтак еллар мәсәл жанрын уңышлы үстереп килә. Үзе әйткәнчә: “мәсәл – безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән әдәби жанр. Тулыландырыбрак әйтсәк, кагыйдә буларак, шигъри формада язылган, җанлы табигать белән беррәттән кайчагында җансыз дөньяны “җанландырып”, сатира белән сугарыл­ган кыска хикәят”.”Галәмәт тормыш” китабында байтак мәсәл тупланган. Алар юктан тумый, илебездәге кайбер түрәләр җаһиллеге, оятсызлыгы, угрылыгы, кирәк-кирәкмәгән реформалар, гади халыкның изаларын күреп сызланулардан ярала. Көлкеле сүз уйнату гамьсезне дә уйландырыр кодрәткә ия. Эзоп теле Диоген кебек кыюлар, үткер теллеләр өлеше булуын онытмыйк. “Шөшле” мәсәле, әйтик, сәләтсез җитәкчеләрнең булмышын ачып сала:
Бер ширкәттә гомер бакый
Тегәр булганнар итек.
Җибәргәннәр бер көн монда
Шөшлене хуҗа итеп.

Яңа хуҗа эш күрсәткән,
Бик зур яңалык кертеп.
Чабата үрдерә башлаган,
Ташлап тегүне итек.

Автобиографик иҗат һәм заман

Кулымда әдипнең ике проза китабы −”Почтальон малае” (Күмертау, 2013. -238 б.) һәм “Еллар һәм юллар” (Уфа, 2018, 334 б.). Аларны бер үк төрле художестволы форма – автобиографик характерда булуы берләштерә. Мине, алдарак әйткәнемчә, болары гына кызыксындырмый, уйларымны авторның тормыш юлын, туган җирен, якташларын якыннан белү били, алар ничегрәк сурәтләнә, шуннан чыгып, үз язмышына, гомер юлына шәхси бәясе, болгавыр заманга булган тойгылары, кичереш­ләре, сызланулары тарта, янә килеп, каләмдәшне тагын да тирәнрәк белү ымсындыра. Сер түгел, шуңа ике әсәрне дә җентекләп укырга омтылдым: форма һәм эчтәлек мөнәсәбәте, тел-стиль мәсьәләләре ничек, һәр художестволы әсәрнең төп кыйммәте булган объектив чынбарлык һәм художестволы шартлылык нисбәте ни дәрәҗәдә? Фикерләрем туплана барганда шагыйрь Салават Рәхмәтулла сүзләрен искә төшердем: “Прозаик буларак, Закир Әкбәровны яхшы беләм. Оста яза, теле шундый шома, үткер. Әдәбиятка кагылышлы нәрсәләрне әйбәт белә”. Җыйнак фикер, матур һәм ихлас әйтелгән.
Билгеле булуынча, әдипнең “Почтальон малае” әсәре әтисе Габделнасыйр һәм әнисе Мәрзиянең якты истәлегенә багышланган. Шуңа да алар әсәрнең башыннан азагынача барлык геройларны бер җепкә бәйләүче илаһи образлар булып килә, гади хезмәт кешеләре соклану тойгылары уята. Салават Рәхмәтулла әйткәнчә, бу әсәрне укый башлау белән аның күркәм сыйфатлары күзгә ташлана. Мәсәлән, повесть зур булмаган экспозициядән башлана. Иртәнге сәгать. Заһит (Закир) йокыдан уяна. Иртәрәк, торасы килмирәк ята. Рәсимә ханым иртәнгене әзерләгәнче черем ителә, шул арада өн янә төшкә әйләнә: “Корама юрган астыннан борынымны чыгармыйм әле. Колагыма һәр иртә кабатлана торган күңелемә искиткеч якын авазлар чалына. Мин юрган астында килеш, шушы тавышларга колак салып, әниемнең барлык хәрәкәтләрен күз алдына китереп ятам. Менә ул шырпы сызды, җиделе лампага ут кабызды”. Әнә шулай зур булмаган абзац укучыны Заһитның балачагына, сурәтләнәсе вакыйгалар эченә алып китә. Алдан ук шуны әйтәбез: Заһитның сабый чагы һәм үсмер мәле, шәхес булып формалашуы әнә шул иртәнге төш аша сурәтләнә дә куя. Башлангычы ничек, әсәрнең тәмамланышы да шулай, ягъни каймалау алымы хронотопны (вакыт һәм урын) осталарча очлап куярга булышлык итә: “...Менә шушы тәңгәлдә хатирәләрем өзелде. Карават янына килеп баскан Рәсимәнең ягымлы тавышы мине бүгенге тормышыма алып кайтты. – “Я, әтисе, озак ятарга булдыңмы болай назланып? Торырга вакыт. Чәем кайнаган, коймагым пешкән...” Язучы өчен иң авыры − әсәрнең башы һәм азагы. Әнә шулай Закир Әкбәров композиция мәсьә­ләсендә үзенең поэтик осталыгын күрсәтә.
Әсәр структурасында, шулай ук, документальлекнең повесть тукымасына оригиналь үрелеп баруы уңышлы. Әдип документаль фактларны, гаилә шәҗәрәсен сигез төрле “Гаилә риваяте” исеме астында бирә килә, ә хикәяләү үзаллы дәвам итәлә. Шул рәвешле документальлек художестволы сурәтләүгә, вакыйгалар үсешенә һич зыян китерми, өстәмә тарихи мәгълүмат әсәрне баета бара. Автобиографик һәм тарихи прозада бу — мөһим проблемаларның берсе. Повестьтагы бу мисалны әдипнең янә бер осталыгы дип кабул итәргә кирәктер. Төрле яктан бәяләп, без Закир Әкбәровның әсәрен Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак”, “Өч таган” әсәрләренә охшатып куябыз. Заһитның ике әниле булуыннан гына түгел, бәлки, бу Заһитның тапкыр телле булуы, такмак-шигырь чыгаруга осталыгы, бала чакта һәр буынның үз кызыклары, маҗаралары бертөрлерәк булу белән, аңлатыладыр. Миңа калса, ул художестволы деталь-күренешләр уртаклыгы, тел байлыгы, халыкчанлыгы, этнографик картиналар, философик уйланулар белән тап килә кебек. Шуларга игътибар итик. Автор узган гасырның 50нче еллары колоритын тудыруда шул чордагы халык такмакларын уңышлы куллана. Заһит та бәләкәйдән аларны исендә калдырып үсә: “Әти, мин дә такмак беләм:
Ала карга, кара карга
Молотилка башында.
Ике ярма, бер бәрәңге
Ывтаройлар ашында.
−Әйе, балам, анысы да колхозның первый бригады белән второй бригада ярышкан чакта Вәлит бабай чыгарган такмак”. Шул рәвешле, әсәрдә художестволы картина тудыру максатында автор халык җырларын, такмакларны киң куллана, әсәр телен халыкчанлык күренеше белән баетуда бу — уңышлы чара, осталык күрсәткече. Күп кенә мәкаль-әйтемнәр дә шундый ук стилис­тик максатлардан чыгып бирелә. Мәсәлән: “Ашау уңайсыз түгел, аштан олы булу уңайсыз”, “Яшим бит әле. Илдә чыпчык үлми ул”, “Ике яманнан кечерәген сайла, ди урыслар”.
Әсәрдә бик кызыклы балалар сөйләме бирелә, буа төбеннән хәзинә эзләү маҗарасы белән бәйле ул. Серне башкалар белмәсен өчен “егетләр” яшерен тел уйлап чыгара – сүзләрне кирегә сөйләү. Автор әйткәнчә, “ни чыкса, Мөнзил, Әсгать, Карам, Заһитлардан чыгар инде”.
Әдипнең художестволы фикерләү үзенчәлеге күптөрле стилистик чарарда ачык чагыла. Закир Әкбәров уңышлы диалоглар төзи, алар персонажлар телен баета. Мәсәлән:
–− Көн ничек, әни ?
–− Күк аяз булса да, нык кына себертеп тора, улым. Җәяүле буран!..
–− Буранның да аяклары буламыни, әни?
Яки риторик сөйләмнәр әсәрләр теленең эмоциональлеген бермә-бер күтәрә: “Их, менә шушында бер сандык хәзинә тапсак икән ул!”, “Тамырлары корыса, йөзьяшәр имән гөрселдәп җиргә ава. Ә кеше?”, “Һай, Ходай Кадыйр абзыйга юньле ул бирмәде шул!” Язучы телен урынлы кулланылган чагыштырулар да баетып җибәрә: “Керосин, Мәзин бабай, тау артында чыккан чишмә кебек, аны сакчыл тотынырга кирәк”, “Алар, билгеле сурәттәге баржа тартып китеп барган бурлаклардай, хәзинәне ярга тартып чыгара”. Автор антитеза алымын уңышлы файдалана, мондый чаралар әсәрнең эстетик әһәмиятен тагын да күтәрә төшә, авторның тел байлыгын ачык билгели: “Бигрәк тә баш, минеке кебек олы булып, гәүдә, минеке кебек сыеграк булса”, “Түр яктагы зур сандык төбендә алтынның ат башы гынасы түгел, борчак бөртеге хәтлеләре дә аунап ятмый”. Болар барысы да Закир Әкбәровның туган телнең стилистик мөмкинлекләре белән оста эш итүен күрсәтә. Повесть язучының художестволы фикерләү үзенчәлеген генә түгел, бер үк вакытта авторның фәлсәфи карашларын да чагылдыра: “Тормыш үзе дә күп очракта чыгымчы ат кебек бит ул. Ялына ныграк ябышмасаң, өстеннән бәреп төшерергә генә тора... Әйе, мин пәйгамбәр түгел, “Тормыш” дип аталган чыгымчы атта байтак озын юл үткән бер гөнаһлы адәм баласы. Күкләрне гизмәдем мин, балачагым иленә генә кайтып килдем”. Шөкер, бик гыйбрәтле һәм маҗаралы сәяхәт.
Күренекле прозаик Закир Әкбә­ровның “Еллар һәм юллар” романы хакында бер кәлимә. Роман — әдипнең өлгерү, олы шәхес булып формалашу чорын чагылдырган күләмле автобиографик әсәр. Роман үзенең зур күләмле экспозициясе белән аерылып тора. Повестьта ул берничә җөмлә белән бирелсә, “Еллар һәм юллар”да “чакырылмаган кунак”, хикәяләүче образы булып, алда сурәтләнәчәк вакыйгаларны күз алдына китерергә булышлык итә. Аннан да бигрәк язучының эпик колачлы әсәр язуга ирешүен күрсәтә. Фазыл Габитович – әдипнең прототибы. Шуңа күрә Фазыл Габитовичның барлык тормыш юлы безгә билгеле. Мәсәлән, пединститутта укыган еллары, студент дусларының күбесе таныш, шул ук Әсхәл, Мөхәммәт яки Шәүлия. Язучы шаулы студент елларын мавыктыргыч вакыйгалар аша уңышлы сурәтли. Баягы “чакырылмаган кунак”, “Мәгърүф”, “Шома зат” һәр бүлек башында илледән соң язучы булып киткән автор белән бәхәс коруы әсәргә маҗаралык төсмере бирә, укучының игътибарын яулый, бер сюжет линиясе барлыкка китерә. Мондый композицияне язучының таланты, ачышы дип аңлатырга кирәктер.
Закир Әкбәровның романы турыдан-туры заманыбызның төп конфлик-
ты – олы Ватаныбызның юкка чыгуы, туктаусыз барган реформалар аркасында барлыкка килгән яшәешебез кыйралуы, сөмсезләрнең ил талавы. Автор бу вакыйгаларны авыр кичерде, төрле янау-куркытуларның шаһиты булды. Шуңа романда Фазыл Габитович партократ Даут Зарифович белән бәхәс-бәрелешкә килә: “Даут Зарифович, әлеге көндә аз-маз алга китешебез партия җитәк­челәренең өстәл сугып сүгенүе, хуҗалык җитәкчеләрен куркытуы, эзәрлекләвенә генә бәйле бара лабаса. Авыл хуҗалыгында да, авыр һәм җиңел сәнәгатьтә, сәүдә мохитендә алга китешкә дә икътисади шартлар тудырырга кирәк”.
“Еллар һәм юллар” романының төп образы – ул вакыт, заманыбыз. Шунысы куанычлы: автор заман турында сөйләми, геройларның язмышы, бәхәс-бәрелешләре аша сурәтли, ягъни коры документальлектән ерак тора. Шартлылыкка бер генә мисал. Ул – Айтуганов Равил Афзалович образы (прототибын яхшы беләм һәм тирән хөрмәт итәм). Романда шундый юллар бар: “Семинардан соң өч-дүрт көн үткәндер, аны район Советы башкарма комитеты рәисе Айтуганов чакыртты. Йөзе, гадәттәгечә, җитди иде. −– Йә, эшләр ничек бара, Фазыл Габитович? – Ярыйсы, дип уйлыйм, Равил Афзалович. Яңа уку елын башлап җибәрдек...” Зур булмаган диалог, портрет, чынлап та, район җитәкчесенең, роман героеның характерын тулысынча ача алган. Әлбәттә, роман тагын тирәнрәк, киңрәк эзләнүләр көтә. “Еллар һәм юллар” романы язучы Закир Әкбәровның киң колачлы оста икәнен янә бер тапкыр раслады. Художестволы фикерләве тирән, акылы камил, теле бай һәм халыкчан, заманыбыз югалту-табышлары йөрәгендә урын алган, шул сызланулар әсәрләреңдә чынбарлык булып чагыла һәм укучыны битараф калдырмый. Әдип өчен шуннан да олы бәхет булмыйдыр.

Фәнзил Санъяров,
филология фәннәре кандидаты, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: